Соңгы елларда кофе урынына цикорий эчүчеләр арта. Аны кофеинсыз, файдалы эчемлек дип мактыйлар. Ул ашкайнатуны җайга сала, эчәклекнең микрофлорасын баета, ябыгырга да ярдәм итә, диләр.
Цикорий чыннан да шулкадәр файдалымы? Аны һәр көн эчәргә ярыймы? Кемнәргә бу эчемлектән сакланырга кирәк? Әйдәгез, белгечләр фикеренә һәм фәнни тикшеренүләргә таянып, бергәләп ачыклыйк.
Цикорий (латинча Cichorium intybus) – оешма чәчәклеләр гаиләсенә кергән күпьеллык үсемлек. Аның зәңгәрсу-күк чәчәкләрен җәй көне болыннарда, юл буйларында, кырларда күрергә мөмкин. Һиндыба диләр бу үсемлекне.
Күпләребезгә цикорий үсемлеге түгел, ә аннан әзерләнгән эчемлек таныш. Аны ясау өчен үсемлекнең тамырын казып алалар, юалар, киптерәләр, кыздыралар һәм ваклыйлар. Шуннан соң эри торган порошок яки гранулалар рәвешендә сатуга чыгаралар.
Кыздырылган цикорий тамырының тәме кофены хәтерләтә: бераз әчкелтем, куе, үзенчәлекле хуш исле. Шуңа күрә аны кофега альтернатива итеп кулланалар.
Әмма алар арасында бер мөһим аерма бар: цикорийда кофеин юк. Димәк, кофеинны чикләргә теләүчеләр өчен ул яхшы вариант булырга мөмкин. Ләкин аннан кофе кебек үк уятып җибәрә торган тәэсир көтәргә кирәкми.
Цикорий тамырының төп байлыгы – инулин дип аталган табигый җепсел. Нәкъ менә шушы матдә аны башка күп эчемлекләрдән аерып тора.
1. Эчәклек микрофлорасын торгызырга ярдәм итә
Инулин – пребиотик, ягъни эчәклектә яшәүче файдалы бактерияләр өчен туклыклы мохит тудыручы җепсел. Аеруча бифидобактерияләрнең үсешенә ярдәм итә.
2023 елда басылган фәнни тикшеренүләр аша цикорийдан алынган инулин һәм аңа охшаш җепселләрне куллануның эчәклектәге бифидобактерияләр санын арттыруы ачыкланган. Тикшеренү 2525 кешене һәм 50 клиник сынауны үз эченә алган.
Бу – цикорийның иң яхшы өйрәнелгән үзенчәлекләренең берсе.
2. Ашкайнатуга булыша
Инулин эчәклектәге файдалы микроорганизмнар тарафыннан эшкәртелә. Бу процесс нәтиҗәсендә кыска чылбырлы май кислоталары барлыкка килә. Алар эчәклек сәламәтлеген саклауда мөһим роль уйный.
Европа дару агентлыгы (EMA) цикорий тамырыннан әзерләнгән кайбер үлән препаратларын ашказанында авырлык, эч күбү һәм ашкайнату акрынаю кебек җиңел билгеләрне киметүен ачыклаган.
3. Авырлыкны контрольдә тотарга ярдәм итә ала
Цикорийны ябыгырга теләүчеләр өчен тәкъдим итәргә була. Моның сәбәбе – инулинның туклыклы җепсел булуы. Ул тамак туклыгы хисен озаграк сакларга булыша.
Әмма бу цикорий эчемлеген генә эчеп ябыгып була дигән сүз түгел.
4. Кофеин ярамаганда эчәр өчен уңайлы
Кофеинны кичке вакытта куллана алмаучылар, кофе эчкәннән соң йөрәк тибеше ешайган кешеләр цикорийны сынап карый ала. Аның составында кофеин булмаганлыктан, ул организмда кофеинга бәйле тәэсирләр тудырмый.
5. Рационга җепсел (клетчатка) өсти
Көндәлек туклануда җепселләр җитмәү – күпләр өчен актуаль мәсьәлә. Цикорий тамырында булган инулин рационны пребиотик җепсел белән баетырга мөмкин.
Шулай да бер чынаяк цикорийны яшелчә, җиләк-җимеш, кузаклылар һәм тулы бөртекле ризыклар урынына кулланырга мөмкин дигән сүз түгел бу. Сәламәт туклану төрле булырга тиеш.
Файдалы дип саналган һәр продуктны да чамасын белеп кулланырга кирәк. Цикорий да искәрмә түгел. Аны күп күләмдә эчкәндә, бигрәк тә организм инулинга күнекмәгән булса, түбәндәге уңайсызлыклар барлыкка килергә мөмкин:
• Эч күбү, газ җыелу.
• Эчәклектә уңайсызлык, эч авырту.
• Эч китү.
• Кайбер кешеләрдә аллергик реакция.
Моның сәбәбе – инулинның эчәклектәге бактерияләр тарафыннан ферментлашуы. Шуңа күрә эчәклеге сизгер кешеләргә цикорийны күп күләмдә куллану киңәш ителми.
Аерым кешеләргә бу эчемлекне кулланганда игътибарлы булырга кирәк:
• Цикорийга аллергиясе булганнарга. Аеруча оешма чәчәклеләр семьялыгындагы үсемлекләргә аллергиясе булган кешеләргә сак булу зарур.
• Эчәклекнең сизгерлеге югары булганнарга. Инулин кайбер кешеләрдә эч күбүне һәм газ җыелуны көчәйтә.
• Ашкайнату системасы авырулары кискенләшкән кешеләргә. Индивидуаль үзенчәлекләрне исәпкә алып, табиб белән киңәшләшү кирәк.
• Йөкле һәм бала имезүче хатын-кызларга. Куркынычсызлык турында мәгълүмат җитәрлек булмаганлыктан, мондый очракта табиб белән киңәшләшү мөһим.
Әгәр организм аны яхшы кабул итә икән, цикорийны көндәлек рационга кертергә мөмкин. Әмма һәркем өчен дә бертөрле идеаль күләм юк.
Башта азрак күләмнән башлап карарга киңәш ителә. Организмның реакциясен күзәтергә кирәк. Эч күбү, авырту яки башка уңайсызлыклар барлыкка килсә, эчүне туктату яхшы.
Иң мөһиме – сәламәтлеккә файдалы булсын дип, аны чиктән тыш күп кулланмаска.
Әзерләү тәртибе:
1. Чынаякка бер чәй кашыгы цикорий салыгыз.
2. Өстенә кайнар су агызыгыз.
3. Яхшылап болгатыгыз.
4. Теләсәгез, сөт яки аз гына бал кушыгыз.
Эчемлек әзер!
Цикорийны сөт белән дә, үсемлек сөте белән дә эчәргә мөмкин. Кайберәүләр аңа дарчин, имбир яки кардамон өстәргә ярата. Бу тәмне баета.
Цикорий кан басымын күтәрәме?
Цикорийда кофеин юк, шуңа күрә ул кофе кебек кан басымына тәэсир итми. Әмма цикорийны кан басымын төшерә торган дәва дип санарга ярамый.
Цикорий шикәр диабеты булган кешеләргә ярыймы?
Инулин – шикәрдән аерылып торган җепсел. Әмма цикорий эчемлегенең төренә карап, аңа шикәр яки башка углеводлар кушылган булырга мөмкин. Шуңа күрә диабет белән авыручылар аның составын һәм туклыклылык күрсәткечләрен тикшерергә тиеш.
Цикорийны кич белән эчәргә ярыймы?
Кофеин булмаганлыктан, аны кич белән дә эчәргә мөмкин. Әмма составында өстәмә матдәләр булган катнашмаларны сайлаганда сак булырга кирәк.
Цикорий ябыктырамы?
Үзе генә ябыктырмый. Андагы инулин туклыклы җепсел буларак авырлыкны контрольдә тотуга бераз ярдәм итә ала. Әмма нәтиҗә тулаем туклану рәвешенә һәм физик активлыкка бәйле.
Цикорий балаларга ярыймы?
Балаларга цикорийның зыяны юк. Әмма кечкенә балаларга һәм аллергиягә бирешүчән балаларга табиб белән киңәшләшмичә бирү куркыныч.
Тамырларны үзегез дә казып алып әзерли аласыз. Моны көз көне: сентябрьдән ноябрьгә кадәр эшләргә була. Яңгырлан соң, җир йомшак булганда казырга уңайлырак.
Тамырны казып алып, юарга, турарга һәм сүрзн генә мичтә яки электросушилкада киптерергә кирәк. Мичтән генә алганда алар әле йомшак була, суынгач кына катылана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк