Логотип
Сәламәтлек

Әрекмән тамыры: җир астындагы хәзинә

Зур яфраклары белән башка үсемлекләрне каплап, чәнечкеләре белән киемгә ябышып интектерә торган бу үсемлекнең чынлыкта табигый хәзинә булуын һәркем дә белми. Халык медицинасында әрекмәннең бөтен өлешләре дә бәяләнә: ярагы да, суы да, тамыры да. Япониядә әрекмән басулары барлыгын һәм аның тамырларыннан әзерләнгән ризыкларның япон кухнясында бик популяр булганын әйтсәк, ышанырсыз микән?

Аның кыйммәте нәрсәдә?

Әрекмән тамырында инулин, фенол кислоталары, флавоноидлар, лигнаннар һәм башка биологик актив кушылмалар барлыгы билгеле.
Инулин – кеше организмында тулысынча үзләштерелми торган үсемлек җепселләренең бер төре. Ул эчәклектәге файдалы микроорганизмнар өчен субстрат булып хезмәт итә, шуңа күрә инулинны пребиотик җепсел дип атыйлар. Әрекмән тамыры нәкъ менә инулинның табигый чыганакларының берсе булып санала.

Әрекмән тамырын кайчан әзерләргә?

Шифалы чималы буларак, нигездә, бер еллык үсемлекнең тамырын көзен, үсемлекнең җир өстендәге өлеше кибеп беткәч, әзерлиләр. Иң кулай вакыт – сентябрь ахыры–октябрь, ягъни туфрак әле катмаган, әмма әрекмән инде кышкы тынычлык чорына әзерләнгән вакыт.
Нәкъ менә көзгә таба үсемлек җәй буе туплаган запас матдәләрен тамырына юнәлтә. Шуңа күрә халык медицинасында да тамырны көзен казып алу гадәткә кергән.
Әрекмәнне язын да, үсемлек үсеп киткәнче, беренче яфраклары чыккан чорда казып алырга мөмкин. Бу очракта да бер еллык үсемлекләргә өстенлек бирелә. Икенче елында әрекмән чәчәк ата һәм орлык өлгертә, бу вакытка тамыры катып, агачсыманга әйләнә һәм аның сыйфаты начарая.
Тамырны җыяр алдыннан үсемлекнең нәкъ әрекмән икәненә инанырга кирәк. Аны юл кырыеннан, чүплекләр яныннан, сәнәгать предприятиеләре һәм химик матдәләр кулланыла торган урыннардан җыярга киңәш ителми.
Казып алынган тамырны туфрактан арындыралар, салкынча суда тиз генә юалар, вак тамырчыкларын кисеп ташлыйлар. Юан тамырларны башта урталай бүлеп, озынчарак итеп турыйлар. Аннары яхшы җилләнә торган, кояш турыдан-туры төшми торган урында киптерәләр.

Нинди шифасы бар?

  • Әрекмән тамырының төп үзлеге – ашкайнату системасына уңай йогынты ясау. Моның сәбәбе – инулин. Ул организмда тулысынча таркатылмыйча, эчәклекнең аскы өлешенә кадәр барып җитә һәм анда яшәүче микроорганизмнар өчен ризык чыганагы була ала. Шуңа күрә әрекмән тамырын эчәклек микрофлорасына ярдәм итүче җепсел чыганагы буларак өйрәнәләр. Ләкин монда да бер нәрсәне истә тотарга кирәк: «микрофлорага файдалы» дигән сүз «барлык ашказаны-эчәк авыруларын дәвалый» дигәнне аңлатмый. Киресенчә, инулинны күп күләмдә куллану кайбер кешеләрдә эч күперүгә, газ барлыкка килүгә яки эчәклектә уңайсызлыкка китерергә мөмкин. Шуңа күрә аны чама белән куллану мөһим.
  • Соңгы елларда әрекмән тамырының матдәләр алмашына йогынтысы да актив өйрәнелә. Аерым эксперименталь тикшеренүләрдә тамыр составындагы кайбер кушылмаларның глюкоза алмашына уңай йогынты ясый алуын күрсәткән. Әмма әрекмән тамыры диабетны дәвалый торган дару түгел. Диабет белән авырган кеше табиб билгеләгән препаратны әрекмәнгә алыштырырга тиеш түгел.
  • Әрекмән тамырының иң күп өйрәнелгән үзлекләренең берсе – ялкынсынуга каршы активлыгы. Галимнәр аның составындагы арктигенин һәм арктиин кебек лигнаннарга аерым игътибар бирә. Лаборатория тикшеренүләрендә арктигенинның ялкынсыну процессында катнашучы кайбер молекуляр юлларга тәэсир итүе күрсәтелгән.
  • Әрекмәнне халык медицинасында тире белән бәйле проблемаларны бетерер өчен дә кулланалар
  • Әрекмән тамыры антиоксидантларга бай. Организм күзәнәкләрендә оксидлашу процесслары даими бара. Антиоксидантлар исә ирекле радикаллар китереп чыгарган зыянны киметүдә катнаша. Лаборатория шартларында әрекмән экстрактлары ирекле радикалларны тоткарлау сәләтен күрсәткән.
  • «Әрекмән тамыры канны чистарта» дигән сүзләрне интернетта еш очратырга мөмкин.  Әрекмәннең тирегә һәм кан әйләнешенә тәэсире турында элек-электән төрле фикерләр булган. Хәтта фәнни әдәбиятта да әрекмән тамырының традицион кулланылышы «канны чистарту» төшенчәсе белән бәйләп искә алына.
  • Әрекмән тамырының бавыр өчен файдасы зур. Чыннан да, эксперименталь тикшеренүләрдә әрекмән тамыры экстрактларының бавырның саклагыч потенциалына уңай тәэсире өйрәнелгән. 
  • Әрекмән тамыры күзәнәкләрдәге липидлар алмашына йогынты ясый. Аның составындагы полисахаридлар һәм башка матдәләр холестерин һәм майлар алмашын яхшырта.
  • Әрекмән тамырының баш тиресенә, чәчләргә файдалы булуын күпләр белә. Чәч коелганда, баш тиресе кавыклаганда, чәч начар үскәндә башны юганнан соң әрекмән төнәтмәсе белән чайкату, баш тиресенә әрекмән төнәтмәсе сөртү яхшы нәтиҗә бирә.

Әрекмән тамырын ничек кулланасы?

Халык медицинасында әрекмән тамырын киптереп, суда пешереп эчәләр. 
Әрекмән тамырын Көнчыгыш Азиядә ризык буларак кулланалар.  

  • Төнәтмәсен әзерләр өчен 50 г кипкән һәм вакланган тамырны 1 литр суга салып, талгын утта 10 минут кайнаталар. Суынгач, сөзеп, көнгә 4-5 тапкыр чирек стакан күләмендә эчәләр.
  • Башкача да әзерләргә була. 50 г вакланган әрекмән тамырын 1 стакан кайнар суда томалап төнәтеп, көнгә 4-5 тапкыр 1 аш кашыгы эчәләр.
  • Әрекмән тамырыннан ревматизмны дәвалар өчен шифалы мазь дә әзерлиләр. Моның өчен 15 г әрекмән тамырын 200 мл суга салып, талгын гына утта озаклап кайнаталар. Су яртылаш кайнап бетәргә тиеш. Йомшарып пешкән әрекмән тамырын ботка хәленә китереп изеп, аңа шул ук күләмдә атның эч маен (каз мае да ярый) кушып, берничә сәгать артык кызу булмаган мичкә куеп торалар. Элек мичкә төне буена куеп калдыра торган булганнар. Шушы мазьне сызлаган буыннарга сылап, 20 минут ышкырга, аннары йон тукыма белән бәйләп куярга кирәк.

Әрекмән тамыры кемнәргә ярамый?

Әрекмәнгә аллергия булырга мөмкин. Ул катлаулы чәчәклеләр гаиләсенә кергән үсемлекләргә сизгер кешеләрдә аеруча саклык таләп итә.
Йөклелек вакытында әрекмәнне үз белдегең белән кулланырга ярамый: кайбер медицина чыганакларында аның аналык мускулларына йогынты ясый алуы әйтелә.
Үлән препаратларын кулланганда табиб белән киңәшләшү урынлы.
 

Теги: дару үләннәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар