Логотип
Сәламәтлек

Гап-гади горчица ун чирдән дәва

Горчица һәрберебезгә дә балачактан яхшы таныш. Без аны күбрәк борыннан пар чыгарырдай гайрәтле аштәмләткеч буларак кына беләбез. Горчица – аштәмләткеч кенә түгел, табигый дару да.

Ә сез горчицаны үзебездә дә орлыктан чәчеп үстереп булганын белә идегезме? 40–50 сантиметр биеклектә үсә ул. Орлыклары, борчак кебек, кузак эчендә өлгерә. Дару буларак та, аштәмләткеч буларак та, нигездә, шул орлыкларын кулланалар. 

Горчица орлыкларында синигрин дип аталган гликозид бар. Җылы су тәэсирендә ул глюкозага, калий сульфатына һәм майга таркала. 

Бу үсемлекнең орлыклары бик майлы. Анда 25–30 процентка кадәр май бар. 

Горчицаның тагын бер кыйммәте – орлыкларының Омега 3 май кислотасына бай булуы. Ул – организмның иртә картаюын кисәтә торган менә дигән антиоксидант. 

Кибетләрдән горчицадан сыгылган май сатыла. Әлеге майны даими куллану кан тамырлары тыгылудан, йөрәк һәм баш миенең эшчәнлеге бозылудан саклый. 

Салкын тиеп авырганда аркага горчичниклар ябыштырганны хәтерлисездер әле. Бу очракта горчичниклар арканы кыздырып, җирле ярсыткыч буларак кулланыла. Горчицаның шулай кыздырып, тидергән урынны ярсыта торган үзлеге бар. Әлеге урында кан әйләнеше тизләнә, һәм шуның нәтиҗәсендә ялкынсыну процесслары кими. Горчичникларны тән температурасы югары булмаган очракта бронхларның, өске тын юлларының ялкынсынуын дәвалар өчен кулланалар. Моннан тыш, ул невралгия, остеохондроз вакытындагы авыртуларны да баса.

Аппетитны арттыра, ашказаны һәм үт куыгы эшчәнлеген яхшырта. Майлырак итне горчица ягып ашау гадәте юктан гына барлыкка килмәгән. Ул майларны тизрәк таркатырга булыша, шул рәвешле ашказаны һәм эчәклекләргә май аркасында зыян китерми. 

Сыйфатсыз ризык ашап агуланганда да горчица ярдәм итә. Бу вакытта коры горчица порошогын суга салып эчеп, ашказанын косып бушаталар. 

Горчица югары температураны төшерергә булыша. Моның өчен кечкенә генә рюмка кызыл шәрабка горчица орлыклары һәм бераз тоз салып эчәргә кирәк. 

Балаларның (олыларның да) ютәле озакка китсә, тамаклары кызарып авыртып торса, 2-3 литр кайнар суга 2-3 аш кашыгы коры горчица порошогы салып, аякларны шунда тыгып утырырга кирәк. Мондый ваннадан соң какырык яхшы куба, ютәл басыла, томау бетә. Коры горчица порошогын төнгә каршы оекбаш эченә салып яту да файда бирә.

Буыннар авыртса, горчицалы бәйләвеч ярдәм итә. Әмма аны тәндә озак тотарга ярамый,  пешерүе ихтимал, сак булыгыз. 

Горчицаның орлыкларын гына түгел, яфракларын да ашыйлар. Аларда фолий кислотасы күп. Фолий кислотасы аеруча авырлы ханымнарга кирәк, ул карындагы баланың дөрес формалашуы өчен бик мөһим. 

Климакс чорына кергән ханымнарга да горчица яфракларын, горчицадан салкын килеш сыгылган майны һәм горчица орлыкларын күбрәк кулланырга киңәш ителә. Бу үсемлекнең һәр өлеше магний һәм кальцийга бик бай. Ә бу ике элемент сөякләрнең челтәрләнүеннән – остеопороздан сакланырга булыша. Климакс яшендәге хатын-кызлар өчен остеопороз зур куркыныч тудыра торган авыру. 

Бик файдалы булса да, ашказанында гастрит һәм язва булганда (кискен чорда), бөерләр ялкынсынганда, эчәклек авыртканда горчица ашарга ярамый. 
Аны күп куллану эчне йомшарта, диарея башланырга мөмкин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар