Солыны безнең якларда борын-борыннан игәләр. Солы дигәч, күпләрнең күз борынына капчык эленгән һәм шул капчыктан солы ашап торган ат килеп басадыр. Солыны атлар гына ярата дигән ялгыш күзаллау бар шул бездә.
Әлбәттә, ялгыш фикер ул. Солының боткасын да пешерәләр, кесәлен дә ясыйлар, ә солы печеньесы, солы коймагы нинди тәмле тагын! Аның боткасы да, кесәле дә, талканы да файдалы санала. Халык медицинасында да солы төнәтмәләре күп авырулардан ярдәмче чара буларак кулланыла. Бүгенге фәнни тикшеренүләр шулай ук солының сәламәтлек өчен кыйммәтле продукт булуын раслый.
Солы бөртегендә организм өчен кирәкле матдәләр күп:
• клетчатка (азык җепселләре). Аеруча бета-глюкан дип аталган эри торган җепселләргә бай ул. Алар кандагы холестерин күләмен киметергә ярдәм итә.
• В төркеме витаминнары (В1, В2, В6) – нерв системасын ныгыта, энергия алмашын яхшырта.
• Е витамины – көчле антиоксидант, күзәнәкләрне картаюдан саклый.
• Минераллар: магний, калий, фосфор, тимер, цинк. Алар йөрәк-кан тамырлары, сөякләр һәм кан ясалышы өчен мөһим.
• Үсемлек аксымнары – туклыклы һәм җиңел үзләштерелә.
Солы составындагы табигый антиоксидантлар ялкынсыну процессларын киметергә ярдәм итә. Шуңа күрә ул дөрес туклану рационында мөһим урын били.
Фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, солыдагы бета-глюканнар «начар» холестерин (LDL) күләмен киметә. Бу атеросклероз, гипертония, йөрәк-ишемия авырулары куркынычын киметергә ярдәм итә. Магний һәм калий йөрәк мускулын ныгыта, кан басымын тотрыклыландыра. Шуңа күрә табиблар йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы профилактика чарасы буларак солы боткасын даими ашарга киңәш итә.
Солы – ашказаны һәм эчәкләр өчен иң йомшак продуктларның берсе.
Ул:
эчәклекнең хәрәкәтен яхшырта;
эч катуны киметә;
эчәклектәге файдалы микрофлораны арттыра;
гастрит һәм ашказаны җәрәхәте вакытында ялкынсынуны киметергә ярдәм итә.
Солы кесәле һәм солы төнәтмәсе халык медицинасында ашказаны-эчәк ялкынсынуын дәвалаганда кулланыла. Җилемсәсе аз булу сәбәпле, ул яхшы үзләштерелә (тик глютенга сизгер кешеләргә сак булырга кирәк).
Солыдагы бета-глюканнар углеводларның үзләштерелүен акрынайта, инсулинга сизгерлекне яхшырта. Бу исә шикәр чире, бигрәк тә икенче типтагысы, белән авыручылар өчен мөһим.
Моннан тыш, солы бик туклыклы һәм ул биргән туклык хисе озакка җитә. Артык авырлык белән көрәшүчеләргә моны истә тотарга һәм солыны күбрәк кулланырга кирәк.
В төркеме витаминнары нерв системасын ныгыта, стресс һәм арыганлыкны киметергә ярдәм итә. Солы боткасы иртәнге аш өчен бик кулай: ул энергия бирә, эшкә сәләтне арттыра.
Халык медицинасы солы төнәтмәсе бавыр эшчәнлеген яхшырту өчен куллана. Ул организмнан артык сыеклыкны һәм токсиннарны чыгарырга булыша. Әмма мондый чараларны табиб белән киңәшләшеп кенә куллану зарур.
Солыны ничек дөрес кулланырга?
Иң файдалысы – бөртекле килеш яки эре итеп ярылган ярмадан пешерелгән ботка. Тиз әзерләнә торган, артык эшкәртелгән продуктларда файдалы җепселләр аз.
Көненә 1 порция солы боткасы организм өчен җитәрлек дип санала.
Кемнәргә сак булырга?
Глютенга сизгерлек (целиакия) булган кешеләргә махсус тамгалы, глютенсыз солы гына кулланырга киңәш ителә.
Солының ярмасы гына түгел, яшел саламы да бик файдалы. Ул тирләтә, үт кудыра, эчтәге газларны киметә, аракыга һәм тәмәкегә бәйлелектән коткара.
Солы саламы төнәтмәсен ясар өчен: 30–40 г яшел саламга 1 литр кап-кайнар су салып, 2 сәгать төнәтергә кирәк. Аннары сөзеп, көненә 3-4 тапкыр яртышар стакан эчәсе.
Солы шифалы булса да, кемгәдер килешмәскә мөмкин. Куллана башлаганчы, башта табиб белән киңәшегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк