Логотип
Сәламәтлек

Японнар бу үләнне рус жень-шене ди

Аның яфрагын каз-үрдәк бик ярата. Ә менә бакчачылар аны күрә алмый, чөнки ул бөтен җирне каплап ала торган явыз чүп үләне санала. Бала-чага исә аның чәчәкләренә мөкиббән. Хәер, бала-чага гына түгел, карлы-буранлы кыштан соң, җир өстенә чыккан беренче «кояшлар» барыбызга да ошый. Кемдер шул «кояшлардан» тәмле бал да кайната әле.

Ә без бүген аның яфраклары турында сөйләшербез. Әлбәттә, сүз тузганак турында. 
Тузганак яфрагы А, С, Е, К һәм В 2 витаминына бай. 
100 г яшел яфракта:
45 килокалорий;
2,7 г аксым;
0,7 г май;
5,7 г углевод;
3,5 г клетчатка;
К витаминының 500% көнлек нормасы бар. 
Гадәттә? дару сыйфатында тузганакның көздән тамырларын җыялар. Ләкин аның яфраклары да бик файдалы булуын күп кеше, бәлки, белмидер дә әле. 

Анда каротиноид дигән матдә бар. Ул күзләр өчен файдалы матдә. 
Тузганак яфрагы канны чистартырга булыша. 
Анда кальций һәм магний бар. Ә бу элементлар сөякләрне ныгыта. 
Буыннар сызлаганын басарга ярдәм итә.
Ул инсулин ясалышын яхшырта.
Матдәләр алмашын тизләтә (матдәләр алмашы бозылганда артык авырлык барлыкка килә).
Канда шикәр күп булса, тузганак яфраклары ашарга киңәш ителә, ул шикәр диабетын кисәтергә булыша. 
Кандагы холестеринны киметә. 
Калкансыман бизнең эшчәнлеген яхшырта. 
Температураны төшерә, салкын тигәннән, грипп һәм бронхиттан дәваланганда кулланыла.
Нервларны тынычландыра, йокысызлыкны җиңәргә булыша. 

Тузганак яфрагын олы юлдан ерактарак, чиста җирләрдән җыярга кирәк. Салатларга кушар өчен аның түгәрәк очkылысы яхшырак, аның әчесе кимрәк. 

Тузганак яфраклары суыткычта берничә көн саклана ала. Озаграк шиңми торсын өчен, целлофан капка бер-ике кашык салкын су салып, яфракларны шунда тыгып куегыз. 
Тузганак яфрагын, нигездә, салатларга кушалар. Әчесен бетерер өчен аны юып, 30 минутка тозлы суга салып торырга кирәк. 

Тузганак яфрагыннан салат
Яфракларны тозлы судан алып, тагын бер кат юганнан соң, токмачлап турап, кыяр-помидор салатына яки шпинат, руккола янына кушарга була. Өстенә лимон суы һәм зәйтүн мае сибеп җибәрсәң, бик тәмле. 

Тузганаклы йомырка тәбәсе
Тозлы суда тотып әчесен чыгарган яфракларны кайнап торган суда тиз генә пешекләп алалар. Аннары майда суган белән сарымсакны кыздырып, туралган тузганак яфракларын салалар. Өстенә йомырка сытып, тоз сибәләр. Теләсәгез, сыр да уарга була.  
 

Теги: дару үләннәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар