Логотип
Сәламәтлек

Сарут – ташны эретә, ревматизмны баса, подаграны киметә

Сарутны күпләр бакчаны басып китә торган һәм мәңге бетереп булмый торган чүп үләне дип кенә белә. Дөрестә ндә, аның җир астыннан яртышар метрга сузылып киткән ак тамырларын йолкып бетерү мөмкин түгел. Әмма халык медицинасында бу үсемлекне гасырлар буе иң файдалы дару үләннәренең берсе итеп кулланганнар.

Бүген дә сарутның тамыры төрле үлән җыелмалары составына керә, ә фитотерапия белән кызыксынучылар аны организмны чистарту, бөерләр һәм буыннар сәламәтлеген ныгыту өчен куллана.
Сарутның дәвалау мөмкинлекләре турында фәнни хезмәтләр дә бар. Тик шуны да истә тотарга кирәк: ул табиб билгеләгән дәваны алыштыра алмый. Дару үләннәрен кулланыр алдыннан, бигрәк тә хроник авырулар булганда, белгеч белән киңәшләшү мөһим.

Сарут нинди үсемлек?

Сарут  (русча – пырей ползучий, латинча – Elytrigia repens яки Elymus repens) – кыяклылар гаиләсенә караган күпьеллык үсемлек. Ул болыннарда, кыр буйларында, бакчаларда, урман читләрендә үсәргә ярата.
Дару буларак аның җир астындагы озын аксыл-сары тамырсабакларын кулланалар. Нәкъ менә аларда организм өчен файдалы матдәләр туплана.

Сарутта нинди файдалы матдәләр бар?

  • Сарут тамырында:
  • полисахаридлар;
  • инулин;
  • сапониннар;
  • кремний кушылмалары;
  • органик кислоталар;
  • эфир майлары;
  • каротин;
  • С витамины;
  • тимер, калий, магний һәм башка микроэлементлар бар.

Бу матдәләр организмга комплекслы тәэсир итә.

Сарутның файдалы үзлекләре

Халык медицинасында сарут түбәндәге үзлекләре өчен бәяләнә:

  • бәвел кудыручы;
  • ялкынсынуга каршы;
  • үт кудыручы;
  • тирләтүче;
  • какырык чыгаруны җиңеләйтүче;
  • матдәләр алмашын яхшыртучы;
  • организмнан артык тозларны чыгарырга ярдәм итүче.

Шуңа күрә аны төрле үлән җыелмаларында еш очратырга мөмкин.

Сарут нинди чирләрдән ярдәм итә?

Дару үләнен түбәндәге очракларда ярдәмче чара буларак кулланалар.

  • Бөер һәм бәвел юллары авыруларыннан

Сарут бәвел кудыру үзлеге белән билгеле. Ул организмдагы артык сыеклыкны чыгарырга ярдәм итә, бәвел юлларын «юып» чыгара.
Аны ычык (цистит), бәвел куыгы ялкынсынуы, ком җыелу куркынычы булганда ярдәмче чара итеп кулланалар.

  • Буыннар авыртканда

Халык медицинасында сарутны подагра, ревматизм, остеохондроз вакытында кулланырга киңәш итәләр. Ул организмнан артык тозлар чыгаруга ярдәм итә. Ләкин бу авыруларны бары тик үлән белән генә дәвалап булмый.

  • Бавыр һәм үт куыгы өчен

Сарут үт бүленеп чыгуын яхшыртырга ярдәм итә. Шуңа күрә аны кайбер үлән катнашмаларында бавыр эшчәнлеген көчәйтер өчен дә кулланалар.

  • Салкын тигәннән

Сарут тамырының кайнар төнәтмәсе тирләтә, какырыкны сыегайтырга ярдәм итә. Шуңа күрә аны бронхит вакытында башка үләннәр белән кушып кулланалар.

  • Ашкайнату системасы өчен

Сарут эчәкләр эшен җайларга; эч кибүне йомшартырга; матдәләр алмашын активлаштырырга ярдәм итә.

  • Тире авыруларыннан

Элек-электән сарут белән экзема; диатез; үлекле бетчәләр; тиренең кычытуын дәваланганнар.
Бу очракта аны эчеп кенә түгел, ә ванналарга кушып та файдаланырга кирәк.

Сарутны ничек дөрес җыярга?

Дару өчен тамыры җыела. Яфракларын да җыялар, ләкин алар сирәгрәк кулланыла.

Үсемлекне көрәк белән сак кына казып алалар; тамырларын селкеп туфрактан чистарталар; вак тамырчыкларны кисеп ташлыйлар; салкын суда юалар. Аннан соң 8–10 сантиметр озынлыктагы кисәкләргә бүләләр.

Сарутны ничек киптерергә?

Тамырларны күләгәле, җил йөргән коры урында юка катлам итеп җәеп киптерәләр.
Электр киптергечендә киптергәндә температура 45–50 градустан артмаска тиеш.
Дөрес кипкән тамыр җиңел сынучан була.

Ничек сакларга?

Кипкән сарутны киндер капчыкларда; кәгазь пакетларда; пыяла банкаларда сакларга мөмкин.
Саклау вакыты – 2 елга кадәр.

Сарутны ничек эчәргә?

Төнәтмәсен ясар өчен кирәк була:
1 аш кашыгы вакланган кипкән тамыр;
250 мл кайнар су.
Тамыр өстенә кайнар су коялар да,  капкачын  ябып 1 сәгать тоталар. Аннары сөзәләр.
Төнәтмәне көненә 2–3 тапкыр, ашар алдыннан 70–80 мл эчәләр.

Икенче төрле ысулы:
1 аш кашыгы тамырга 250 мл су салалар.
10–15 минут сүрән утта кайнаталар.
30 минут төнәткәннән соң сөзәләр.

Сарут чәе
1 чәй кашыгы сарут тамырына бер стакан кайнар су коялар.
10–15 минут төнәткәннән соң эчәргә мөмкин.

Сарутны нинди үләннәр белән кушалар?

Фитотерапиядә сарутны еш кына:
кычыткан;
ромашка;
каен бөресе;
бөтнек;
календула белән кушып эчәләр.

Сарутны кемнәргә эчәргә ярамый

Табигый дару үләне булуына карамастан, сарут һәркемгә дә туры килми.
Аны:

  • аллергия булганда;
  • йөклелек һәм бала имезү чорында;
  • бөер авырулары кискенләшкәндә;
  • җитди йөрәк авырулары булган кешеләргә табиб белән киңәшләшмичә кулланырга киңәш ителми.
  • Озак вакыт күп күләмдә эчү организмнан калийның юылуына китерергә мөмкин.

Сарут турында еш бирелә торган сораулар

Сарутны көн саен эчәргә ярыймы?
Даими рәвештә озак вакыт эчәргә киңәш ителми. Гадәттә үләннәрне 2–3 атна кулланалар, аннан соң тәнәфес ясыйлар.
Сарут ябыгырга ярдәм итәме?
Ул турыдан-туры ябыктырмый. Әмма бәвел кудыру тәэсире аркасында организмдагы артык сыеклыкны чыгарырга ярдәм итә ала. Бу вакытлыча авырлык кимүгә китерергә мөмкин, ләкин май запасы кимеми.
Сарут шикәр чиреннән файдалымы?
Кайбер тикшеренүләр саруттагы биологик актив матдәләрнең матдәләр алмашына уңай йогынты ясавын күрсәтә. Әмма диабетны сарут белән дәвалау мөмкин түгел, ул табиб билгеләгән дәвалауны алыштырмый.
 

Теги: дару үләннәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар