Сәламәтлек
Нәрсә ул остеопороз?
Кальций (Са) — сөяк тукымасын тәшкил итүче төп минерал, сөяккә ныклыкны да шул бирә. Кеше үлә, тәннең йомшак тукымалары юкка чыга, ә скелеты саклана. Әйе, бу шулай да шикелле. Тик чынлыкта скелет кеше әле исән вакытта ук “үлә башлый”, туза. Кайбер кеше гомере азагына тәнендәге сөяк массасының яртысын югалта. Сөяк тукымасының болай көпшәкләнүе остеопороз дип атала.
Хатын-кыз организмы остеопорозга бигрәк тә бирешүчән. Кырык яшьтән соң сөяк сиздерми генә “эри” башлый, тыгызлыгын, ныклыгын югалта, умыртка сөягендә бик кечкенә бушлыклар, ярыклар барлыкка килә. Олыгаю билгесе дип кабул ителә торган арка бөкрәю һәм бил авыртуларның төп сәбәбе дә шул — остеопороз. Климакс чоры башлангач сөяктән кальций юылып чыгу хатын-кызларның һәрберсендә күзәтелә. Моның сәбәбе нәрсәдә соң? Әлбәттә, гормональ үзгәрешләрдә: бу чорда организмда хатын-кыз гормоннары синтезы кискен кими. Шуңа күрә 45—50 яшьлек хатын-кызларга остеопороз диагнозы яшьрәкләргә караганда ун тапкыр ешрак куела. Бот төбе сөяге сыну да 50 яшьтән узганнарда өч тапкыр ешрак күзәтелә. Бот төбе сөяге сыну кешене урынга сала, газапларга дучар итә торган үтә яман афәт.
Остеопороздан сакланып буламы? Фән һәм клиник тикшеренүләр “була” дигән ышанычны елдан-ел арттыра бара. Чирне булдырмас өчен иң элек организмны кальций белән даими тәэмин итеп тору зарур. Олы кеше организмы көн саен кимендә 1000 мг кальций кабул итәргә тиеш. Ә актив үсү чорындагы балалар, шулай ук авырлы һәм бала имезүче хатыннар өчен кальцийның тәүлеклек микъдары — 1400-2000 мг.
Кальцийны без иң элек ризык аша алабыз. Ул бигрәк тә сөт ризыкларында күп. Алардагы кальций җиңел кабул ителә торган кальций лактаты хәлендә була. Йогырт, кефир, катык, сырның майсыз сортлары кальцийга аеруча бай. Тик шуны да белегез: кузгалак кислотасы (ул шпинат, кузгалак, чөгендер, чәйдә күп) сөт ризыклары белән кергән кальцийның үзләштерелүенә комачаулык итә. Минераль суда да бар кальций. Аның микъдары бер литрга 300—500 мг булырга тиеш.
Остеопорозның сәбәбе өлкәнәю аркасында килеп чыккан үзгәрешләрдә булса, ризык аша кергән кальций гына организмны чирдән арындыра алмый. Соңгы елларда күпсанлы фирмалар кальцийлы препаратларның күп төрләрен җитештерә башлады. Берара аның суда эри торган төрләре (лактат яки глюконат) өстенлек алган иде. Хәзер инде кальций карбонаты һәм фосфаты шулай ук яхшы санала. Препаратларны Д-3 витамины, фтор белән бергә кабул иткәндә тагын да уңай нәтиҗәләргә ирешелә.
Кальций организмнан башлыча төнлә бүлеп чыгарыла. Шуңа күрә тиешле препаратларны, төнлә буласы “югалту”ны каплау максатыннан, йокы алдыннан гына эчәргә киңәш ителә. Дару төймәләре йоту иң кулай юл булмаса да, бертуктаусыз ашыгучы эшлекле хатын-кызның үзенә кирәк кадәрле кальцийны диета хисабына гына тулыландыра алуы икеле.
Төньяк Каролина штаты (АКШ) университеты профессорлары шундый ачыш ясаганнар: кальций магний белән бергә килгәндә яхшырак үзләштерелә икән. Тик минералларның нисбәте кальций файдасына 2:1 булырга тиеш. Тагын бер киңәш: аксымлы һәм тозлы ризыкларны чамалап ашагыз — кальций күбрәк “юылачак”.
Сөякне ныгыту өчен даруларга капланып яту гына җитми, көндәлек физик күнегүләр зарурият дәрәҗәсендә әһәмиятле. Физик эш, күнегүләр, көч кую аркасында сөяк тукымасына кальций килү арта, сөяк ныгый, тыгызлана.
Тәмәке тарту остеопорозны көчәйтә, сөякләргә зыян сала. Ә көн саен аз гына күләмдә шәраб эчүчеләрнең сөякләре ныграк була. Бу, мөгаен, шәрабта эстроген булуга бәйледер. Кальцийлы препаратларны әфлисун согы белән эчкәндә кальцийның үзләштерелү дәрәҗәсе өч мәртәбә арта дигән фикер дә бар.
Медицина буенча популяр белешмәләрдә кальцийлы препаратлар атеросклерозга китерә, бөерләргә таш утырта дигән сүзләр очрый. Боларны укып шөбһәгә төшмәсәгез иде. Фән белән расланган тәкъбирләр түгел бу. Ә менә Д витамины белән сак булу кирәк. Аны артык куллану, чыннан да, атеросклероз китереп чыгарырга мөмкин.
Шуны да белеп торыгыз: кальций сөякләрне генә ныгытып калмый, безне гипертониядән, туры эчәк рагыннан да саклый. Шулай, дусларым. Кырыктан соң без бер басасы урынга биш басып — биеп торырга, кальций, фтор, Д витамины белән дуслашырга һәм... күп итеп әфлисун согы эчәргә тиеш!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк