Логотип
Сәламәтлек

Безнең көчне ниләр ала?

Нинди адымнарыбыз, кайсы гамәлләребез безнең энергияне суыра? Ниләр безне көчсез итә? Менә алар...

Нинди адымнарыбыз, кайсы гамәлләребез безнең энергияне суыра? Ниләр безне көчсез итә?
Менә алар:

1. Тәмамланмаган, ахырына кадәр җиткерелмәгән эшләр.Ниндидер эшкә тотынып, аны ахырга кадәр җиткермичә, ярты юлда калдырасың икән – матди чыгымнар гына югалтмыйсың. Компьютерда ябылмый калган бит шикелле, ахыргы нокта куелмаган бу эш тә психикада «эленеп» кала һәм бертуктаусыз игътибарны, көчне алып тора. 

Моңа менә нәрсәләр керә: вәгъдә биреп тә аны үтәмәү, бурычка алу, эшне башлау һәм ташлау, үз өстеңә чамасыз күп йөк ию.

2. Башкаларны һәм үз-үзеңне ялганлау.
Ялганларга туры килгәндә, кеше әллә никадәр көч түгә. Нидер уйлап чыгарырга һәм аңа үзең дә ышанырга кирәк бит әле башта! Күңелең моңа каршы килә, ә телең әйтергә мәҗбүр... 

Нәрсәләрдән баш тартырга: икейөзләнүдән, үз-үзеңне алдаудан, булганыңнан яхшырак күренергә тырышудан.

3. Үпкәләү, үз-үзеңә бикләнү һәм үзеңне чикләүнең башка формалары.
Адәм баласы – энергетик яктан һәрвакыт ачык система ул. Әгәр аны ниндидер кысалар эченә ябып, башкалардан аерып куясың икән, ул бик тиз сулачак. Шәһәрне, портны яки илне блокадага алгандагы кебек. Боларның кайсын гына башкалардан аерып куйсаң да, икътисади яктан гына түгел, хәтта мәгълүмати яктан мәхрүм итсәң дә –  сүнәчәкләр.  

Бу кайчан күзәтелә:  туганлык җепләреннән баш тартканда, нәсел-нәсәбеңне, тамырларыңны белмәгәндә, туган ягыңны, Ватаныңны  күңелеңдә йөртмәгәндә, кешеләргә, тормышка үпкәләгәндә. Җәмгыятьтән аерылса, берәү белән дә элемтәсе булмаса, кеше көчсезләнә. Ходайдан аерылу да энергияне югалтуга китерә. 

4.  Курку, ышанмау, юкка дошманлашу.
Курку һәм ышанмау – үпкәләү кебек үк. Энергетик ресурс бер кирәкмәгәнгә исраф ителү өстенә, организм теләсә кайсы минутта көрәшкә ташланырга яки качарга әзер булып, гел сугыш халәтендә тора
Табигый ки, бу көчне ала. 

5. Физик, эмоциональ һәм мәгълүмати «йөк»нең артык күп булы яки физик күнегүләрнең, табигат белән элемтәнең җитеп бетмәве, туңу.
Үзен эш белән артык күмсә яки кирәгеннән артык борчылса, кешенең көче тиз бетә. Мәгълүматны кабул итү өчен энергия күп тотыла, юкка үртәлүләр, борчылулар вакытында бөер өсте бизләре гормоннары тотыла. Нәтиҗәдә, бөерләр белән бәйле чирләр килеп чыгу ихтималы арта. 

6. Дөрес һәм җитәрлек йокламау.
Әгәр тиеш булмаган вакытта ятасың яки аз йоклыйсың икән – организм йоклаганда гына туплый торган көчне җыярга өлгерми кала.  Токсиннар туплана, биоритм бутала, баш мие эшкәртелмәгән мәгълүмат белән тула. 

7.  Чамасыз күп ашау, исерткеч эчемлек, тәмәке һәм наркотиклар белән агулану.
Болар барысы да организмны үзенең ресурсларын шушы зарардан араларга һәм токсиннарны чыгарырга тотарга мәҗбүр итә.  Нерв системасына, бөерләргә һәм эчәклекләргә көч килә. 

8. Кирәкмәгән сөйләшүләр, үз-үзең белән эчтән бәхәсләшү, ыгы-зыгы килү.
Болар сезгә вөк-төяк тә булып күренергә мөмкин, әлбәттә. Чынлыкта менә шушы алда саналганнар өчен чамасыз күп көч китә дә. Һәм күп вакыт  – бер кирәксезгә.  Дәшми, сөйләшми торып караганнан соң моны бигрәк тә нык аңлыйсың.

9. Авыртулар, дәваланып, төзәлеп бетмәгән җәрәхәтләр, энергетик вампирлар.
Моңа тирә-юнегездәге күңелегезгә ятмаган кешеләр, геопатоген зоналар,  промышленностьнең тирә-юньне пычратуы, имгәнү-бәрелүләр керә.

10. Энергияне иң күп сарыф иткән нәрсә – теләсә кем белән бик еш җенси якынлык кылу. 

фото: https://pixabay.com/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар