Яз җиткәнен түземсезлек белән көтсәк тә, кайбер кешеләр өчен иң авыр чорларның берсе ул. Бигрәк тә каен, зирек агачлары чәчәк ата башласа, аллергия белән интегүчеләрнең хәлләре авырая.
Әлбәттә, мондый вакытта табиб язган даруларны кулланмый булмый. Ләкин халык медицинасына күз салу да зыян итмәс.
Русларда «клин клином вышибают» дигән әйтем бар. Аллергия очрагына да туры килә ул.
Каен һәм зирек серкәсенә аллергиядән бер борынгы рецепт:
ачыла башлаган каен һәм зирек алкаларын берәр уч җыеп, пыяла банкага салыгыз.
Ак аракыны бермә-бер су белән кушып, банкадагы алкаларның өстенә чыгарлык булганчы агызыгыз.
Банканың өстен капкач белән каплап, 15 тәүлек караңгы һәм салкынча урында тотыгыз.
Банканы әледән-әле селкеткәләп торырга кирәк.
Әлеге төнәтмәнең 1 тамчысын 200 мл суга тамызып, иртән ач карынга ярты стакан күләмендә эчегез. Шулай 5 көн рәттән һәр иртәдә кабатлагыз.
5 көннән соң 200 мл суга шулай ук 1 тамчы төнәтмә тамызып, бу юлы инде стакандагы суны тулысынча эчеп бетерегез.
Берничә көннән 200 мл суга 2-3 тамчы тамызырга була.
Дәва курсы – 1 ай.
Башта табиб белән киңәшегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк