Логотип
Сәламәтлек

Шиңмәс гөл

Сап-сары шар сыман чәчәкләре белән бераз гына мимозаны хәтерләткән бу дару үләне комлы, ташлы, кояшлы урыннарны ярата. Безнең якларда да үсә ул. Яфраклары көмешсыман аксыл яшькелт, йонлач. Ә сары яки кызгылт сары чәчәкләре сабак очларына җыела. Июльдән сентябрьгә кадәр чәчәк ата.

Русча атамасы – цмин песчаный. Бессмертник песчаный дигән исеме дә бар. Рәсми медицинада да кулланыла. «Фламин» дип аталган төймәле дару шушы үлән нигезендә ясала.

Шиңмәс гөлнең химик составы

Шиңмәс гөлнең химик составы шактый яхшы өйрәнелгән. Чәчәкләрендә:

  • гликозидлар һәм агликаннар рәвешендәге флавоноидлар,
  • эфир майлары,
  • майлар,
  • каротин,
  • С, К витаминнары,
  • органик кислоталар,
  • стеарин,
  • ачы бөрештергеч матдәләр,
  • кальций, калий, тимер тозлары, марганец барлыгы ачыкланган. 

Шиңмәс гөлнең үзлекләре

  • Үтне күбәйтә;
  • ашказаны һәм ашказаны асты бизенең секрециясен яхшырта;
  • бәвелне арттыра;
  • бактерияләрне үтерә;
  • кандагы билирубин һәм холестеринны киметә;
  • канны туктата;
  • кан басымын күтәрә. 

Шиңмәс гөлне кайчан кулланалар

Халык медицинасында бу дару үсемлеген нигездә бавыр һәм үт куыгы авырулары вакытында билгеләгәннәр. Ул бавыр авыртканнан, күңел болганганнан, эч күпкәннән ярдәм итә. Бавыр зурайганнан булыша, күзгә сары коелганны бетерә.
Бәвел куыгы, бөер һәм бәвел юллары ялкынсынуыннан шифасы бар. Ул бөерләрне ярсытмый гына ялкынсыну китереп чыгарган бактерияләрне үтерә.
Эчтәге суалчаннарны куарга булыша.

Шиңмәс гөлне кемнәргә эчәргә ярамый

Ул җиңелчә агулы үлән санала.

  • Кан басымы югары кешеләргә бу үләнне эчәргә киңәш ителми.
  • Кан тамырларында тромблар булган кешеләргә аны эчү шулай ук тыела.
  • Каны тиз куеручыларга шиңмәс гөлне эчәргә ярамый.

Шиңмәс гөлнең составындагы матдәләр организмда тупланырга мөмкин. Шуңа күрә аны 2-3 айдан да артыграк эчмәскә кирәк. 

Шиңмәс гөлне ничек эчәргә

Нигездә аны суда төнәтеп эчәләр. 10–15 г чәчәкләрне 2 стакан кайнар суда 10 минут талгын гына кайнаталар. Сөзеп, җылы килеш көнгә 3–4 тапкыр яртышар стакан эчәләр. 

Шиңмәс гөлдән чәй: 10 г чәчәкләрне 1 стакан кайнар суда 35 минут төнәтеп, ашарга 30 минут кала 2 аш кашыгы күләмендә көнгә 3 тапкыр эчәләр. Курс 2–3 атна. Бу чәй ашказаны авыруларыннан һәм ашказаны асты бизе ялкынсынганнан шифалы. 

Үт юллары авыруларыннан, үт куыгындагы ташлардан: 2–3 аш кашыгы чәчәкләрне 2 стакан кайнар суга салып, 30 минут сөлге белән төреп төнәтәсе. Сөзеп, ашарга 30 минут кала көнгә 3 тапкыр яртышар стакан эчәсе. 

Шиңмәс гөлнең агулы булуын, кан басымын күтәрүен һәм канны куертуын искә алып, аны бары табиб киңәше белән генә эчә башларга була. Дәваланам дип, үзегезгә зыян китерә күрмәгез. 

Теги: дару үләннәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар