Дисплазия – гинекологка баргач, шушы диагнозны ишетсә, хатын-кыз куркып, югалып кала. Әйе, куркыр өчен сәбәп бар – бу инде онкологиягә бер генә адым калган дигәнне дә аңлата ала. Мөмкин чакта чарасын күрмәсәң, ул яман чиргә әйләнеп китәргә мөмкин. Әмма вакытында күреп алып, чарасын күрсәң, аны дәвалау авыр түгел.
Нәрсә соң ул? Гинекологиядә бу диагноз аналык муентыгының лайлалы тышчасында күзәнәкләр төзелеше үзгәргәндә куела. Алар тыгызлана, үсә башлый, эпителийны боза... Күбрәк моның белән 25-30 яшьләр тирәсендәге хатын-кызлар җәфалана. Бүген бу мәкерле чирнең сәбәпләре һәм аны аздырмау юллары турында сөйләшик.
Нидән гыйбарәт?
Аналык муентыгы күпкатлы эпителий белән капланган. Әмма кайчак аның лайлалы тышчасында, инде әйткәнебезчә, күзәнәкләр төзелеше үзгәрә башлый. Дисплазия дигәнебез шул була инде. Эпителий катламында күзәнәкләр тыгызлануы һәм үсеше сизелә, күзәнәкләрнең яңару, өлгерү һәм башка процесслары да бозыла.Әкренләп, бу яман үзгәреш алырга мөмкин. Аналык муентыгындагы эрозиядән аермалы буларак, дисплазия өске катламнарны гына зарарлап калмый, тирәнгәрәк үтеп керә.
Чир бик астыртын – чөнки аның билгеләре күзгә ташланып тормый. Һәм бары профилактик күзәтүләр барышында гына билгеле була. Шуңа күрә һәр хатын-кыз елына бер тапкыр аналык муентыгын каратырга тиеш! Шунысы мөһим: дисплазия диагнозы куелганда, аны ачыклауның өч ысулын да – кольпоскопия (микроскоп аша карау), РАР-тест (эпителийның цитоморфологиясен тикшерү), биопсия (шикле урыннан алынган кисәкчекнең гистологиясен тикшерү) кулланырга кирәк. Боларның бөтенесен онколог-гинекологка күренгәндә узып була.
Сәбәбе
Дисплазиянең төп сәбәпләреннән берсе – хатын-кыз организмында папиллома вируслары булу санала (һәркайсы түгел – ә онкологик яктан куркыныч саналган ВПЧ-16 һәм ВПЧ-18 формалары). 1-1,5 ел дәвамында дәваланмыйча калдырылган бу вируслар эпителийда үзгәрешләр ясап, дисплазия барлыкка килә. Статистика күрсәткәнчә, мондый диагнозлы пациентларның 95-98 процентында шушы вирус табылган. Әмма чирнең баш калкытуында башка факторларның тәэсире зур. Алар арасында: гормональ үзгәрешләр (менопауза, йөклелек, авырга узмау чаралары куллану, гормонлы матдәләрдән файдалану);
* җенси тормыш белән иртә (16 яшькә кадәр) яши башлау;
* аналык муентыгын җәрәхәтләү;
* җенси юл белән күчкән инфекцияләр;
* тәмәке тарту һәм алкоголь белән мавыгулар;
* стресслар, күп дару эчүләр, хроник чирләр;
* чисталык җитенкерәмәү;
* күп тапкыр бала табу;
* бала төшертүләр;
* организмга А, С витаминнары, микроэлементлар җитмәү;
* аналык муентыгында эрозия, лейкоплакия һәм начар фон булдыручы башка чирләр.
Билгеләре
Лайлалы тышчаның (эпителийның) ни дәрәҗәдә зарарлануына карап, дисплазия өч төрле була:
* беренче (җиңелчә) дәрәҗә – эпителийның 1/3 зарарлануы;
* икенче (уртача) дәрәҗә – 2/3 артыграк өлеше үзгәрешкә дучар булуы;
* өченче (авыр) дәрәҗә – бөтен катламның үзгәрүе.
Гадәттә, дисплазиянең җиңелчә һәм уртача дәрәҗәсе үзен берничек тә белдерми. Хатын-кызның һәр унынчысында бу чир яшертен генә уза. Ул авыр форма алганда, җенес органнары кычыта, әчеттереп тора. Якынлык кылганда авырту сизелә, җенес юлыннан күп итеп бүлендек яисә канлы бүлендек килә башлый.
Нәрсәсе куркыныч?
Әйтелгәнчә, чарасын күрмәсәң, дисплазия яман чиргә әйләнергә мөмкин. Күчеш чоры организмның, иммун системасының ныклыгына бәйле. Ләкин шуны истән чыгармыйк: дисплазияне дәвалап була. Шуңа да гинекологка, гинеколог-онкологка күренергә онытмагыз!
Ничек дәваланырга?
Анысы инде чирнең организмда ни дәрәҗәдә азуына, хатын-кызның яшенә, хатын-кызның бала табу теләгенә карый. 1-2 дәрәҗәдәге дисплазияне участок гинекологы да дәвалый ала. Ә менә авыр формадагысын гинеколог-онколог карый. Чирне бары аның ярдәме белән генә җиңеп чыгарга мөмкин. Мондый очракта хирургларга да мөрәҗәгать итәргә туры килә. Операциядән соң эч авыртулар һәм җенес юлыннан күпләп лайлалы бүлендек килүләр булырга да мөмкин. Шуңа күрә хатын-кыз 4-6 атна җенси мөнәсәбәтләрдән тыелып торырга, авыр күтәрмәскә, мунча-сауна һәм ванна кермәскә, тампоннар кулланмаска тиеш.
Авырга калып буламы?
Әлеге диагноз белән авырга калу – җитди сигнал. Әлбәттә, күп нәрсә дисплазиянең аналык муентыгын ни дәрәҗәдә бозуына һәм аның төренә – яссы яки цилиндрик эпителийның зарарлануына бәйле. Биредә хатын-кызның яше дә мөһим роль уйный. Мондый диагнозлы хатын-кыз баштан ук белеп торырга тиеш: йөккә калу җиңел булмас. Дәвалану еллар буена сузылырга мөмкин. Җиңел дәрәҗәдәге дисплазия белән балага узарга була әле.
Ә ул инде авыр төс алса, аны йөккә узганчы ук дәваларга кирәк.
Әгәр дә бу чир көмәнле булгач баш калкытса, нишләргә? Дулкынланмагыз! Мондый хәлдә ул үзен сиздерми, чир азмый, авырга узган хатын-кызның хәле дә аңа карап начараймый. Дөрес, кайчак бала вакытыннан алда дөньяга килергә мөмкин. Йөкле хатын-кызларның 75 процентында «күзәнәкләр патологиясе», ягъни азмы-күпме үзгәрешләр болай да булыр анысы. Ә менә йөкле хатын-кызларның нибары 3 процентында гына дисплазия күзәтелә. Йөккә узганда аналык муентыгын дәваламыйлар. Бары кольпоскопия һәм цитология гына үткәрелә. Биопсияне ахыр чиктә генә, аналык муентыгында яман чир билгеләре күзгә ташланып торганда гына алалар.
Ә инде яман чир авырга узгач кына билгеле булса, биредә, һичшиксез, онкогинекологның ярдәме кирәк булачак.
Комментарий юк