Логотип
Сәламәтлек

Коронавирустан соң...

Ныклап өйрәнелеп бетмәгән коронавирус инфекциясен үткәргәннән соң, организмга аеруча ял кирәк. Үзеңне сакламау үтә куркыныч булырга мөмкин. Врач-терапевт, диетолог, нутрициолог Элина БОРҺАНОВА тернәкләнү буенча киңәшләрен бирә.

Һәр авырудан соң сәламәтлекне ныгытырга кирәк. Моны барыбыз да белә, әмма бу хакта истән чыгарабыз. Авыру билгеләре бетүгә, элекке тормышка кайтып, кабат җиң сызганып тормыш куарга керешәбез. Ә терелү бер мизгелдә генә булмый. Эшчәнлеген вирус какшаткан орган һәм системаларны тәртипкә китереп бетерү өчен организмга вакыт таләп ителә. Гади грипптан соң да йөрәк өянәге, үпкә ялкынсынуы һәм башка инфекцияле авырулар килеп чыгу очраклары берничә атна югары булып кала. Ныклап өйрәнелеп бетмәгән коронавирус инфекциясен үткәргәннән соң, организмга аеруча ял кирәк. Үзеңне сакламау үтә куркыныч булырга мөмкин.

 Врач-терапевт, диетолог, нутрициолог Элина БОРҺАНОВА тернәкләнү буенча киңәшләрен бирә.


Коронавирус инфекциясе белән авырган кешеләр арасында диспансеризация үткәрелгән. Тикшеренүләрдән күренгәнчә, пациентларның яртысы авырудан соң тиз хәлсезләнүдән, 15,3 проценты буыннар авыртудан зарланган, 31,7 процентында тын кысылу, 13,5 процентында йөткерү, 12,7 процентында йөрәкнең еш тибүе күзәтелгән, 23 проценты депрессиягә бирелгән. Күрәсез, авыру эзсез генә узмый икән. Шуңа күрә дә тернәкләнү периоды үтә мөһим. Авырып терелгәннән соң ашау, йокы режимына, физик активлыкка аеруча игътибарлы булу кирәк. Бөерләр белән проблема юк икән, аксымга бай продуктларны җитәрлек күләмдә ашагыз. Чөнки организмда саклаучы антитәнчекләр нәкъ менә аксымнан ясала. Ул йомыркада, балыкта, диңгез, сөт продуктларында, кузаклыларда бар. Мәсәлән, көнгә өч порция аксым: иртәнге ашка – йомырка, әбәттә – ит, балык, ә кичке ашка ясмык ашы әзерләргә була.
Саф һавада йөрү дә организмны савыктыра. Моны гадәткә кертегез. Физик күнегүләр дә COVID-19 белән авырганнан соң тернәкләнүдә мөһим өлеш булып тора. Дөрес итеп сулыш алырга өйрәнегез. Әгәр дә күңел болгану, баш әйләнү, тын кысылу, күкрәк туры авырту күзәтелсә, тирләсәгез, күнегүләрне кичектереп торыгыз. Димәк, организм әле әзер түгел. «Йокы чирне җиңә» дигән әйтем бар. Йокы, бигрәк тә төнге йокы организмга зур ярдәмче, шуның өчен йокы режимын саклагыз.

Сулыш техникасы

  • терәлеп, җайлап утырыгыз. Бер кулыгызны күкрәгегезгә, икенчесен эчегезгә куегыз. Күзләрегезне йомыгыз. Бөтен игътибарыгызны сулыш алуга юнәлтегез.
  • борын белән әкрен генә сулыш алып, аннан аны авыздан чыгарыгыз;
  • сулыш алганда эчкә куелган кулның күкрәккә куелган кулыгызга караганда ныграк күтәрелгәнен сизәрсез;
  • әкрен генә, тыныч кына – артык көч куймыйча суларга өйрәнегез.

Хәтерне яхшырту
Авырту авыр узган очракларда, бигрәк тә ясалма сулыш алдыру аппаратыннан соң, игътибар кимү, хәтер начарлану күзәтелә. Әлеге проблема берничә атнадан йә берничә айдан бетә. Әмма кай-берәүләрнеке озаккарак та сузыла. Түбәндәге киңәшләр әлеге проблеманы җиңәргә ярдәм итәр:

  • баш мие функциясен тернәклән-дерүдә физик күнегүләр ярдәм итә;
  •  шулай ук яңа хобби, башваткычлар, сүзләр йә саннар белән бәйле уеннар, хәтерне үстерү өчен күнегүләр, уку ярдәм итә;
  •  исегезгә төшерә торган алымнар кулланыгыз. Башкарасы эшләрегездән исемлек төзегез, телефонга махсус сигнал куегыз. Аларны берничә гамәлгә бүлегез. Ул чакта алар авыр кебек тоелмас.

Моны белү мөһим

  • Иммунитет өчен мөһим витаминнар – Д, А, С витаминнары, фолий кислотасы.
  • А витамины – кызыл-сары яшелчәләрдә, тәрәч (треска балыгы) бавырында.
  • С витамины – цитруслыларда, җимешләрдә, татлы борычта, гөлҗимеш суында.
  • Фолий кислотасы – яшел үләннәрдә, яшел төстәге яшелчәләрдә.
  • Д витаминын азыктан алу авыр. Хәзер кышка кергәндә кояш та кирәгенчә яктыртмый. Шуңа күрә безнең якларда яшәүчеләргә һәр көнне профилактика дозасында 800–1000 ед. Д витамины кабул итәргә киңәш ителә. Әлеге витаминның сезгә профилактик дозадамы, әллә дәвалау дозасында кирәкме икәнлеген белү өчен, кан анализын тикшертсәгез яхшы.
  • Шулай ук иммунитет системасы өчен цинк (1 аш кашыгы кабак төшендә бер тәүлеккә җитәрлек цинк нормасы бар), селен (ике-өч бразилия чикләвегендәге селен тәүлек буена җитә), бакыр (диңгез продуктларында, бавыр) да кирәк.

Барлык рекомендацияләрне дәвалаучы табиб белән киңәшләшеп үтәгез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар