Яңа ел бәйрәмнәре бездә мул табын, тәмле-тәмле (ләкин һәрберсе дә файдалы дип булмый) ризыклар, кунакларга йөрешү белән истәлекле. Яшерен-батырын түгел, без бу бәйрәмнәрдә күп ашыйбыз, тәмле ашыйбыз. Нәтиҗәсен беләсез инде – берничә кило артык авырлык, ашкайнату эшчәнлегенең бозылуы, сару кайнау...
Әгәр дөрес тукланмау, күп ашау һәм аз хәрәкәтләнү аркасында ашказаныгыз авыртса, ашкайнату эшчәнлегегез бозылса, эчәклекләр дөрес эшләмәсә, халык медицинасы сезгә ярдәмгә килә. Без сезне берничә үлән белән таныштырырга телибез. Бу үләннәрнең ашкайнатуны көйләп җибәрергә булышуын рәсми медицина шулай ук таный.
Аир тамыры (даруханәләрдә «Аира корневища» дип сатыла)
Ашказаны-эчәклек эшчәнлеген яхшыртып җибәрә торган сборлар составында аир тамыры булмый калмый.
Әчелек аз булу аркасында килеп чыккан гастрит, эчәклеккә газ җыелу, ашказаны асты бизе ялкынсыну (майлы, тозлы, борычлы, кыздырган, ысланган ризыклар, спиртлы эчемлекләр ашказаны асты бизе өчен бик тә авыр), үт куыгы эшләмәгән вакытта ярдәм итә.
Аир тамыры ашказаны һәм уникеилле эчәк ялкынсынуыннан билгеләнә торган «Викалин» һәм «Викаир» препаратлары составында да бар.
Әнис орлыгы (семена тмина)
Аппетитны арттыручы, эчкә җыелган газларны куучы, ашкайнатуны яхшыртучы әнис орлыгы күп кенә камыр ризыкларына да кушыла.
Ул эчәклекнең газлар аркасында чәнчеп авыртуын басарга булыша.
Эч кипкән вакытта ярдәме бар.
Ашказанындагы, эчәклектәге спазмнарны киметә.
Ак әрем
Ашкайнатуны көчәйтеп җибәрүче горечь санала. Үт куыгын эшләтеп җибәрә, ашказанының ялкынсынуын басарга булыша. Эчәклеккә газ җыелып, эчнең чәнчеп авыртуын киметә. Ашказаны кыздырганны бетерергә ярдәм итә. Аппетитны арттыра, күңел болганып торганны баса.
Әрем – агулы үлән. Аны күп кулланырга ярамый. Авырлы ханымнарга куллану бөтенләй тыела.
Дару ромашкасы (ромашка аптечная)
Иң яхшы табигый спазмолитик – ашказанында гастрит булса, эчәклек авыртса, ромашка чәе хәлне җиңеләйтеп җибәрә. «Но-шпа»ның табигый аналогы дип әйтерлек көчкә ия ул.
Ромашка чәе эчәклектәге черү, әчү, газлар барлыкка килү процессын киметә. Эчнең чәнчеп авыртуын басарга булыша.
Укроп орлыгы
Дарулык укроп (фенхель) шикелле үк, гади укроп орлыгы да ашкайнату бизләре секрециясен яхшырта. Үтне кудыра, бәвелне арттыра һәм спазмнарны басарга булыша.
Укроп орлыклары аппетитны арттыра, эчтәге газларны бетерә, ашказаны асты бизенең авыртуын басарга ярдәм итә.
Бу үләннәрне таныштыру максатыннан бирдек, алар һич кенә дә дәвалану өчен рецепт түгел. Һәрбер үләннең үз үзлеге, үз тыюлары бар. Иң элек табиб белән киңәшегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк