Пихта мае – грипп, салкын тиюләрне кисәтер өчен кулланыла торган иң популяр эфир майларының берсе.
Сулышларны киңәйтеп җибәрә, баш авыртуын басарга булыша торган бу майны даруханәләрдән табуы кыен түгел.
Рәсми медицина да аның файдалы үзлекләргә ия булуын таный.
Пихта мае бер салкын тигәннән, томаудан гына булышып калмый, аның куллану өлкәсе бик киң.
Радикулит, миозит, ишиаз кебек нерв авырулары көчәйгән вакытта сызлаган урынга пихта маен тидергәннән соң җиңеллек сизелә. Сызлаган урынны башта җылытсаң, нәтиҗәсе тагын да яхшырак булачак.
Пихта мае тез буыннарындагы авыртуларны да басарга булыша. Ревматоидлы артрит яисә ялкынсынулы артрит вакытында тез буыннарын кайнар коры тоз белән җылытып, соңыннан пихта маен сөртү шулай ук хәлне җиңеләйтергә ярдәм итә.
Тамак шешкәндә, ангина булганда тамак төбенә пипетка ярдәмендә пихта маен тамызу ялкынсынуны тизрәк басарга булыша. Моны көнгә 2 дән алып 5 тапкыр кабатларга кирәк. Башта тамак төбендә әчетү, кызышу тоелыр, ләкин ул уңайсызлык 15–20 минуттан соң бетә.
Балаларга еш салкын тиючән була. Температура булмаса, баланың аркасына, муенына, күкрәгенә пихта мае ышкып, җылытып яткырсаң, салкын тиюне тизрәк җиңәргә мөмкин. Болай эшләү коры ютәлне дә йомшарта.
Кечкенә балаларда еш очрый торган диатезны дәвалаганда да пихта мае ярдәмгә килә. Аны балалар кремына яки зәйтүн маена кушып, баланың диатезлы урыннарына ышкырга кирәк. 3 өлеш пихта маена 4 өлеш крем кушыла.
Пихта мае яраларның төзәлүен дә тизләтә ала. Марля яисә мамык кисәгенә пихта мае тамызып, шуны ярага бәйләп кую нәтиҗәле. Ул үлекле яраларны төзәтә, пычрак кергән яраларның үлекләп шешүенә юл куймый.
Пихта мае пешкән урыннарның да тизрәк төзәлүенә ярдәм итә.
Пихта мае хатын-кызлар өчен менә дигән косметологик чара. Ул биттәге җыерчыкларны киметә, тиренең тыгызлыгын арттыра. Кайнар мунчадан яки ваннадан соң биткә сөртсәң, нәтиҗәсе тагын да тизрәк күренә.
Ваннадагы суга берничә тамчы пихта мае тамызсаң, мускуллар йомшара, нерв киеренкелеге, талчыгу хисе бетә. Йокысызлыктан интеккәндә пихта мае тамызылган ваннаның сихәте зур.
Өйдә берничә урынга пихта маена чылатылган мамык кисәге кую һаваны сафландыра, һавадагы микробларны үтерә, хуш ис бирә.
Пихта мае файдалы булса да, авырлы ханымнарга аның исен озаклап иснәргә ярамый. Эчтәге яралгы өчен ул ис агулы. Шулай ук пихта мае ашказаны сәламәт булмаган, бөере авырткан кешелрә өчен дә зарарлы булырга мөмкин.
фото ясалма интеллект белән эшләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк