Баш мие кебек сырлы-сырлы бу чикләвекне акыл өчен файдалы дип атыйлар. Болай дип әйтүләре юкка түгел. Анда баш мие өчен бик тә файдалы Омега-3 май кислотасы, магний, фосфор, калий, селен һәм Е витамины бар. Соңгысы баш миенең эшчәнлеген яхшыртып җибәрә. Е витамины Альцгеймер авыруын да кисәтә дип белдерә кайбер белгечләр. Көненә биш кенә чикләвек ашап куйсаң да, баш мие өчен шул да җитә икән. Әстерхан чикләвегенең файдалы яклары бу гына түгел.
Әстерхан чикләвеге – зур һәм биек булып үсә торган агачта өлгерә. Әлеге агачның һәрбер өлеше дару буларак кулланыла ала: яфрагы да, чәчәге дә, әле өлгереп җитмәгән яшел чикләвекләре һәм өлгергән чикләвекләре, шулай ук әлеге чикләвекнең кабыгы да, чикләвек эчендәге ярылары да.
Әстерхан чикләвеген хәзер безнең тирәлектә дә үстерүчеләр бар. Безнең салкын кышларга бирешми торган сортлары уйлап чыгарылган.
Яфракларын май-июнь аенда, әле алар яшь чагында җыялар.
Өлгереп җитмәгән чикләвекләрен кабыгы катыланып өлгергәнче җыярга кирәк. Андый чикләвекнең кабыгын хәтта энә белән дә тишеп була.
Төп уңыш, әлбәттә, чикләвекләр өлгергәч җыела.
Әстерхан чикләвегенең һәрбер өлеше бактерицид, ялкынсынуны баса, кан тамырларын чистарта, организмдагы черетүче бактерияләрне юкка чыгара, бераз гына кандагы шикәрне киметә, организмны ныгыта, туендыра.
Өлгергән чикләвекләр магнийга бай, ул – бик яхшы бәвел кудыргыч, кан тамырларын киңәйтүче. Болар барысы да кан басымын көйләргә уңай йогынты ясый.
Йөрәккә тәэсире
Чикләвектәге майлар кан тамырларына төерләр утыруны һәм шулар аркасында кан тамырлары тараюын кисәтә. Бу аның «начар» холестеринны киметә алуы белән бәйле.
Чикләвек – энергия чыганагы
Әстерхан чикләвеге калорияләргә бай. Гәүдә авырлыгын контрольдә тотучылар моны онытмаска тиеш. Ләкин тамак ачканда капкалап алу өчен ул менә дигән ризык. Тамакны туйдыру өчен ике-өч чикләвек тә җитә, чөнки анда азык җепселе – клетчатка күп, ул туклык хисен тиз бирә.
Матдәләр алмашы һәм глюкоза
Әстерхан чикләвеген чама белән генә кулланганда, ул канлагы шикәр күләмен берникадрә төшерә. Аның составында майлар, углеводлар һәм клетчатка нисбәте гаҗәеп дәрәҗәдә камил, бу исә организмда бара торган матдәләр алмашына бик уңай тәэсир итә.
Баш миенә тәэсире
Әстерхан чикләвегендәге антиоксидантлар һәм полифеноллар картаю белән бәйле баш мие эшчәнлеге бозылудан саклый. Аның хәтерне яхшыртуы, уйлау сәләтен арттыруы күптәннән билгеле. Әстерхан чикләвеген бигрәк тә укучы балаларга, студентларга һәм акыл эшчәнлеге белнә шөгыльләнүчеләргә кулланырга киңәш ителә.
Өлгереп җитмәгән чикләвекләрнең йомшак кабыкларыннан пешергән кайнатма организмдагы ялкынсыну процессларын баса, бөер ялкынсынуыннан шифа бирә, хроник нефрит һәм пиелонефрит белән авырган вакытта булыша.
Халык медицинасында әстерхан чикләвегенең мае гангренадан һәм тиредәге рожа авыруыннан иң яхшы дәва дип санала. Аны үт һәм бәвел куыгында таш булганда, хатын-кызларда цикл бозылганда да кулланалар. Тиредәге лишайны бетерә, яраларны тиз төзәтә.
Шикәрне киметү, баш миенең кан тамырларын ачу өчен, зстерхан чикләвегенең яфракларын төнәтеп эчәләр. 1 аш кашыгы кипкән һәм вакланган яфракларны 2 стакан кайнар суда 2 сәгать каплап торып төнәтеп, көненә 2-3 тапкыр ашарга 30 минут кала 1 әр аш кашыгы кабып куялар. Әлеге төнәтмә белән авыз эче бозылганда авызны да чайкатырга була.
Мастопатия һәм аналык миомасын дәвалар өчен әстерхан чикләвегенең эчке ярыларын спиртта төнәтеп эчәләр. Моның өчен 25 чикләвекнең эчке ярысын 70 процентлы 100 мл спиртка салып, 10 көн тоталар. 50 мл кайнаган суга 20 тамчы тамызып көн саен өчәр тапкыр 2 ай дәвамында эчәләр. Әгәр бу вакытта гына дәваланып бетеп булмаса, 10 көн тәнәфес ясаганнан соң, тагын бер курс кабатлыйлар.
Игътибар: чикләвек бик көчле аллерген. Кайбер кешеләрдә ул аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Аның белән сак булырга кирәк.
фото ясалма интеллект ярдәмендә ясалган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк