Логотип
Сәламәтлек

Ашказаны кыздырса нишләргә?

Ашказаны кыздыруның нәрсә икәнен күпләр белә. Әйтерсең эчтә учак якканнар да, шуның ялкыны өтеп-өтеп ала, гел кайнатып тора. Чып-чын җәза ул ашказаны кыздыру.

Ашказаны нилектән кыздыра?

Аның сәбәбен ашказанында әчелек күп булу дип аңлаталар. Ләкин әчелек күп булганнан ашказаны кыздырмый. Гомумән, бу ашказаны түгел, ә үңәч шулай кызыша. Сәбәбе ‒ ашказаны согының үңәчкә чыгуы, чөнки үңәчнең эчке ягы кислотага чыдамлы түгел. 

Ашказанында гына булырга тиешле кислотаның үңәчкә чыгуының сәбәпләре күп булырга мөмкин. Аны бары табибка күренеп һәм тикшеренүләр узып кына ачыкларга була. Күп ашаганнан, дөрес тукланмаганнан, ашказанында ялкынсыну башланганнан да булырга мөмкин ул. 

Ашказаны кыздырганда нәрсә эшләргә ярамый?

Ашказаны кыздыра башласа, без тизрәк әчелекне киметә торган даруга үреләбез. Андый дарулар бик күп. Чынлап та, әчелек кимегәч, ашказаны кыздыру да басыла төшә. Ләкин бу даруларны белер-белмәс, кирәксә-кирәкмәсә эчәргә ярамый, ашказанындагы әчелекне кирәгеннән тыш киметү файдалы түгел. 

Ашказаны кыздырганнан нәрсә булыша?

  • Ашказаны кыздырып интектерсә, бер чеметем коры карабодайны яхшылап юыгыз да, озаклап чәйнәп йотыгыз. 
  • Чи кәбестә суы да ашказаны кыздыруын басарга булыша. 
  • Кабак яки көнбагыш орлыгы ашагыз. 
  • Ашказаны әчелеге югары булып, вакыт-вакыт ул үңәчкә чыкса, бер стакан җылымса суда 1 аш кашыгы бал эретеп эчегез. Бал үңәчнең зарарланган тукымаларын дәвалый.
  • Ак әрем суы да әчелекне баса. Әрем суын эчә алмаган кешеләргә аны коры килеш су белән яки ипи йомшагына төреп йотарга киңәш ителә. Бер кулланганда әремне ярты чәй кашыгыннан арттырмаска кирәк, әрем агулы һәм ул нервларны ярсыта. 
  • Кара карлыган кайнатмасын җылымса суга туглап эчү дә ашказаны кыздырганнны басарга булыша. 
  • Дару үләннәреннән сары мәтрүшкә, үлмәс гөл (бессмертник), золототысячник, сушеница топяная төнәтмәсен киңәш итәргә була. Әлеге үләннәр ашказаны, бавыр һәм үт куыгы авыруларын дәвалаганда да кулланыла. 
  • Бака яфрагы төнәтмәсе яки бака яфрагы согы да ашказанының әчелеген киметә. 
  • Дарулык ромашка төнәтмәсе ашказанындагы һәм үңәчтәге спазмны басарга, ялкынсынуны киметергә булыша.
  • Чи бәрәңге суының да ашказаны әчелеген киметүе мәгълүм. Бәрәңге согын бермә-бер күләмдә җылы су белән кушып эчәләр. Әгәр дә ашказанының яндыруы бик көчле икән, бәрәңгенең согын сыкмыйча, кабыгын әрчеп, чи килеш кенә вак-вак тешләп ашасаң да ярдәме тия. 

Ашказаны кыздыру җитди сигнал

Ашказаны кыздыруы әледән-әле кабатланып торса, табибка күренегез. Ашказаны кыздыруны дөрес тукланмауга гына сылтамагыз, аның сәбәбе җитдирәк булырга мөмкин. 

Онытмагыз: үзебезнең сәламәтлек өчен без үзебез генә җаваплы. 
 

Теги: дару үләннәре халык медицинасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар