Стакандагы кайнар суга салынган лимон телемнәре сезне яман чирдән коткара ала
Соңгы вакытта халык ватсапта утырырга гадәтләнеп китте. Дуслар, туганнар, хезмәттәшләр, классташлар, институтта бергә укыган группадашлар... Киңәшләр бирешү дә, яңалыклар җиткерешү дә, туган көннәр белән котлашу да, төрле рецептлар алмашу да – берсе дә калмый!
Менә бүген иртән дә минем университетта укыган группадашларым бер-берсен сәламли, хәерле эш көннәре тели башлады.
Ә Розабыз менә мондый киңәш җибәргән. Башкаларга да җиткерегез дигән. Тема бик мөһим, аны мөмкин кадәр күбрәк кеше укысын, дип язган.
«Стакандагы кайнар суга салынган лимон телемнәре сезне яман чирдән коткара ала, – ди Пекин хәрби госпитале генераль директоры, профессор Чэнь Хорин, – кайнар лимон рак күзәнәкләрен үтерергә сәләтле! Лимонны 3 өлешкә бүлеп, чынаякка салыгыз, аннары өстенә кайнар су агызыгыз. Шул суны көн саен эчегез. Яман шешнең күп төрләрен дәваларга булыша ул. Бу экстрактны кулланып, яман шеш күзәнәкләрен (злокачественные клетки) үтерәсең, ә сәламәт күзәнәкләргә ул «кагылмый».Лимондагы кислоталар һәм монокарбон кислотасы кан басымын нормальләштерә, тар артерияләрне саклый, кан әйләнешен көйли, кан оюны киметә».
Мин укып таныштым да, сезгә дә җиткерергә булдым.
Сәламәт булыгыз. Күңел күтәренкелеге, сөенечле көннәр телим.
фото: https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк