Логотип
Сәламәтлек

Сары мәтрүшкә

Сары мәтрүшкәне август башына кадәр  җыярга  яраган үләннәрнең берсе. Халык табиблары: “Сары мәтрүшкә туксан тугыз авыруны дәвалаучы үлән. Онсыз ипи пешереп булмаган кебек, күп кенә авыруларны сары мәтрүшкәсез дәвалап булмый”, — дигәннәр. Мәсәлән…

Сары мәтрүшкәне август башына кадәр  җыярга  яраган үләннәрнең берсе. Халык табиблары: “Сары мәтрүшкә туксан тугыз авыруны дәвалаучы үлән. Онсыз ипи пешереп булмаган кебек, күп кенә авыруларны сары мәтрүшкәсез дәвалап булмый”, — дигәннәр. Мәсәлән…

Кан басымы түбән һәм хәлсезлек булганда. 10 г сары мәтрүшкә үләнен 1 стакан кайнар суда төнәтеп сөзегез. Шуны көнгә 3 тапкыр яртышар стакан эчегез.

Тамак бакасыннан (ангинадан). 30 г сары мәтрүшкәне 100 мл спиртка яисә 1 стакан ак аракыга салып төнәтегез. Сөзелгән шул төнәтмәне көнгә 3 тапкыр, һәр ашаганнан соң, 50 шәр тамчы эчегез. Шулай ук 40 тамчы төнәтмәне ярты стакан суга салып тамак чайкау да файдалы.

Бавыр, үт куыгы ялкынсынганда, эч киткәндә. 1 стакан кайнар суда 1 аш кашыгы үлән пешерегез дә, суытып сөзегез. Шуны көнгә 3-4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, чирек стаканлап эчегез.

Сулыш органнары катарыннан, аналыктан кан китүдән, баш авыртудан, сидек тотрыксызлыгыннан. 1 стакан суга 6-8 г үлән салып кайнатыгыз. Кайнатманы көнгә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1/3 өлеш стакан эчегез.
Халык медицинасында элек-электән вакланган сары мәтрүшкә яфракларын ярага япканнар. Сары мәтрүшкә шулай ук төрле дару үләннәре җыелмасына керә.

Сары мәтрүшкә чәчәкләреннән май ясыйлар:
1 нче ысул. 1 аш кашыгы яңа җыелган сары мәтрүшкә чәчәкләрен 1 стакан зәйтүн яисә көнбагыш маена салып 2 атна төнәтегез. Вакыт-вакыт болгаткалап алыгыз, ахырдан сөзегез.
2 нче ысул. 1 өлеш яңа җыелган чәчәкләрне 10 өлеш җитен мае яисә көнбагыш маена салып 2 атна төнәтегез. Май кызыл төскә керәчәк. Ахырдан сөзегез.
3 нче ысул. 1 өлеш яңа җыелган сары мәтрүшкә чәчәкләрен 2 өлеш зәйтүн яисә көнбагыш маена салып 3 атна төнәтегез һәм сөзегез.

Сары мәтрүшкәдән ясалган майны салкын урында сакларга кирәк. Төрле яраларны, җәрәхәтләрне, пешкән тәнне һәм тиренең башкача зарарланган урыннарын дәвалаганда сары мәтрүшкә мае бик үтемле дәва чарасы санала.

Сары мәтрүшкәне косметикада кулланалар, шулай ук кулинариядә аннан тәмләткеч, эчемлекләр һәм чәй әзерлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар