Яңа ел – гаилә, шатлык һәм тәмле ризыклар чоры. Әмма аллергияле балалар өчен бәйрәм табыны корганда аерым игътибар бирергә кирәк. Пирогов университеты белгече Яңа ел өстәлен гаиләдәге бу балалар өчен ничек оештырырга икәнен аңлата.
Белгеч: Ольга Владимировна Тарасова – медицина фәннәре кандидаты, Пирогов университетының Аналар һәм балачак институты госпиталь педиатриясенең икенче кафедра доценты.
Аллергияле баланың иммун системасы даими рәвештә «югары әзерлек» халәтендә. Ә Яңа ел табыны – аның өчен чын сынау.
Төп сәбәпләр:
Ят ризыклар. Гадәттә, ярый дип саналган – гиппоаллерген ризык та стресс чорында реакция китереп чыгарырга мөмкин.
Җыелма эффект. Аерым килеш ашаганда үзләштерелгән ризык та салатларга кушылгач, аллергик реакция бирергә мөмкин.
Яшертен аллергеннар. Соуслар, ярым фабрикатлар, татлы, баллы ризыклар, төрле консервантлар – болар барысы да аллергия бирә торган гистаминолибераторлар.
Баланы бәйрәмнән мәхрүм итмәгез, киресенчә, бәйрәм атмосферасы тудырыгыз.
Балага үзенең Яңа ел тәлинкәсен әзерләгез – рөхсәт булган ризыклардан матур итеп бизәп. Ул диета ризыгы булып түгел, ә чын бәйрәмчә сый булырлык итеп.
Яңа берәр ризык кертү кагыйдәсе. Аны бәйрәмгә 3-5 көн кала, иртән һәм аз күләмдә генә кертегез. Яңа ел төнендә эксперимент ясау кирәкмәс..
Салатлар:
«Кар бөртеге»: пешкән чәчәк кәбестәсе, бәрәңге (аллергия булмаса), яшел алма, татлы булмаган йогурт.
«Кышкы әкият»: пешкән күркә яки куян ите, кишер, брокколи, зәйтүн мае.
Десертлар:
Бала өчен иң мөһиме – бәйрәм атмосферасы. Өйне бизәү, төрле уеннар, костюмнар, бүләкләр – алар өчен болар чын Яңа ел могҗизасы. Нәкъ менә шуларга басым ясап, менюның аерым булуын бала сизми дә калачак.
Аллергияле балалар өчен Яңа ел табынында түбәндәгеләрнең булмавы зарур:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк