Логотип
Сәламәтлек

Иртән шешенеп уянам. Сәбәбе ни икән?

Укучыларыбыздан килгән сорауларга Казан шәһәрендәге 21 нче сырхауханәнең табиб-эндокринологы һәм табиб-рентгенологы Айсылу ӘХӘТОВА җавап бирә.

Иртән һәрвакыт аяк-кулларым, йөзем шешенеп уянам. Төнгә каршы суны күп эчмәскә тырышсам да, булышмый. Кайчагында шешенү кичкә тагын да арта. Моның сәбәбе нидән булырга мөмкин?

– Иртәнге якта шешенеп уянуның сәбәпләре күп була ала. Мәсәлән, тозны күп куллану, калкансыман биз белән бәйле проблемалар, кайчагында йөрәк авырулары. Шешенү шулай ук кешенең яшәү рәвешенә дә бәйле булырга мөмкин. Кичекмәстән терапевтка мөрәҗәгать итегез. Үз чиратында, ул сезне профильле белгечләргә юллар.

Соңгы айларда йокыга китә ал­мыйча интегәм. Баштарак, төнге берләргә кадәр йоклый алмый ята идем, хәзер иртәнге бишләр җитә. Тынычландыра торган үләннәрнең, даруларның шифасын күрмим. Бәлки, мелатонин гормоны җитешмидер?

– Канда яки селәгәйдә мелатонин гор­монының күләмен ачыклау кыен түгел. Ләкин күп очракта табиб өчен бу анализның әһәмияте юк. Йокы­сыз­лык­тан интегүчеләрне сомнолог яки невролог дәвалый. Йокыны көйләр өчен көндәлек режимны үзгәртү генә дә тиешле нә­ти­җә бирә. Бу – үз вакытында йок­ларга яту, кичен гаджетлар кулланмау, ятар алдыннан күп ашамау, кофе, чәй кебек ярсыткыч эчемлекләр эчмәү, салкынча һавалы бүлмәдә йоклау.

Кулыма, беләгемә көрән төстәге пигмент таплар чыкты. Алар сипкелдән зуррак. Гадәттә, мондый таплар өлкән яшьтәгеләрдә генә була, ә миңа әле 25 кенә яшь. Бу нәрсә белән бәйле икән?

– Мондый көрән таплар гадәттә өлкән яшьтәгеләрдә була. Кояш астында күп булган, кызынырга яраткан яшь кешеләрдә дә еш очрый. Кышын күзгә бик ташланмыйлар, ә менә язын, җәен аларның төсе җетеләнә. Моны булдырмас өчен, кояштан саклый торган кремны һәр ике сәгать саен тирегә сөртеп торырга кирәк.

Муенлы кием кисәм, шарф уран­сам, тыным беткән шикелле. Бу калкансыман биздә проблемалар барлыгын сөйлиме? 

– Дөрестән дә, калкансыман биз зурайса яки анда төеннәр барлыкка килсә, муенлы киемнәр уңайсызлый башларга мөмкин. Сәбәбен ачыклар өчен терапевтка яки эндокринологка күренергә һәм калкансыман бизгә УЗИ ясатырга кирәк.

Миңа 43 яшь. Ирен читләрендә кара төкләр үсә башлады. Хатын-кызларның йөзендә мондый төкләр булырга тиеш түгел бит, сәбәбен ничек белергә һәм моның белән ничек көрәшергә?

– Хатын-кызларның ирен читләрендә төкләр үсә башлау күп очракта организмда «ирләр гормоны» артуын белдерә. Кайчагында калкансыман биздә ниндидер тайпылышлар булганда яисә канда пролактин яки кортизол күләме артканда да шушы хәл күзәтелә. Төп сәбәбен болай гына ачыклау мөмкин түгел, эндокринологка күренегез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар