Кыш ул организм өчен сынау чоры. Салкында, җилдә еш кына салкын тия, озакка сузылган ютәл борчый. Һаман-һаман дарулар гына да эчеп торып булмый.
Салкын тиеп авырганнан соң, ютәл тиз генә бетмәгәндә, халык медицинасының менә бу чараларын сынап карарга була. Әлеге дару үләннәренең ютәлне дәваларга булышуын рәсми медицина да таный.
Андызның русчасы – девясил высокий. Метр ярым биеклектә үсә торган күпьеллык үсемлек ул. Чәчәкләре сары, яфраклары сирәк, бераз кытыршырак.
Дару буларак, андызның тамырларын әзерлиләр. Андыз тамыры төнәтмәсе ялкынсынуны басарга булыша, организмдагы начар бактерияләрне, гөмбәчекләрне үтерә, тирләтә, бәвелне кудыра һәм какырыкны кубара.
Андыз тамырын элек-электән озакка сузылган коры ютәлне дәвалар өчен кулланганнар. Ул тын юлларындагы хроник ялкынсынуны баса, бронхит вакытында тын алырга комачаулый торган куе какырыкны сыекларга булыша.
Андыз тамырының төнәтмәсен ясар өчен: 1 аш кашыгы кипкән һәм вакланган тамырны 1 стакан кайнар суга салып, кайнатып чыгаралар һәм 10 минут бик талгын гына утта тотып, төнәтәләр. Суынгач, сөзеп, һәр ике сәгать саен берәр аш кашыгы эчәләр.
Бака яфрагы ютәлне дәваларга булыша торган иң көчле дару үләннәренең берсе булып санала. Ул ялкынсынуны баса, сулыш алырга комачаулаучы куе какырык белән уза торган тын юллары авыруларын (бронхит, туберкулез, бума ютәл, коклюш) дәвалаганда кулланыла – какырыкны сыеклый.
Ютәлне дәвалау өчен: 1 аш кашыгы кипкән һәм вакланган яфракны 1 стакан кайнар суга салып, 15 минут җылы урында төнәтәләр. Сөзеп, көнгә 3-4 тапкыр 1 аш кашыгы күләмендә эчәләр.
Аның тагын бер атамасы – лакрица. Бер метрдан биегрәк булып үсә торган күпьеллык үлән. Безнең якта үсми. Дару буларак, тамырларын кулланалар. Төп файдалы матдәсе – баллы тәм бирә торган глицирризин сапонины, флавоноидлар, аскорбин кислотасы, эфир майлары. Бөер өсте бизләре җитештерә торган картизолның үсемлекләрдә очрый торган аналогы булып санала.
Даруханәләрдә солодканың вакланган тамырлары сатыла. Фармацевтика сәнәгате җитештергән «Таблетки от кашля с кодеином» төймәсенең, «Грудной эликсир»ның, балалар өчен ютәлдән коры микстураның төп ингредиенты – солодка. Кытай һәм Тибетта кулланыла торган иң популяр рецептларның 80 процентының составында солодка бар.
Төнәтмә ясар өчен 2 чәй кашыгы вакланган тамырны стакан ярым салкын суга салып, 3 сәгать тоткач, «су мунчасы»на утыртып, тагын 30 минут кайнаталар. Суынгач, сөзеп, көнгә 3-4 тапкыр 1 аш кашыгы күләмендә эчәләр. Балаларга – 1-2 чәй кашыгы.
Бу үлән безгә балачактан ук яхшы таныш. Халык медицинасында гасырлар буена салкын тигәннән, ютәлдән дәвалану өчен кулланылган. Дару буларак яфракларын һәм чәчәкләрен җыялар.
Ул какырыкны кубара, күкрәкне йомшарта, тын юлларындагы ялкынсыну процессын баса, бронхиттан, ларингиттан, үпкә кабарудан шифасы бар.
Тын юллары бик нык ялкынсынып, куе какырык сулыш алырга комачаулаганда, үги ана яфрагын яндырып, төтенен сулаганда да файда бирә.
Үги ана яфрагының әлеге файдалы үзлекләрен рәсми медицина да таный.
Аның төнәтмәсен ясар өчен 2 аш кашыгы вакланган үлән һәм чәчәкләрен 1 стакан кайнар суда 30 минут каплап торып төнәтәләр. Сөзеп, көнгә 5-6 тапкыр 1 аш кашыгы эчәләр.
(Үги ана яфрагын кычыткан белән төнәтеп, баш кавыклаганны дәвалар өчен дә кулланалар. Ул чәч коелудан да булыша.)
Бу үләнне Гиппократ белән Диоскорид «изге үлән» дип атый. Аны урта гасырларда барлык чирләрдән дә дәва дип санаганнар.
Рәсми медицинада шалфейның яфракларын кулланалар.
Ул ялкынсынуны баса, какырыкны йомшарта, авыру тудыручы бактерияләрне үтерә. Шалфей төнәтмәсен ангина, уртлар ялкынсынганда, пародонтоз булганда авыз эчен чайкар өчен кулланалар.
Халык медицинасы шалфейның бронхитны, үпкә туберкулезын, ютәлне дәвалау үзлеген таный.
2 чәй кашыгы вакланган үләнне 2 стакан кайнар суга салып, 30 минут төреп төнәтәләр. Сөзеп, һәр 2-3 сәгать саен 1 аш кашыгы күләмендә эчәләр.
Шалфейны авырлы ханымнарга, бала имезгән әниләргә, коклюш вакытында, бөерләр авыртканда эчәргә ярамый. Күп дозада һәм озак эчкәндә организмда агулану билгеләре башланырга мөмкин.
Үләннәр белән дәвалана башлаганчы, табиб белән киңәшегез.
Фото ясалма интеллект ярдәмендә эшләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк