Логотип
Сәламәтлек

Гөлҗимеш тамыры нәрсәдән файдалы?

Гөлҗимешнең файдалы булуын, С витаминына бай икәнен, иммунитетны күтәрүен беләбез. Ә менә тамырларының да күп кенә авыруларны дәвалаганда кулланылуын, аның шифалы үзлекләрен бик белеп бетермибез шикелле.

Гөлҗимешнең файдалы булуын, С витаминына бай икәнен, иммунитетны күтәрүен беләбез. Ә менә тамырларының да күп кенә авыруларны дәвалаганда кулланылуын, аның шифалы үзлекләрен бик белеп бетермибез шикелле. 

Гөлҗимешнең тамырларын яз яки көз көне әзерлиләр. Хәзер менә нәкъ вакыты. Казып алынган тамырларны салкын суда яхшылап юып, вак кына итеп турыйлар һәм таратып киптерәләр.  Кипкәннән соң кофетарткычта ваклатырга була. Алай куллануы уңайлырак. 
Ул тиамин, рибофлавин, фолий кислотасы, пектиннар, К витамины, ретинол, магний, калий, тимергә бай. 
Гөлҗимеш тамырын куллану иммунитетны арттырырга, баш мие эшчәнлеген яхшыртырга, матдәләр алмашын нормага салырга, кан тамырларын киңәйтергә булыша.
Судагы төнәтмәсе ялкынсынуларны дәвалаганда шифа бирә.
Үт куыгындагы ташларны эретә, үт бүленеп чыгуны арттыра.
Кандагы шикәрне киметә.
Организмда яман шеш процессы башланса, яман шеш күзәнәкләренең бүленүен тоткарлый.
Ашкайнатуны яхшырта.
Бәвел куыгы ялкынсынуын баса, ялкынсынуны китереп чыгарган бактерияләрне юк итәргә булыша.
Кан басымын көйли.
Тән тиресе авыруларын җиңәргә булыша,
Ир-атларда простата бизе ялкынсынуыннан һәм простата яман шешеннән шифа бирә.
Элек гөлҗимеш тамыры төнәтмәсен аналыктан кан китүне туктату һәм хатын-кызларның җенес органнары ялкынсынуын дәвалар өчен кулланганнар. 
Агуланганда, әлеге төнәтмәне куллану – хәлне җиңеләйтеп җибәрә. 
Кипкән гөлҗимеш тамыры даруханәләрдә сатыла. Ничек кулланасы, гадәттә, аның кабына язылган була. 
Үт куыгы һәм бөерләрдәге ташлардан арынырга булышучы төнәтмә түбәндәгечә ясала:
1 литр суга 120 г кипкән гөлҗимеш тамыры алына. 20 минут талгын утта кайнатканнан соң, төнәтмәне 8 сәгать тондырып торырга кирәк. Аннары сөзәләр. Ашар алдыннан көнгә дүрт тапкыр 40 мл күләмендә эчәләр. Төнәтмәне термоста гына да ясарга мөмкин. Дәвалау курсы – кимендә бер ай. 

Ычык булганда, 0,5 литр суга 4 аш кашыгы кипкән гөлҗимеш тамыры салып, 20 минут  талгын гына утта кайтаналар, суытып сөзәләр. Көнгә өч тапкыр ашар алдыннан ярты стакан күләмендә эчәләр. 
Кайбер авырулар вакытында гөлҗимеш тамырын куллану тыела. Башта табиб белән киңәшләшегез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар