Бу үләннең исеме генә түгел, үзе дә матур. Кояш төсендәге алтын-сары чәчәкләре каты сабак очына бер кәрҗингә җыела. Үзләре төймә кебек яссы түгәрәкләр. Чәчәкләреннән бераз камфора исе килә. Коры, комлы, ачык урыннарда үсәргә ярата. Июльдән башлап августка кадәр чәчәк ата.
Бу үләннең химик составы яхшы ук өйрәнелгән. Чәчәкләрендә һәм яфракларында макроэлементлардан калий, кальций, магний, тимер; микроэлементлардан – марганец, бакыр, цинк, кобальт, молибден, хром бар.
Үзенә цинк, молибден һәм селенны туплый. Селенның табигый чыганагы.
Аскорбин кислотасына бай.
Элек-электән бу үсемлекнең эчтәге суалчаннарны чыгара алу билгеле булган.
Үт суын арттыра.
Үт куыгының кысылуын яхшырта.
Бавыр эшчәнлегенә уңай йогынты ясый.
Бавыр, үт куыгы һәм эчәклектәге ялкынсынуны баса.
Температураны төшерә.
Йөрәк какканда йөрәк ритмын акрынайта.
Кан басымын күтәрә.
Микробларны үтерә.
Сальмонелла инфекциясен җиңәргә булыша.
Күз кабагы ялкынсынганнан (халыкта арпа чыгу диләр) шифасы бар.
Хатын-кызларда күрем күп булып һәм авырттырып килгәннән кулланалар.
Бәвел куыгы ялкынсынуыннан җиңеллек бирә.
Баш кавыклаганны бетерә.
Ревматизмны җиңеләйтә.
Дару өчен гөлбадранның хуш исле сары чәчәкләрен, яфракларын һәм орлыкларын җыялар.
Чәчәкләрен чәчәк ата башлаган вакытта яки алар тулысынча ачылгач җыярга кирәк.
Чәчәкләрне күләгәле ачык һавада киптерәләр. Артык югары температурада андагы эфир майлары очып бетә.
Кипкәч, гөлбадранның чәчәкләре караңгы сары төстә керә, хуш исен югалтмый.
Орлыкларны исә сентябрь аенда, өлгергәч җыялар.
Кәгазьгә төреп яки чүпрәк капчыкка салып саклыйлар.
2-3 ел саклана.
Бу үләнне иң беренче чиратта эчтәге суалчаннарны чыгара алуы өчен бәялиләр. Паразитларга каршы эчү өчен: 1 аш кашыгы кипкән һәм вакланган чәчәкләрне 1 стакан кайнар суга салып, калын итеп төреп куялар. 15 минут шулай төнәткәннән соң, сөзәләр. Көненә өч тапкыр 1 аш кашыгы күләмендә ач карынга эчәләр.
Үт куыгы, ашказаны, эчәклек авыртканнан, метеоризмнан, ашказаны әчелеге түбән булганда: ярты аш кашыгы гөлбадран чәчәгенә 200 мл кайнар су салып, 35 минут төнәтәләр. Сөзеп, көнгә 5-6 тапкыр 1 аш кашыгы күләмендә эчәләр.
Ашказаны һәм уникеиллеле эчәк җәрәхәте вакытында гөлбадран төнәтмәсен көнгә 3 тапкыр яртышар стакан эчәргә киңәш ителә.
Йомры суалчаннарны чыгарыр өчен гөлбадранның орлыкларын да кулланалар. Моның өчен: 1 аш кашыгы вакланган гөлбадран орлыгын вак угычтан уган яки издергән 2 тырнак сарымсак белән кушып, 2 стакан сөттә 10 минут талгын гына кайнаталар. Аннары сөзеп, төнгә каршы туры эчәккә клизма ясыйлар. Әлеге ысул бабасырларны һәм йомры суалчаннарны чыгара.
Гөлбадранны кайнар суда пешекләп, шуның белән чәчне чайкатсаң, кавыкны бетерә, чәч коелганны туктата.
Гөлбадран үләнен парландырып, ревматизм белән зарарланган буыннарны дәвалыйлар. Артрит вакытында авыртуны басарга ярдәм итә.
Гөлбадран исен тараканнар, кандала, көя күбәләге яратмый. Кием шкафына киптерелгән гөлбадран чәчәкләре куеп, киемнәрне көядән сакларга мөмкин.
Элеккеге чорда чи итне озаграк саклар өчен, аңа кипкән гөлбадран порошогы сибә торган булганнар.
Гөлбадран агылу үлән. Аны авырлы ханымнарга, бала имезгән әниләргә, сабый балаларга, кан басымы югары булган кешеләргә кулланырга ярамый.
Гөлбадранны эчә башлаганчы, табиб белән киңәшергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк