Логотип
Сәламәтлек

Күгәрчен күзе

Бу чәчәкне төрле якта төрлечә атыйлар. Вак кына зәңгәр чәчәкләре күгәрчен күзләрен хәтерләткәнгә, әнә шундый атамасы да бар. Эт бөтнеге дә диләр. Русчасы – вероника дубравная яки будра плющевидная. Халык телендә сороконедужник дип йөртелә.


Безнең якта бик күп үсә. Май ахыры, җәй башында чәчәк ата башлый. Җиргә ятып, туфракны каплап үсә торган үсемлек. Сабакларының озынлыгы 20–50 сантиметрга җитәргә мөмкин. Яфраклары, төренә карап, түгәрәк озынча яки озынча була. Чит-читләре телле. Чәчәкләре вак, дүрт-биш таҗлы, зәңгәр яки шәмәхә зәңгәр төстә. Җәйнең беренче яртысында чәчәк ата. 

Кайчан җыярга?

Күгәрчен күзе дару үсемлеге. Дару буларак, аның чәчәкләрен һәм яфракларын кулланалар. Чәчәк аткан вакытында җыярга кирәк. 

Нинди авырулардан ярдәм итә?

  • Ул чәй буларак та бик тәмле. Чәйгә үзенчәлекле хуш ис һәм нечкә бер тәм бирә.
  • Европада аны үпкә чирләрен дәвалаганда кулланганнар. Астманы җиңеләйтергә ярдәм итә. Вероника Дубравнаяның «откашник» дигән атамасы әнә шушы үзлеге белән бәйле. Ул озакка сузылган ютәлне йомшарта, какырыкны кубара, бронхит вакытында хәлне җиңеләйтергә булыша. 
  • Үпкә, тын юллары авыруларын дәвалар өчен: 1 чәй кашыгы кипкән һәм вакланган үләнне 1 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтеп, ашаганнан соң 1 сәгать үткәч, көненә дүрт тапкыр яртышар стакан күләмендә эчәләр. 
  • Салкын тигәннән, үпкә туберкулезы, какырыкта кан булганда эчәр өчен: 3 чәй кашыгы кипкән һәм вакланган үләнне 2 стакан суга салып, 3-4 минут сүрән генә утта кайнаталар, 1 сәгать суытканнан соң, сөзеп, көнгә 3-4 тапкыр яртышар стаканлап эчәләр. 
  • Баш авыртуын, йокысызлыкны, нерв киеренкелеген басар өчен: яңа гына өзгән үләнне бөтнек белән бергә-бер кушып (1-2 чәй кашыгы), 1 стакан кайнар суда 20 минут төнәтәләр һәм кичке якта ярты стакан күләмендә эчәләр. Бу тынычландыра, йокыга китәргә булыша. 
  • Тәндәге гөмбәчек авыруларын дәвалау үзлеге дә билгеле. Моның өчен яңа өзгән үләннең суын сыгып, 50 гә 50% күләмендә 70 градуслы спирт белән кушалар һәм тиренең гөмбәчек белән зарарланган урыннарына тидерәләр. Нәтиҗәсе яхшы. 
  • Бәвелне арттыра, ычык авыруына (цистит) булыша. Ычыкны дәвалар өчен: 3 чәй кашыгы кипкән үләнне 2 стакан су белән талгын гына кайнатып алырга, суынгач сөзеп, көнгә 3-4 тапкры яртышар стаканлап эчәргә кирәк. 

Кемнәргә ярамый?

Бу мөһим: күгәрчен күзе агулы үсемлек. Аны авырлы ханымнарга һәм кан басымы түбән булганда эчәргә ярамый. Шулай ук аллергия китереп чыгаруы да ихтимал. Башта табиб белән киңәшегез!

Теги: дару үләннәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар