Логотип
Сәламәтлек

Көнбагыш та сихәтле

Көнбагыш чиртеп үтте инде безнең балачак. Бер безнең генәме? Көнбагыш кешеләрнең гомерлек юлдашы ул. Элек аны матурлык өчен үстергәннәр. Бай кешеләр сары чәчәкле көнбагыш белән өйләрен бизәгән. Тора-бара аның матур гына түгел, бәлки, тәмле дә икәнен белеп алганнар.
Табиблар көнбагышны ашказаны авыруларына, тешләр кителүгә сәбәпче була ала, дип, ничек кенә кисәтеп тормасын, көнбагыш безнең илдә гаять популяр булып кала бирә. Бу орлык нинди матдәләргә бай соң? Бәлки, анда кешене «сихерли» торган ниндидер үзлекләр бардыр?
 


Көнбагыш «сихере»

Әлбәттә, иң элек көнбагыш кешене тәме белән кызыктыра.
Көнбагышта D витамины шулкадәр күп ки, хәтта тәрәч (треска) балыгы бавыры да бу җәһәттән аңардан нык калыша. Каротиноидлар һәм дуплаучы матдәләр көнбагыш яраткан кешене һәртөрле паразитлардан һәм инфек-цияләрдән саклый. Көнбагыш төшендә антиоксидант саналучы, димәк, яман шеш авыруларына каршы торучы А һәм Е витаминнары да бар. Бу витаминнар күз күремен яхшырта, яман шеш чирләре килеп чыгу ихтималын кисәтә, атеросклероз, тырнак кителү кебек күңелсез нәрсәдән дә беркадәр коткара, ә составында цинк булганга күрә көнбагыш төше чәч структурасын яхшырта. Төшендәге май кислоталары кешенең май күзәнәклә­рен яндырганга күрә, кирәкмәгән урыннарга май ягылмый кала. Көнба­гыш төше шулай ук кремний, калий, фосфор, магний кебек минералларга, клетчаткага да бай. Шул сәбәпле, ашказаны һәм эчәк юллары эшчәнлеге яхшыра. Кояшлы үсемлекнең орлыгында баш миендә серотонин ясалуны стимуллаштыра торган триптофан дигән матдә бар.Серотонин исә нервлар киеренкелеген киметү үзлегенә ия.


Көнбагыш дәвалый

Көнбагыш төше бик туклыклы. Хәтта ит, ипи кебек туклыклы ризыклар да бу җәһәттән көнбагыштан калыша. Көнбагышның файдалы сыйфатлары озак вакыт саклана ала, чөнки көнбагыш кабыгы төшне бозылудан һәм зарарлы тәэсирләрдән саклый. Диетологлар исә көнбагышны
дәва чарасы итеп карый. 100 грамм көнбагыш орлыгы ашау кешене йөрәк-кан тамырлары системасы, бавыр чирләреннән аралап калырга мөмкин, дип саный медиклар. Авыр физик хезмәт яки спорт белән шөгыльләнүче кешеләр дә көнбагыш­тан баш тартмасын. Аның төше зарарланган тән тиресен төзәтү өчен дә ярап куя. Шуңа күрә каты авырудан соң яки сөяк-санак сынганда көнбагыштан файда табарга мөмкин. Кыздырылмаган көнбагыш төше чиртү белән мавыккан яшүс­мерләр бетчә, сыткыч кебек нәрсә­ләрдән җәфа күрмәс. Симерүдән чара таба алмаган кешеләргә дә табиблар чи көнбагыш төше ашарга киңәш итә. 

Косметологлар уалган көнбагыш орлыгын тән чистарту чарасы итеп файдаланырга да кушалар.
Көнбагыш төше хатын-кыз сәламәтлеге һәм иммунитет өчен бик кирәк. Андагы магний белән тимер аларга әле озак вакыт яшь күренергә ярдәм итәр.
 

Кемгә ярамый

Көнбагыш төшенең гаять туклыклы, дидек бит. Шуңа күрә аны 100 граммнан артык ашарга киңәш ителми. Әгәр болай да подагра, ашказаны җәрәхәте белән интегәсез икән, көнбагыш сезнең өчен түгел. Стоматологлар да пациентларын көнбагыштан тыярга тырыша. Әгәр инде бик тә, бик тә сыйланасыгыз килсә, кул белән чистартып ашарга тырышыгыз. Ә менә җырчылар өчен көнбагыш – тыелган азык.
 

Сак булыгыз: кадмий

Көнбагышның озын көпшәсе җирдән файдалы матдәләрне генә түгел, бәлки зарарлы катнашмаларны да суырып ала. Шуларның берсе – кадмий. Көнбагыштагы кадмий микъдарын кем санап караган? Организмга үлчәнмичә кергән кадмий бөер­ләрне, нерв системасын зарарламаган, дип,
кем ышанып әйтә ала?
 

«Дөрес» көнбагыш

Әлбәттә, үзең чәчеп үстергән көн­багышта күңелсез сюрпризлар булмас. Кибеттән сатып алганда саклану вакыты дигән нәрсәгә игътибар итегез. Кибет көн­багышын 75 градуста кыздыралар. Мондый температурада файдалы майлар таркала, зарарлы ирекле радикаллар барлыкка килә. 


Җитен маеның тәме бөтен кешегә дә ошап бетми. Ләкин бу кечкенә генә минус майның файдасы янында тагын да кечерәеп кала. Җитен маеның кыйммәте аның составында файдасы бәһаләп бетергесез май кислоталарының күплеге белән билгеләнә. Аларны кеше организмы үзе эшләп чыгара алмый, фәкать ризыктан гына ала. Шушы кислоталар җитеш булганда биохимик процесслар дөрес үтә, шунлыктан кеше озак вакыт матур, сәламәт һәм яшь булып яши ала.
 

Файдасы нидә?

Әгәр озак вакыт ризык сыйфатында җитен мае куллансаң, организм үзеннән-үзе яшәрүгә көйләнә:

* кан тамырларын тыгылдыра торган начар холестерин микъдары кими; 
* канның ябышкаклыгы кими төшә, димәк, тромблар ясалу, инфаркт, инсульт ихтималы да азая; 
* яман шеш авырулары, бигрәк тә күкрәк бизе, туры эчәк рагы барлыкка килү куркынычы кими;
* ашказаны җәрәхәте тизрәк төзәлә; 
* гормоннар тәртипкә килә; 
* ирләрнең ирлек белән бәйле проблемалары уза;
* күрем алдыннан була торган халәт һәм ырудан калу (климакс) җиңелрәк кичерелә;
* организмның чирләргә каршы торучанлыгы, иммунитеты ныгый;
* аяк-куллар, буыннар яхшырак эшләп китә, әкренләп артрит билгеләре дә югала; 
* организмның аллергиягә бирешүчәнлеге кими төшә;
* өлкән яшьтәге кешеләрнең баш мие эшчәнлеген яхшырта;
* нерв системасын тынычландыра;
* организм матдәләр алмашу калдык-ларыннан җиңелрәк арына; агулы матдәләрдән, зарарлы утырымнардан чистарына;
* май катламы әкренләп сыза башлый; ябыгу механизмы эшләп китә;
* күзәнәкләрнең яңаруы тизләнә.
 

Ничек кулланырга?

Салкын ысул белән сыгылган май гына файдалы. Тәүлеклек норма ике аш кашыгы тәшкил итә. Майны фәкать ач карынга гына эчәргә кирәк. Иртәнге ашны ашарга ярты сәгать кала, беренче кашыкны һәм кичке ашны ашаганнан соң, ике сәгать үткәч, икенче кашыкны кабып куясы. Майны үзен генә эчә алмасагыз, җылы су белән йотып җибәрегез.

Майны башта иртәнге якта бер чәй калагы гына кабып куюдан башлагыз. Бернинди дә җайсызлык сизмәсәгез, икенче иртәдә майны бер аш кашыгы кабып куегыз. Өченче көнне инде кичке якта да май кабыгыз. Аннары майны аз-азлап салатларга, боткаларга өсти башларга ярый.
Җитен маеннан балык мае тәме килгән кебек тоелса, тагын да әйбәт. Кем дә кем майны болай гына каба алмый, андыйлар өчен аптекаларда желатин капсуладагы майлар бар.

Җитен маен бөкеләнгән тонык пыяла шешәләрдә суыткычта сакларга кирәк. Җитен мае тиз бозыла.
Шуңа күрә файдалану вакытын карап алыгыз.
 

Кемгә ярамый?

Бавырлар авыртканда, ашказаны бизе ялкынсынган, холециститлы, энтероколитлы кешеләргә, кан оешу җәһәтеннән проблемалар булганда җитен мае киңәш ителми. Депрессиягә каршы дарулар, вирусларны баса торган дарулар эчкәндә дә җитен мае килешми. Бала имезә торган хатыннарга, өч яше тулмаган сабыйларга майны табиб белән киңәшкәннән соң гына кулланырга ярый.
  
 

Халык табиблары киңәш итә


 Катарактадан һәм күз күремен яхшырту өчен. 250 г кабыклы көнбагышка өч литр су коеп, 20 минут кайнатып алыгыз. Суынгач, сөзегез.Шушы суны көн саен теләгән кадәр эчегез.

 Бума ютәлдән. Көнбагыш төшен табада яки духовкада кыздырып алгач, аны он сыман хәлгә китерегез. 2-3 кашык онны ярты литр шикәрле суда кайнатыгыз. Су яртылаш кайнап беткәч, кайнатманы сөзегез, аннары ашар алдыннан көнгә өч мәртәбә берәр аш кашыгы чамасы эчә торган булыгыз.

Простатиттан. Көн саен бер-ике уч көнбагыш төше ашагыз. Әле шуңа өстәп, көн саен берәр аш кашыгы җитен, көнбагыш яки соя мае эчеп куйсагыз да әйбәт.

Холестеринны киметү өчен. Бер стакан кабыксыз чи көнбагыш төшен шыттырыгыз. Моның өчен иртән көнбагышны дымлы тастымалга таратыгыз, өстеннән дә дымлы тастымал белән ябып куегыз. Дымны күзәтеп торыгыз – кипмәсен. 12-15 сәгатьтән яшел «борыннар» күренер. Шыткан орлыкларны термоска салыгыз, өстенә 1 литр кайнап торган су коегыз. 3-5 минут кына ачык килеш тотыгыз да  томалап куегыз. Төнне чыксын. Шушы төнәтмәне көнгә 3-4 мәртәбә, ашарга 20 минут кала, 3-6 ай дәва-мында эчәсе.

Депрессиядән. Борынгы дәва китапларында да көнбагыш чиртергә киңәш ителгән. Гаҗәп түгел, В, С витаминнары, фолий кислотасы җитмәгәндә килеп чыга бит инде ул депрессия дигәннәре.

«Сөембикә», № 4, 2015.
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар