12 июльгә – Питрауга кадәр дару үләннәрен җыеп калырга кирәк, диләр. Чын булса, шушы көнгә кадәр үләннең шифасы яфрагында, аннары тамырында була икән. Әмма үләнчеләр башкачарак фикердә: үләннәрне көзгә кадәр, яфраклары картайганчы җыярга була, диләр. Ә чәчәкләрне коелганчы җыеп каласы, әлбәттә.
Менә хәзер, җәй уртасында, кайсы үләннәрне җыялар, әйдәгез, шуларны барлап чыгыйк.
Тирләтә, температураны төшерә, ялкынсынуны баса, кан тамырларын чистарта торган үзлекләре билгеле. Мондый сыйфатлары җиләкләрендә генә түгел, яфракларында да бар.
Салкын тигәннән шифасы булсын өчен, төнгә каршы 30 г кипкән җиләкләрне 1 стакан кайнар суда 1-2 минут кайнатып алып эчәләр.
Яфраклар исә 1 стакан кайнар суга 2 аш кашыгы күләмендә алына.
С витамины чыганагы. Температураны төшерә, иммунитетны күтәрә, тирләтә күзәнәкләрнең вирусларга каршы торучанлыгын арттыра.
Бу сыйфатлары кара карлыганның җимешләрендә генә түгел, яфракларында һәм ботакларында да бар.
Карлыган яфракларын чәчәк аткан чорда җыеп өлгермәсәң, җимешләре өлгергәнче дә җыярга була. Җимешләреннән кайнатма, компот, как әзерлиләр, болай гына киптереп куярга да була.
Какырыкны кубара, ялкынсынуны баса, йомшарта.
Халык медицинасында бронхит, ларингит, пневмония кебек ялкынсынулы чирләрне дәвалаганда кулланыла.
Үги ана яфрагын яфраклары әле кечерәк вакытта, тимгелләнеп өлгергәнче җыярга кирәк.
Хуш исле сара чәчәк ата торган бу үсемлекне бал кортларына бал чәчәге буларак чәчәләр иде.
Аның йомшарта, ялкынсынуны баса, тынычландыра торган үзлеге билгеле.
Халык медицинасында баш авыртуын, көзән җыеруын, йокысызлыкны дәвалаганда кулланыла.
Бронхит, тын юллары ялкынсынганны дәвалаганда ярдәм итә.
Тирләтә, какырыкны кубара, йомшарта, ялкынсынуны баса, чир тудыра торган бактерияләрне үтерә, көзән җыерганнан, спазмнардан булыша, бәвелне һәм үтне арттыра.
ОРЗ һәм ОРВИ вакытында, бронхит, пневмония, коклюшны дәвалаганда шифа бирә. Авыр куба торган какырыкны йомшарта һәм сыеклый.
15 г кипкән һәм вакланган үләнне 200 мл кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр. Көнгә 3 тапкыр 1 әр аш кашыгы күләмендә эчәләр.
Халык аны пәйгамбәр тырнагы дип йөртә.
Организмга күп яктан тәэсир итә. Стрептококк белән стафилококка каршы көчле бактерицид үзлеге билгеле.
ОРЗ һәм ОРВИ, бронхитны дәвалаганда кулланыла. Какырыкны кубара, ялкынсынуны баса.
Төнәтмәсен ясар өчен 2 аш кашыгы вакланган чәчәккә 2 стакан кайнар су агызып, 20 минут каплап торалар. Көнгә 3-4 тапкыр ашар алдыннан яртышар стакан эчәләр.
Тирләтә, температураны төшерә, какырыкны кубара, ялкынсынуны баса, бәвелне арттыра, йөрәк ритмын җайга сала.
ОРВИ һәм ОРЗны, ангинаны, тын юллары ялкынсынуны дәвалаганда киң кулланыла.
2 стакан кайнар суга 2 аш кашыгы юкә чәчәге салып, шушы төнәтмәне 18 сәгать эчендә эчеп бетерергә кирәк. Кайнар килеш бал белән эчкәндә нәтиҗәсе яхшырак.
Җир җиләге җыйган вакытта тау битләрендә чәчәк ата. Җиргә ятып үсә, шәмәхә-зәңгәр чәчәк ата, исе көчле. Кайсы якта аны тау мәтрүшкәсе дип тә йөртәләр.
Бик көчле бактерицид үзлекләре билгеле. Стрептококк белән стафилококка тәэсире зур, патоген микроорганизмнарны, гөмбәчекләрне юк итә. Эчтәге паразитларны чыгара (бигрәк тә тасма сыман суалчан белән власоглавны).
Ялкынсынуны баса, какырыкны кубара, тынычландыра, тирләтә, бәвелне арттыра, көзән җыерганны бетерә.
Тамак шешкәндә чамбыр төнәтмәсе белән тамак төбен чайкаталар. Кайнар килеш эчсәң, какырыкны яхшы кубара, бронхиттан, пневмония, ОРВИ һәм ОРЗдан, йокысызлыктан шифасы бар.
Төнәтмәсен ясар өчен 5 чәй кашыгы кипкән һәм вакланган үләнгә 1 стакан кайнар су агызып, суынганчы тоталар. Сөзеп, көн дәвамында аз-азлап эчеп бетерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк