Табан астына чыккан сөялләрне һәм тиренең тапталган урыннарын бары косметологик проблема дип кенә караучылар ялгыша. Чынлыкта сөялләр бик авырта һәм кешенең тормышын шактый катлауландыра.
Бу күбесенчә өлкән кешеләргә яки аягөсте күп йөрүчеләргә генә кагыла дип уйлау да хата. Сөял утырып кына эшли торган һөнәр ияләрендә дә була дисәк, гаҗәпләнәчәксез.
Республика клиник тире һәм венерология авырулары диспансерының
табиб-дерматологы, табиб-венерологы Наталья КАПРАЛОВА
Табан астына сөялләр чыгу, бармак асларында, үкчәдә тапталган урыннар барлыкка килү организмның саклану реакциясе ул. Артык күп ышкылу, зур басым нәтиҗәсендә тире зарарланган урынны ул шул рәвешле үзенчә сакларга тырыша – аны калынайта. Йомшак сөялләр күпчелек очракта размеры туры килми торган, җайсыз, кысан аяк киемнәре кию аркасында барлыкка килә. Артык авырлык, умыртканың кәкрәюе, яссытабанлылык, бер позада аягөсте озак басып тору да сөялләр чыгуга сәбәп була.
Болардан тыш, табан астына каты һәм очлы сөялләр дә чыга. Болар – кеше папилломасы вирусы аркасында тиредә барлыкка килгән шешләр. Йомшак сөялләрдән аермалы буларак, алар бик йогышлы. Чит кешенең аяк киеме, сөлгесе, мунчаласы аша, җәмәгать мунчасы
яки бассейнда яланаяк йөргәндә әлеге вирусларны бик тиз йоктырырга мөмкин.
Табан астына чыккан сөялләрне һәм тиренең калынайган урыннарын өй шартларында дәваларга киңәш итмәс идем. Тиешле шартларны үтәмәсәң, тирегә инфекция кереп, ялкынсынуы, үлекләве ихтимал. Ә менә озак ышкылганнан сулы сөял чыкса, аны спиртка манылган энә очы белән тишеп, зеленка яки йод тидереп куярга мөмкин, ләкин бу очракта да бик сак булырга, инфекция кертмәскә кирәк.
Табандагы каты сөялләрне һәм тапталган урыннарны дерматолог дәвалый. Хәзер криотерапия, лазер, радиодулкынлы терапия ысуллары кулланыла.
Тире артык зарарланмаган булса, консерватив дәва ысуллары да ярдәм итә. Боларга тирене йомшарта торган кремнар, аякларны җылы суга тыгып йомшарту, калынайган тирене пемза яки махсус аппарат белән чистарту керә.
Ләкин сөялләрне бетереп тә, гел шул җайсыз аяк киеменнән йөрсәң, ул кабаттан чыгачак.
Авыртмый икән, сөялләрне дәваларга кирәкми дип уйламагыз. Табан астына сөял чыгу сәламәтлеккә, аяк киеменә, гигиенага, яшәү рәвешенә игътибарлырак булырга кирәген кисәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк