Наратның шифалы күркәләре турында язганыбыз булды, ә менә ылысының шифасы турында әйткәнебез юк әле.
Югыйсә нарат ылысы да бик файдалы һәм андагы С витамины лимонга караганда, берничә тапкыр күбрәк.
С витамины – организмыбыз өчен үтә дә мөһим булган витаминнарның берсе. Ул организмда бара торган күп кенә процессларда катнаша, күзәнәкләрнең инфекцияләргә каршы торуын арттыра (грипп чорында аеруча актуаль), канның оюына тәэсир итә, гормоннар ясалышы өчен җавап бирә. Әлбәттә, аның тәэсире бу гына түгел.
С витамины күп үсемлекләрдә бар. Бездә үсә торганнарыннан: гөлҗимештә, кычытканда, сырганакта, каен һәм кура җиләгендә, суганда һәм нарат ылысында аеруча күп ул.
Кыш көне нарат ылысы С витаминын үзенә тагын да күбрәк туплый.
Нарат ылысын киптереп, күпкә җитәрлек итеп әзерләп булмый, кипкән ылыста витаминнар сакланмый. Шуңа күрә бары яңа өзгән ылыслар гына кулланыла. Кыш көне исә наратның ботагын кисеп алып, аны киптермичә, салкында сакларга мөмкин.
Нарат ылысыннан төнәтмә әзерләр өчен, башта ылысларны аз гына салкын су белән төяләр. Аннары 1 өлеш ылыска 3 өлеш су салып, талгын утта 20 минут кайнаталар. Ылысны эмаль яки пыяла савытта кайнатырга кирәк; алюмин, нержавейкадан ясалганы ярамый.
Утны сүндереп, тагын 1-2 сәгать тоталар, аннары сөзеп, тәм өчен бал һәм лимон суы өстиләр.
Ылыс төнәтмәсен ашаганнан соң 50–100 мл күләмендә эчәләр. Бу көнлек норма, аны арттырмаска кирәк.
Төнәтмәне суыткычта 2 тәүлек сакларга була.
Борынгылар инсульт кичергән кешеләрне лимон суы кушылган ылыс төнәтмәсе белән дәвалаган. Бу очракта бер куллану өчен ярты лимон алынган.
Элеккеге халык имчеләре күз авыруларын дәвалаганда да нарат ылысын кулланган. Мәсәлән, күзнең челтәр катлавы купканда (отслоение сетчатки), күз нервысына зыян килгәндә, күзнең күреме начарланганда ылыс төнәтмәсенең шифасын күргәннәр.
Ылыс төнәтмәсе организмда бара торган ялкынсыну процессларын тоткарлый, тән тиресен чистарта.
Ылыс төнәтмәсе кан тамырларын ныгыта, йөрәк-кан тамырлары системасына уңай тәэсир итә, организмның көчен арттыра.
Ләкин, һәрбер үсемлек кебек үк, ылыс аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Аннары, бөерләре сау булмаган кешеләргә ылыс төнәтмәләрен сакланып кына, табиб киңәше белән генә кулланырга ярый. Дәвалана башлаганчы, башта табиб белән киңәшегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк