Логотип
Сәламәтлек

Күкрәкне чистартучы үлән

Әлеге үсемлек турында Әбугалисина да, Гиппократ та искә ала. Шуңа күрә ул инде борын-борын заманнардан ук халык медицинасында дару үсемлеге буларак билгеле.

Әбүгалисина аны «күкрәкне чистартучы үлән» дип атый һәм утракса нервысы (седалищный нерв) ялкынсыун баса алуын әйтә. Һәм бу үләннең исеме –  андыз. Русча атамасы –  девясил высокий.

Андыз дигәч, күз алдына кояш кебек сары чәчәкле, йомшак яфраклы, биек булып үсә торган ярымкуак килеп баса. Бик күп бакчаларда аны декоратив үсемлек буларак күрергә була. Ул кояшлы, дымлы урыннарны һәм кара туфракны ярата. Урман аланнарында, урман буйларында, елга тирәләрендә, коры елгаларда, куак араларында очратырга мөмкин.

Андызны ничек танырга?

Биек булып үсә, 1,5–2 метрга кадәр җитә. Сабаклары буразналы, төкчә белән капланган. Яфраклары зур, озынчарак, сабак очындагылары ваграк, бәрхетсыман йомшак. Чәчәкләре сары, сабак очында урнашканнар, сары төстәге эре ромашканы хәтерләтәләр, диаметры 7–8 сантиметр чамасы. Чәчәкнең уртасы караңгырак сары төстә. Июль–август аенда чәчәк ата, баллы.

Андызның файдалы үзлекләре

Андызның файдалы үзлекләрен Россиядәге рәсми медицина да таный. Даруханәләрдә аның тамыры сатыла.
Андыз тамырының түбәндәге үзлекләре билгеле:

  • ул ютәлне йомшарта;
  • какырыкны сыеклый;
  • бәвелне арттыра;
  • тирләтә;
  • үт суын арттыра һәм үтне куа;
  • ялкынсынуны китереп чыгарган микроблар белән көрәшә;
  • эч киткәннән булыша;
  • ревматизмнан буыннар сызлавын басарга булыша;
  • ашказаны һәм эчәклек авыруларыннан шифасы бар (аеруча ашказаны суының әчелеге түбән булса);
  • хатын-кызларның ай хәле авырттырып килгәннән дәва бирә;
  • бөер һәм бавыр эшчәнлегенә уңай йогынты ясый;
  • аппетитны арттыра, ашкайнатуны яхшырта;
  • эчтәге паразитларны чыгара;
  • матдәләр алмашын көйли;
  • кан туктатучы иң яхшы чараның берсе булып санала.

Андызны кайсы авырулар вакытында кулланырга мөмкин?

  • Халык медицинасында андызны салкын тигәннән, ютәлдән, какырык купмаганнан төп чара буларак кулланганнар.
  • Тын юллары ялкынсыну – бронхит, трахеит вакытында шифа бирүен ачыклаганнар.
  • Пневмония белән авырган кешеләргә эчергәннәр.
  • Ашказаны начар эшләгән, ашказаны һәм эчәклеге авырткан кешеләрне андыз тамыры төнәтмәсе белән дәвалаганнар.
  • Ревматизм булганда сызлануны киметә алуын белгәннәр.
  • Тире авыруларын: үлекле яралар, озак төзәлмәгән җәрәхәтләр, экзема, кычытыну белән авыручыларга да андыз тамыры төнәтмәсе эчергәннәр.

Андызны ничек җыярга?

Дару өчен андызның тамырын әзерлиләр. Моны көз көне – сентябрьдән башлап октябрьгә кадәр эшләргә мөмкин. Көз көне өлгермәгәндә, язын да казып алырга була.

  • Андыз тамырында күп күләмдә полисахаридлар һәм 44 процентка кадәр инулин бар.
  • Е һәм С витаминына, эфир майларына бай. Орлыкларында исә 23 процентка кадәр антисептик үзлеккә ия булган эфир майлары булуы мәгълүм.
  • Пигментларга да бай ул. Андыз тамыры белән элек тукымаларны зәңгәр төскә буяганнарын белә идегез микән әле?

Тамырларны казып алганнан соң, салкын суда яхшылап юалар. Тизрәк кипсен өчен, ваграк кисәкләргә турыйлар һәм җиләс урында –  чормада, беседкада, верандада киптерәләр. 40 градустагы мичтә дә киптерергә була.
Дөрес итеп киптерелгән андыз тамыры тышкы яктан соргылт көрән, ә эчтән саргылт булырга тиеш. Хуш исле, тәмгә ачы. Кипкән андыз тамыры 3 ел буена саклана ала.

Андызны ничек кулланырга? 

  • Күпчелек очракта андыз тамырының судагы төнәтмәсе кулланыла.
  • Моның өчен 15–20 г тамырны 1 стакан суда 10 минут кайнатып, суыталар. Аннары сөзеп, көненә 1 аш кашыгы күләмендә көнгә 4–5 тапкыр эчәләр.
  • Тире авыруларын дәвалар өчен мазь: 50 г вакланган тамырны 100 г суда 20 минут томалап пешерәләр. Суынгач, сөзеп, 50 г каз мае яки сары май кушып болгаталар.
  • Диатез булганда, кычытынуны басар өчен андыз тамырыннан ванналар ясарга була: 100 г әле киптерелмәгән тамырны 1 литр суда кайнатып чыгарып, 4 сәгать томалап тоталар. Аннары сөзеп, кирәгенчә кулланалар.
  • Андыз тамырыннан файдалы ризыклар да әзерлиләр. Яшелчә ашына кушып пешергәндә, ул эч йомшарта торган чара була. Ә ашказаны авыруларыннан аны солы боткасына кушып ашыйлар.
  • Бөерләр авырганнан, бөерләрдә таш булганда, андыз тамырыннан эчемлек ясыйлар: 50 г вакланган тамырны 1 литр су белән кайнаталар. Аңа 0,5 стакан мүк җиләге суы һәм 150 г сахароза яки сорбит кушалар.

Андыз тамырын кемнәргә кулланырга ярамый?

Каны куе булган, тромбозлар барлыкка килү куркынычы булган кешеләргә андыз тамыры төнәтмәсен, андыз тамыры кушылган ризыкларны куллану тыела.
Шулай ук поллиноз булганда да андызны кулланырга ярамый.
Дару үсемлекләрен кулланыр алдыннан табиб белән киңәшү мәҗбүри.


 

Теги: дару үләннәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар