Логотип
Сәламәтлек

Шифалы календула

Хәзерге тәҗрибәләр күрсәтүенчә, календула уникаль шифалы биологик матдәләргә бай үсемлек санала. Аеруча чәчәктәге эфир майлары, каротиноид һәм С витаминнары кеше өчен файдалы. Гадәттә, дару чималы итеп календуланың чәчәкләре кулланыла. Ә кайвакыт бөресен һәм яфрагын да файдаланырга мөмкин.

Календула төнәтмәсе төрле вак җәрәхәтләрне, бәрелгән, янган, туңган тәнне йогышсызландыручы чара буларак нәтиҗәле санала.
Ә организмнан сидек кудыру өчен бу төнәтмәне һәр кабул итүдә 10-20 тамчылап эчәргә кирәк.

Төнәтмәне шулай ук ашказаны һәм унике илле эчәк җәрәхәтеннән, гастриттан, бавыр һәм сидек куыгы авыруыннан, йөрәк ритмы бозылудан эчәргә киңәш ителә. Төнәтмә болай ясала: 70 процентлы 200 мл спиртка 1 аш кашыгы вакланган календула чәчәге салып, 14 көн төнәтегез. Шуны берәр чәй кашыклап көнгә ике тапкыр эчегез.

Гинекологиядә календула төнәтмәсе аналыкны һәм кольпитны дәвалауда файдаланыла. Моның өчен 1 чәй кашыгы төнәтмәне бер стакан суга салып, сиптереп юдыртырга кирәк.

Календула төнәтмәсе гингивит, пиореядан, балалардагы молочницадан, ангинадан, шулай ук пародонтоздан авыз чайкау өчен яхшы. Моның өчен бер стакан суга бер чәй кашыгы төнәтмә салып, һәр ике сәгать саен авызны чайкап торырга кирәк.

Ә менә авитаминоздан һәм истериягә каршы календула төнәтмәсе болай ясала: бер аш кашыгы вакланган календула чәчәгенә бер стакан кайнар су салыгыз да, җылы килеш төреп, 40 минут төнәтеп сөзегез. Шуны ашарга ярты сәгать кала берәр аш кашыгы көнгә 3 тапкыр эчегез. Ә истериядән 100 мл суга 5 грамм төнәтмә салып, көнгә өч тапкыр эчегез.

 Рентген нурларыннан янган, урын өстендә озак ятудан, кан тамырлары киңәюдән барлыкка килгән җәрәхәтләрне календула чәчәгеннән һәм яфрагыннан ясалган май белән дәваларга киңәш ителә. Бу май түбәндәгечә ясала: 50 грамм чи календула чәчәгенә 150 грамм чи календула яфрагы, 150 мл спирт салыгыз да өстен каплап тотыгыз. Унике сәгать узгач, шуңа 1 кг җылытылган балавыз кушып болгатыгыз, яңадан 5-6 сәгать караңгы урында тотыгыз.

Эч чәнчүдән. 8 аш кашыгы караҗиләккә 2 аш кашыгы киптереп вакланган календула чәчәге, 2 стакан су салып, 20 минут капкачлы савытта сак кына кайнатып алыгыз. Аннары шуңа 4 стакан кагор шәрабы салып, кабат 10 минут кайнатыгыз. Төнәтмәне суытып сөзгәннән соң, һәр ашау алдыннан берәр аш кашыгы көнгә өч тапкыр эчегез.

Геморройдан. 50 грамм онсыман вакланган календула чәчәгенә 200 грамм тозланмаган хайван мае кушыгыз да, агач кашык белән болгаткалап, бертөсле катнашма барлыкка килгәнче “сулы мунчада” тотыгыз. Аннары шул май белән геморрой шешләрен майлагыз. Майны суыткычта саклагыз.

Бронхиттан. Өч чәй кашыгы киптереп вакланган календула чәчәгенә 1 чәй кашыгы гади миләш яфрагы, 4 чәй кашыгы юкә яфрагы һәм чәчәге, 4 чәй кашыгы үги ана яфрагы салып болгатыгыз. Бер аш кашыгы шул үләннәр катнашмасына бер стакан кайнар су салып 2 сәгать томалап тотыгыз. Сөзелгән төнәтмәне аз-аз йотымлап көн дәвамында эчегез.

Бавыр, сидек куыгы авыруларыннан һәм үт куыгына таш утырудан
менә мондый календула төнәтмәсе эчегез: бер аш кашыгы ачы торма согына, бер аш кашыгы вакланган календула чәчәге һәм яфрагы, бер аш кашыгы бал салыгыз. Шуны көнгә 3 тапкыр, һәр ашау алдыннан берәр аш кашыгы эчегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар