Хикәя
Июнь уртасы. Җил дә исми, артык эссе дә түгел; җиләс һава, бөтен тереклекне назлап, үзенә бер рәхәтлек бирә. Куе яшел алма үләне белән капланган иркен ишегалдында табигый чибәрлеге өстенә яшьлек матурлыгы белән балкыган сылу кыз керләр элеп йөри иде. Кинәт ике капка – арткы лапас капкасы да, урам якныкы да – берьюлы ачылып китеп, беренчесеннән чалгы тоткан егет күренде, урамнан исә яшь кенә кыз атылып диярлек килеп тә керде, юл сумкасын аяк астына ыргытып: «Апам, җаным!» – дип, кочагын җәеп, керләр элеп торучы кызга таба йөгерде. Ике кыз «Апам, җаным!», «Сеңлем, җаным!» дия-дия, кочаклашып күрештеләр.
Ул арада болар янына егет тә килеп җитеп: «Исәнмесез! Хәерле иртә!» – диде.
– Таныш бул, сеңлем: Шамил шушы була инде, – диде кызларның өлкәнрәге.
– Ә-ә, шулаймыни? – дип сузды сеңлесе. Аннан тураеп басып, башын югары күтәреп, бер аягын алга таба атлатып, бер кулы белән биленә таянып, икенчесен алга таба сузып:
– Мәҗнүннең сөйгәне принцесса Ләйлә булам! – дип белдерде.
Өчәүләп көлештеләр. Ләйлә Алабуга мәдәният-агарту училищесының хореография бүлегендә укый иде. Имтиханнары арасында өч көн буш вакыты булып, Сабан туена дип кайткан. Апасы, чәй өстәле әзерли-әзерли:
– Соңга калгансың шул, кичә булды Сабан туе, – диде.
– Булса соң. Күрше авылга – Алма апаларга барам, анда бүген, диделәр.
– Соң инде. Китәселәр китеп беткәндер. Егерме чакрымны җәяү барасыңмыни? – дип, апасы Фатыйма каршы төште.
– Нишләп җәяү йөрим ди. Әти илтеп куяр әле.
– Әти умарталыкта. Көн тыныч, матур, нәкъ менә корт аера торган чак. Әтинең болай да эше күп, әни дә аңа булышырга китте әле.
– Менә хәзер алар белән барып күрешәм дә әтидән илтеп куйдыртам.
Апасы чак кына уйланып торды да:
– Юк, син әтидән мотоциклын гына сорап тор, – диде дә Шамилгә борылды:
– Син илтеп куя алырсың бит? – диде үтенгәнрәк тавыш белән.
– Була ул, – диде егет.
Фатыйма савыт-сабалар юган арада Ләйлә әйләнеп тә кайтты.
– Булды. Рөхсәт итте, – диде ул, сулышы капкан килеш.
– Алайса мин мотоциклны чыгара торам, – дип, Шамил гаражга юнәлде.
Ләйлә кием сайлый башлады. Апасы верандадан джинсы чалбар тотып керде.
– Киеп кара әле, ярар микән?
Ләйләнең күзе ут булды.
– Апа җаным, миңа джинсы алдыңмыни?!
– Юк, бүләк ул. Пәнҗешәмбе көн Шамилнең әти-әнисе минем кулны сорарга аклашу мәҗлесенә килде бит...
Сөйләп бетергәнне дә көтмичә, Ләйлә апасын кочып әйләндерергә кереште.
– Апа җаным! Котлыйм! Нинди бәхетле син! Эх, мине дә шулай синең Шамилең кебек егет солтаны яратса иде! Бүген үк ияреп китәр идем.
– Чү-чү, чиратны бозма, – диде апасы көлеп. – Башта минем туйны үткәрик...
Ләйлә апасының сүзен бүлдереп:
– Карачы! Бу джинсы миңа ничек килешә! – дип сикергәләде.
– Тукта әле, чалбар сиңа озынрак, әйдә бераз кыскартып бирәм, – диде апасы.
– Ә синең үзеңә нинди бүләк? – дип кызыксынды Ләйлә.
– Бар, бар, бөтенебезгә дә. Әтигә түбәтәй белән күлмәк, әнигә кашемир шәлъяулык, миңа оренбур шәле.
– Кая карыйм әле. Кайда алар?
– Верандада, кием шкафында.
Ләйлә «ә» дигәнче мамык шәлне җилкәсенә салып килеп тә керде, көзге каршында бөтерелә дә башлады.
– Аһ! Бу шәл миңа шундый килешә! Аның җиңеллеге, йомшаклыгы, җылылыгы! Кайчан гына миңа да шундый шәл бүләк итәрләр икән?!
– Чәбәләнмә. Язган булса, шәлең дә, бәхетең дә булыр, – диде Фатыйма чалбар балагын бөгә-бөгә.
Куе зәңгәр күзләренә килешеп торган фирүзә төсендәге блузкасы белән джинсы чалбарын киеп куйгач, озын төз аяклары, юка гәүдәсе, нечкә биле белән кыз модельгә охшап калды.
– Апа җаным, кара әле, мин матурмы? – диде Ләйлә, аксыл төстәге куе чәчләрен иңнәренә тарата-тарата.
– Матур инде, матур. Бар, тизрәк чык, Шамил көтә-көтә көтек булгандыр. Ә-ә, тукта әле. Нигә дип блузкаңның итәк очларын болай бәйләп куйдың? Кендегең күренеп тора бит.
– Әйе. Хәзер модасы шундый!
– Мода дип, оялмыйча, тәнеңне шәрәләп, кендек күрсәтеп йөриләр димени? Хәзер үк блузкаңның итәген чишеп, рәтләп куй.
– Чишмим. Синең ише дөнья карчыгы моданы аңламый ул.
– Аңламам мин сиңа! Тозсызны күзсез дә күрә. Хатын-кызда оят бетсә, дөнья бетәр, дигән борынгылар. Хәзер үк үзеңне тәртипкә китер! Югыйсә бу килеш мин сине җибәрмим, бала, – дип ачуланды Фатыйма, нәкъ әнисе сыман Ләйләне бала дип атап. Бала инде, бала! Сеңлесе аннан алты яшькә кече бит. Фатыйма аны кечкенәдән карап үстерде дисәң дә була. Укытучы әнисе мәктәптән бик бушый алмады.
– Ярар инде, синеңчә булсын, – дип, Ләйлә блузка итәген рәтләде дә кабаланып чыгып йөгерде.
Шамил әйләнеп кайтканда, Фатыйма бакчада бәрәңге төбен өя иде.
– Ничек бик тиз әйләнеп кайттың? Сәгатьтән артык кына үтте бугай.
– Ике сәгатькә тула язды. Тизрәк тә кайткан булыр идем, кая ул, җибәрмиләр. Өй эче, ишегалды тулы кунак. Ишегалдына чыксак, түгәрәк ясап, җырлап-биеп яталар. Ләйләне дә биеттеләр. Ну оста да бии! Оча гына, аягы җиргә тими. Кунакларның кайберләре кызмача, мөгаен, мәйданга да төшеп җитә алмаслар. Мине дә кыстап аптыратып бетерделәр. Кияү дә, кияү, диләр. Җитмәсә, Ләйләсе дә бит аның «Җизнәкәй дә, җизнәкәй» дигән була. Рульдә бит мин дип көчкә котылдым. Ул арада Ләйлә кунакларның барысы белән дә кочаклашып күрешеп чыкты бугай. Кычыткан чыпчыгы! Җитезлегенә исең китәр. Үзе шул арада юкка да чыкты. Мәйданга төшеп киткәндер инде.
– Шундый инде ул, уйлап өлгергәнче, эшләп өлгерә. Кайчан алырга килергә кушты соң?
– Тугызларга. Кичке Сабан туена да барам, диде.
Алар шулай сөйләшә-көлешә эшләделәр, ә бакча киртәсенә эленгән «Альпинист» радиоалгычынан:
«...Ну что же тут поделаешь, / Другую встретил ты...» – дип, Анна Герман җырлый иде.
Кичен Шамил артыннан гараж ишеген ябып калырга чыккан кызны егет искәрмәстән кочып үпте дә:
– Әй, үзем генә барасым килми, әйдә икәү, – диде.
– Юк, өйдә эш күп, вакыт әрәм итеп йөрмим, – дип, Фатыйма ризалашмады.
– Әти-әниемнәр киткәнче никах та укытасы калган. Ни дип инде тагын унбиш көн көтәргә? Менә хәзер, хатыным булсаң, ризалашмый хәлең булмас иде, – дип, Шамил Фатыймасын кочаклап үпте дә юлга кузгалды.
Шамилләр кайтканчы барыбер йоклап булмас, дип, Фатыйма юып киптергән керләрен үтүкләргә тотынды. Күпмедер эшләгәч, сәгатькә күз салса, төнге унике тулып килә. Бу ни хәл? Ләйләләр һаман юк. Фатыйма капка төбенә чыкты.
Җәйге төн җылы. Көне буе эшләп арыган авыл йокыга талган. Дөнья тынлыкка чумган. Сизелер-сизелмәс искән җил генә урман-кырлардан, басу-болыннардан печән, үлән, чәчәк исләрен алып килә. Караңгы күк йөзенә сибелгән вак кына йолдызлар җемелдәшә. Фатыйма бөтен барлыгы белән тынлыкка колак салды: мотоцикл тавышы килмиме? Юк. Бераздан авылның теге очында арба шыгырдаган, ат куалаган тавышлар ишетелеп китте, аннан бер-ике эт һаулашып алды да, тирә-як тагын тынлыкка чумды. Менә инде караңгылык та сыегайды. Офыкның көнчыгыш ягы кызара башлады. Җиләс таң җиле исеп, һава чак кына салкынаеп китте. Ул арада таң әтәчләре аваз салды. Тынлыкта анда-санда ишетелгәләгән авазларга колак салып, Шамил белән Ләйләне тыны белән тартып кайтарырдай булып, алар өчен янып-көеп, әллә нинди борчулы уйларга батып, Фатыйма һаман көтте. Яктырып бетте диярлек. Кинәт әллә кайда – бик еракта машинамы, мотоцикл тавышымы ишетелгәндәй булды. Кыз бирелеп тыңлый башлады. Мотоцикл тавышы! Таныды ул бу тавышны – әтисенең «Иж-Юпитер-4» гөрелтесе! Аллаһка шөкер, кайталар!
Тавыш шактый ерактан ишетелгән икән – озак кына көтәргә туры килде. Ниһаять! Мотоцикл гараж турына килеп туктауга, бишектә утырган Ләйлә ялт кына сикереп төште дә апасының «Нишләп бик озак?» дигәнен ишетмәмешкә сабышып, май ашаган мәче тизлегендә йөгереп өйгә кереп тә китте. Шамил исә: «Мотоцикл ярты юлда сүнде, авыл башына кадәр диярлек этеп кайтырга туры килде», – дип йөзен читкә борды. Фатыйма аптырап калды: ни сөйли бу? Кызны бигрәк тә гаҗәпкә калдырганы – егеттән хәмер исе килә иде. Тумыштан аек Шамилме соң бу? Фатыйманың: «Эчтеңме әллә?» диюенә, «Нишләп эчим, бензин исе сеңгәндер», – дип мыгырданды.
Иртән ашыгып юлга җыендылар. Алда аларны – булачак табибларны «Фәнни коммунизм» дигән бик буталчык фәннән дәүләт имтиханы көтә. Җыенып беткәч, Фатыйма, сеңлесе белән саубуллашыйм дип, түр бүлмәгә керде. Ләйлә диванда таралып йоклап ята, одеялы шуып төшкән. Аксыл куе чәчләре дулкын булып як-якка таралган. Кинәт Ләйләнең чиста алсу йөзенә елмаю җәелде, матур төш күрә, ахры. Чибәр дә соң инде үзе! Бәхете була күрсен. Фатыйма одеялны алып, сак кына аның өстенә япты. Ишек төбенә җиткәч, сеңлесенә тагын бер яратып карады да чыгып китте.
Автобуста берни сөйләшми бардылар. Шамил үз уйларына чумган идеме, йокысы киләме, белмәссең. Фатыйма берничә тапкыр сүз кушып караса да, «әйе» белән «юк»тан башканы ишетмәде. Казанга килеп җитеп, аерылышыр алдыннан кыз:
– Син бүген, гадәттәгечә, сигезгә киләсеңме? – дип, сүзсез-нисез китеп баручы егетеннән сорамый булдыра алмады. Анысы:
– Юк, килә алмамдыр, укыйсы күп бит, – диде.
– Ә иртәгә?
– Иртәгә дә килеп булмас, бер генә билетка да әзерләнмәгән бит әле.
Сөйгәнеңне ике көн күрми тору үзе бер җәза икән. Фатыйма көч-хәл белән имтиханнарга әзерләнергә утырды.
Шамилне ул беренче тапкыр медицина институтына керү имтиханнары вакытында күрде. Күрде дә, йөрәгенә ут та капты. Холкы белән тумышыннан тыныч, сабыр Фатыйманың кеше түгел, үзе дә ышанмаслык хәл иде бу. Әле бер тапкыр да гашыйк булып карамаган, ничектер егетләргә битараф булган, парта арасыннан гына чыккан авыл кызы өчен бу халәте үзе өчен дә сәер иде.
Ничектер аларга имтиханнарга гел бергә керергә туры килде. Сынаулар бетеп, институтка кабул ителгән абитуриентлар исемлеге эленде. Приказлар тактасы янына якын килерлек түгел – халык! Шамил алар арасыннан чыгып, тәрәзә янында басып торган Фатыйма янына килде.
– Беренче булып сөенче алыйм әле. Сез кабул ителгәнсез, – диде. Шатлыгыннан елмаеп җибәргән кыз: «Рәхмәт яусын!» – гына дия алды.
Карасана! Татар егете икән бит! Ә имтиханнарда русча бернинди акцентсыз-нисез сөйләде, димәк, русча укыган. Фатыймага исә русча сүз-атамаларны искә төшерә-төшерә тотлыгып, кай урында басымнарны ялгыш куеп, килешләрне бутап, җавап бирергә туры килде. Шунысы хак: математика, химия, биология, физиканы бик яхшы үзләштерү генә түгел, мәктәп программасыннан тыш өстәмә белемнәрдән дә хәбәрдар иде кыз.
Атлет гәүдәле, чибәр йөзле, яхшы укучы бу курсташына Фатыйма баш-аягы белән гашыйк. Шамилнең, башын горур тотып, салмак, ышанычлы адымнар белән, мин монда хуҗа дигәндәй, атлап йөреше генә дә кызларның һушын алырлык иде шул. Аңа Фатыйма гына түгел, күпләр гашыйк, тик егет төркемдәге барлык кызлар белән дә бертөрле аралаша, берәүгә дә өстенлек бирми. Беренче семестр өчен зачетлар, имтиханнарга әзерләнү вакыты булса да, яшьлек бит, Яңа ел кичәләрен уйнап-көлеп, җырлап-биеп үткәрделәр.
Менә шул вакытта белделәр инде: Шамилнең сөйгәне – стоматология факультетында укучы чокы-чакы, цы-ца килеп сөйләшүче чибәр мишәр кызы Әминә икән. Шамил сәхнәдән: «Ә кайчакта башым түбән иям, / Әй, Әминәм, синнән качам мин», – дип җыр сузганда, өмет канатлары киселгән гашыйк кызга сагышлы күзләре белән Шамилгә читтән генә карап торырга калды.
Тик «Дөнья куласа – әйләнә дә бер баса», диюләре хак икән. Икенче курс ахырында Шамил Әминәне ташлаган икән дигән хәбәр таралды. Кызлар чыш-пыш килделәр, тик сәбәбен белүче булмады.
Ике ел эчендә Фатыйманың русчасы шомарып, өченче курста укуы шактый җиңеләйде. Ул чаңгычылар секциясенә, драмтүгәрәккә язылды, соңгысына театр «җене» кагылган Шамил дә йөри иде. Җиңү бәйрәменә Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры» драмасын әзерли башладылар.
– Төп герой Басыйрны Шамил уйнаячак, – диде түгәрәк җитәкчесе. – Ә Фатыймага кеше юк әле, уйлашасы булыр.
– Уйлап та тормагыз, нәкъ менә безнең Фатыйма өчен язылган роль бу, исеме дә героиняныкы кебек. Күрегез дә торыгыз, безнең түгәрәкнең Ильскаясы булыр, – диде түгәрәккә йөрүче кызлар.
Шулай итеп, алар парлап уйнады. Спектакль уңышлы чыкты. Сәхнәдә бер-берләрен яраткан парлар булып уйнау ничектер аларны якынайтып җибәрде. Хәзер инде Шамил дә Фатыймадан башка яши алмас кебек булды. Фатыйманы инде әйтәсе дә юк: янып сөюеннән көннән-көн чибәрләнә барган кыз бәхет диңгезендә йөзде. Кемнәрне генә таныштырмаган да, кемнәрне генә кавыштырмаган бу Казан! Аның юкә чәчәге исенә чумган тын урамнарында, Казансу буйларында җитәк-ләшеп йөргәндә алар гел «Казан кичләре»н җырлыйлар: «Ак булып, саф булып истә калсын Казанның кадерле кичләре...»
Кыз имтиханга иртүк китте. Шамил килмәгән иде әле. Аллаһка шөкер, белгән билет туры килде. Ул имтиханнан чыкканда, төш вакыты җитеп килә иде инде, тик Шамил һаман күренмәде. Кичке биштә соңгы кеше сынауны биреп чыкты. Көткән кеше килмәде. Ни уйларга да белмәгән кыз кыенсынып кына иптәшләреннән Шамил турында сорашты. Беркем күрмәгән, беркем берни белми. Саша гына: «Өченчекөн Шамилнең деканаттан чыгып килгәнен искәргән идем, – диде дә, – ничектер ул миңа борчулы кебек тоелды, – дип өстәде.
Нишләп йөргән ул деканатта, нинди йомышы төшкән? Димәк, нәрсәдер булган. Әллә авырды микән? Авырмаса, бер-бер мәшәкате чыккандыр дисәң, дәүләт имтиханына килмәслек нинди сәбәп булырга мөмкин? Алай да ни-нәрсә булмас, тормыш бит бу. И Ходаем, исән генә була күрсен! Юк, болай тик ятарга ярамый.
Ә нишләргә? Хастаханәләрне, моргларны урап йөреп булмый ич инде. Фатирына барырга... Оялмыйча. Егет эзләп килдеңме, диярләр. Уйлана торгач, Фатыйма барырга булды. Ул бит Шамилнең йөргән кызы гына түгел, ярәшкән кызы да.
Фатир хуҗасы – ябык кына татар әбисе – Шамилнең кичә иртәнге якта ук диярлек, имтиханын биреп кайткач, ниндидер бер шәһәргә киткәнен әйтте, нинди шәһәр икәнен исенә төшерә алмады.
Тәмам өметсезлеккә төшкән кыз аякларын көчкә сөйрәп бүлмәсенә кайтып егылды. Нинди генә хәлләр булды икән соң? Әллә Троицкидагы әбисенә бер-бер хәл булганмы? (Шамил шул шәһәрдән иде. Әти-әнисе хәрби табиблар булып, бик еш күченеп йөрергә туры килгәнлектән, ул күпчелек әбисе янында үскән.)
Нәрсәдер килеп чыккан инде. Имтиханын, башка төркем белән алдан биреп, каядыр ашыккан бит, Фатыйманы кисәтерлек вакыты да булмаган.
Имтиханнан соңгы көн китапханәгә дәреслекләрен тапшырып, бүлмә җыештырып үтте диярлек. Яну-көюләргә түзә алмаган Фатыйма төштән соң дус кызы Нәргизәләргә китте. Нәргизә – Казан кызы. Алар Саша белән өйләнешкәннәр иде. Фатыйманы үзләренчә юатып маташтылар: «Кайгырма, яман хәбәр тиз йөри, ул-бу булса, инде ишетелер иде», – диештеләр.
Нәргизәләрдән кайтуына – менә яңалык: телеграмма килгән. Әти-әнисе җомга сәгать көндезге бергә никах мәҗлесенә чакыра. Җомга иртәгә бит инде. Нинди никах? Кем кияүгә чыга, кем өйләнә? Алма апасының кызы микәнни? Аңа 17 генә түгелме соң әле? Ләйлә булса, апасына әйтми калмас иде.
Фатыйма иртәнге автобус белән үк авылына кайтып төште. Йөгерә-атлый ашыгып кайтып керсә, олы якта әнисе белән Алма апасы бәйрәмчә бизәлгән табын янында мәш киләләр. Әнисе Фатыйманы күрүгә, кочып: «Кайттыңмы, балам?!» – дип еларга тотынды.
Алма апасы исә алъяпкычының итәген куллары белән бөтәрли-бөтәрли: «Ни бит әле, Фатыйма, ни... Менә никах мәҗлесе була бит... Нишлисең, Ходайның язганы шулдыр... Язмыштан узмыш юктыр... Сабырлар ит инде...» – дип, гаҗизләнеп басып торган кызның аркасыннан сөя-сөя, – Ләйлә кияүгә чыга бит... – дип сөйләнде, – Шамилгә... – дип тә өстәде. – Алар районга балдаклар алырга киттеләр», – дип, үзе дә шактый каушап калган хәлдә икәнен сиздерде.
Кыз, ишеткәнен аңламыйча, тораташтай катып калды. Ни диде ул?! Кинәт хәле китеп, тез буыннары йомшарып, Фатыйма идәнгә чүкте. Күз аллары караңгыланып, берни күрмәс, берни ишетмәс булды. Алма апасы белән әнисе икесе ике яктан кочып, кызны верандадагы диванга салдылар, мәҗбүриләп валидол каптырдылар, сукыр кычыткан төнәтмәсе эчерделәр... Дөнья шулай бетә икән... Яраббым! Аңа нишләргә соң хәзер?! Кая барып бәрелергә?! Кая булса да барыбер түгелмени? Бары тик мондагы тәмуг утыннан гына качарга. Әйе, әйе, качарга, кая да булса китеп югалырга! Берсен дә күрмәскә, берсен дә ишетмәскә!
Башы әйләнүдән туктауга, Фатыйма торып басты. Бераз уйланып торды да, беркем белән саубуллашмыйча, олы юлга чыгып китте. Көн болытлап тора, җиле дә бар, машина көтеп тора торгач өшеткәндәй итте. Ул арада юл тузанына эре-эре яңгыр тамчылары чәчрәде. Кыз янына килеп туктаган йөк машинасы шоферы: «Кабинада урын юк бит, өскә үрмәләләсәң генә инде», – диде. Кузгалып киттеләр. Яңгыр сибәли дә сибәли. Бераздан ул коеп ук яварга тотынды. Район үзәгендәге автовокзалга барып җиткәнче, Фатыйма лычма булды. Кая барганын, нишләгәнен дә абайламаган кыз кичке якта тулай торактагы бүлмәсенә килеп җитеп, караватына егылды. Икенче көнне ул кара тиргә батып уянды. Температурасы югары иде. Ярый әле төштән соң бүлмәдәш кызы кайтып керде. Ул, дарулар алып кайтып, кайнар чәйләр эчерде. Фатыйманың авырганын ише-теп, Нәргизә килеп җитте. Бүлмәдә икесе генә калгач, көч-хәл белән тыеп торган күз яшьләренә ирек биреп, буасы ерылып китте, Фатыйма үксеп еларга тотынды. Елап туйгач, сердәшенә нинди фаҗигагә юлыкканын әйтте. Нәргизә аптырап калды, дустын ничек юатырга да белмәде. Бераздан һушын җыеп: «Беләсеңме нәрсә: иң мөһиме – син исән-сау, авыруың, Аллаһы теләсә, узгынчы гына булыр. Нигә ул хәтле кайгырырга? Дөнья кендегемени ул? Аның өчен шул кадәрле янарга-көяргә. Андый Шамилләр бетмәгән. Кыз кешегә – йөз кеше, диләр, аннан да шәбрәге очрар әле. Ул хыянәтчеләрне уйлап та бирмә».
Фатыйманың эшкә юлламасы үз районнарына булып, Шамил дә шунда эшләргә теләк белдергән иде. Анда кайта алмый бит инде! Саша белән Нәргизә кызны үзләре белән Сахалинга – яңа шәһәр Нефтегорскига китәргә өндәделәр. Фатыйма ризалашты. Районга кайтып, һәр көнне Шамилне күреп йөрәк бозып йөргәнче, чит-ят җирдә эш белән онытылыр. Ул күз күрмәгән якларга – дөнья читенә юлга кузгалды. Хуш, туган як, хуш газиз әти-әниләр!
* * *
Менә нинди икән ул кырыс табигатьле Төньяк Сахалин! Айны дигән җирле халык юкка гына аны «Сахараннасили» – дулкыннарга охшаган җир дип атамаган. Чынлап та, кош очар биеклектән караганда, ул катып калган цунами дулкыннарын хәтерләтә. Өстәвенә, монда Җир үзәгенең пульсациясе дә үзен сиздереп тора икән. Утрауның ярларын караңгы чырайлы «кыргый» диңгез – Охот диңгезе дулкыннары юа. Кояшлы Татарстан яшьләрен диңгез кара-кучкыл кургаш төсендәге тау-тау ярсу дулкыннарын ярга куып каршылады. Абау ла! Чынлап та җир чите икән бу! Әнә бит караңгы төстәге иксез-чиксез су кимендә мең чакрымга кадәр җәелеп, офыкка кереп югала. Монда ничек яшәмәк, эшләмәк кирәк?! Тик икенче көнне утрауда үзен кадерле кунак кебек көттереп кенә күренә торган кояш чыкты. Тирә-юнь нурга күмелде. Ачык зәңгәр төсләргә кергән диңгез күзләрне камаштырып балкыды.
Әйе, салкын диңгез буена урнашкан Нефтегорскиның табигате кырыс иде. Ә кешеләре... кешеләре гаҗәеп ягымлы, ярдәмгә килергә әзер торган эчкерсез затлар икән. Шәһәр кешеләре арасында җылы мөнәсәбәтләр урнашкан – әйтерсең бер зур гаилә.
Нефтегорскига 1964 елны нигез салынып, күпчелек кеше «Сахалиннефть» предприятиесендә углерод чималы – газ, нефть чыгаруда эшли. Төбәкнең икътисадый мөмкинлекләре югары квалификацияле белгечләрне зур хезмәт хаклары түләп җәлеп итәргә мөмкинлек биргәнгә, монда хәтта табибларның мобиль бригадасы да бар иде. Татарстан яшьләрен исә шәһәр хастаханәсенә урнаштырдылар. Нәргизә – педиатр, Саша белән Фатыйма терапевт булып эшли башладылар. Тору урыннары вакытлыча кунакханәдә булып, озакламый аларга фатирлар да бирделәр. Хезмәт хаклары материктагы белән чагыштырганда шактый югары иде.
Үзең сау-сәламәт булып, баш өстеңдә түбәң, ашарга ризыгың, кулыңда дөнья тоткасы акчаң да булса, кешегә ни кирәк тагын. Эшлә дә эшлә генә. Кулыннан эш килә торган Фатыйма тырышты. Авыруларга игътибарлы булды, бигрәк тә дөрес диагноз куюны авыруны дәвалауда иң мөһим фактор дип эшләде. Ә моның өчен, ай-һай, күп белергә кирәк. Шуңа да табибә кыз үзе белән төяп алып килгән медицина энциклопедияләреннән эштән соң да аерыла алмады. Биш ел буе Әфган утларын кичкән олы яшьтәге баш табиб Лев Абрамович кул астында эшләү зур тәҗрибә мәктәбе булды. Эштән башка күңелне җылытучы – ул әнисенең сагыну тулы хатлары иде. Әнисе үзе, әтиләре, күршеләре турында яза, авыл хәлләрен бик җентекләп сурәтли. Шулай да әнисенең игътибар үзәгендә – Ләйлә белән Шамил. Аларга фатир биргәннәр. Ләйлә район мәдәният йортында хореограф булып эшли. Эше бик тыгыз икән, бәйрәмнәргә, үзешчән сәнгать смотрларына, фести-вальләргә биюләр куя – һич вакыты юк. Ярый инде мунчага авылга кайтып йөриләр, югыйсә аларны күрә дә алмас идем, дип яза әнисе.
Эш белән мавыгу, әнисенең хатлары, туган якны сагыну йөрәгенең сыкравын бераз баскандай булды.
Нефтегорск – Казан түгел, монда ял итәр өчен мөмкинлекләр юк диярлек. Мәдәният йортында һаман шул кат-кат әйләндерелгән фильмнарны карасаң гына инде. Ничектер бетмәс-төкәнмәс эштән бер бушанып, кагынып аласы, күңел ачасы килә. 8 Мартка табиблар, шәфкать туташлары концерт әзерләде. Зал шыгрым тулы.
Бу кадәр халыкны берьюлы күргәч, Фатыйма каушап та калды. Аның татар җырын зал кабул итәрме? Кызның киң сулыш белән күкрәк түреннән агылган җыры берәүне дә битараф калдырмады кебек. Тирән кичерешләр, хис-тойгылар белән тулы «Су буйлап» җыры моң дәрьясы булып тамаша залына җәелде. Күпчелек тамашачы, җырның сүзләрен аңламаса да, күңелләрнең яшерен кылларын тибрәтә торган моңын тоя, бу моңны үз хисләренә тәңгәл итеп кабул итә, җырның ниндидер бер авыр хәл, фаҗига турында икәненә төшенә иде. Сәхнә артына кереп барышлый Фатыйма концертны алып баручы кызга чак бәрелмәде. Тегесе: «А вас в гримерной ждет мужчина», – диде дә, инде сәхнәгә чыгып җитәрәк борылып: «Оч-чень красивый!» – дип өстәде. Фатыйма дерт итеп китте! «Килгән! Килгән! Аннан башка кем булсын инде?! Сагынуына түзә алмаган!» – дип тибә иде йөрәге. Тизрәк, тизрәк! Көтеп ала алмыйча китеп бармасын тагын! Гомер буе сабыр, басынкы булган кызны алыштырып куйдылармыни? Йөгерә-атлый артистлар бүлмәсенә ашыкты. Ишек төбендә туктап тын алды. Үзеңне кулга ал, Фатыйма. Бераз басып торып, сулышы тигезләнгәч, ишекне ачып эчкә атлады. Беренче күзенә чалынганы – өстәл өстендәге зур чәчәк бәйләме булды, ә аннан... Аннан урындыктан чит ир-ат күтәрелде.
– Таныш булыйк, Фатыйма. Мин Галинур булам... Фатыйманың язмышына язылганы – Уфа егете Галинур булган икән. Бик тиз дуслашып киттеләр. Егет, Яңа елдан соң килеп, «Сахалиннефть»тә баш инженер булып эшли башлаган. Ә Фатыйма турында хезмәттәшләре әйткән, чибәр татар кызы, табибә дигәннәр.
Озын буйлы, төз гәүдәле Галинурның йөреше, ни гаҗәп, Шамилне хәтерләтә иде. Шамилнеке кебек ышанычлы адымнар белән сабыр-салмак атлап йөрешләре, куе кара керфекләре, акыллы карашы гел Шамилнекечә!
Апрель ахырында әнисе Ләйлә белән Шамилнең улы тууын, Искәндәр дип исем кушуларын сөенеп хәбәр итте. Сабый хакы бар бит, дип, Фатыйма кибетләрдән күчтәнәчләр, бала әйберләре җыеп, посылка салды.
...Июль башында яшьләр туган якларга кайтты.
Бер атнадан Уфадан Галинур әти-әнисе белән кыз сорарга килде. Никах мәҗлесенә әзерләнгәндә уңайсызрак хәл булып алды. Ишектән ашыгып-кабаланып килеп кергән Ләйлә: «Апам, җаным!» дип Фатыймага ташланды. Апасы исә боздай тавыш белән: «Якын киләсе булма!» – дип, аны этеп җибәрде. Ләйлә кычкырып елый башлады. Әнисе Фатыймага: «Булсаң да булырсың икән!» – дип, ачулы кисәтү ясап, Ләйләне кочып юатырга тотынды. Алма апасы исә: «Елама, сөтең бетәр бит», – дип, күз яшьләрен койган яшь ананы җитәкләп, күрше йортка – сабые янына алып чыгып китте.
Гөлчәчәкләргә күмелгән җәй уртасында туй гөрләде. Кунаклар кул чабып Шамилнең җырлавын сорады. Ул ялындырып тормады. Гадәтенчә җырның бөтен аһәңен, моңын тамашачыга җиткерергә омтылып, халык җыры «Арча»ны башкарды. «Үзәкләремне өзәсең, / Үзең ничек түзәсең?!» – дип әрнеп, өзгәләнеп җырлавына башкалар игътибар иткәндерме-юктырмы, тик Фатыйма моны сизде, үзен, Шамилне кызганудан йөрәге сыкранды.
...Нәкъ җырдагыча: «Гомерләр үтә икән ул, / Үтә дә китә икән...» Галинур белән Фатыйманың җир читендә гомер итүләренә инде унынчы ел китте. Бер-бер артлы уллары Данияр белән Айдар туды. Матур яшиләр. Ике-өч елга озын ял алып туган якларына кайталар. Аннан Кара диңгез буйларына ял итәргә китәләр, чит илләрдә булалар. Тик менә соңгы елда Фатыйманың әнисе өзми-куймый хат аша да, телефоннан да кайтуларын үтенә.
Үз агымы белән түгәрәкләнгән дөньяңны ташлап кайтып, анда өр-яңадан тормыш корырга кирәк бит. Әнисе һаман, илдә чыпчык үлми, кайтыгыз, дип яза, йөрәккә шом салып, үлсәм, бәхилләшми калабыз, дип тә өстәгән.
Тамчы тамып, таш тишә. Яңа елдан соң ук: «Быел кайтырга җыенабыз», дип, әниләрен сөендерделәр дә, үзләре һаман оешып бетә алмыйлар. Инде яз җитте. Мәшәкатьләнә торгач, әйбер-караны контейнерларга төяп озаттылар. Балаларның укуы бетсен дип, тагын тоткарландылар. Һәм менә, ниһаять, юлга кузгалдылар. 26 майның кичендә Уфада иделәр инде. Ә ике көннән коточкыч хәбәр килеп иреште: Нефтегорск шәһәре һәм анда яшәүчеләрнең күбесе бу дөньяда инде юк! – 7 баллы җир тетрәү унҗиде секунд эчендә Нефтегор-скины «үле» шәһәргә әйләндергән! Бишәр катлы унҗиде йорт (ә Фатыймаларның фатирлары нәкъ шул йорт-ларның берсендә иде) тулысынча ишелеп төшеп, анда яшәүчеләр җимерекләр астында һәлак булган. Галинур белән Фатыйма шок хәлендә иделәр...
...Фатыйма хастаханәгә терапевт булып урнашты, Галинур нефть университетында укыта башлады.
Бер елдан Фатыйма үзенә охшаган кара күзле, алсу йөзле кыз бала тапты. Галия дип исем куштылар.
Өйдә олылар булгач, баланы үстерү бер дә кыен түгел икән. Ә тегендә, Нефтегорскида, Фатыйма балаларын җиңелдән үстермәде. Кайчагында әнисенең Искәндәр дә Искәндәр дип, Ләйләнең улы турында яратып, куанып язганына ачуы да килеп китә иде. Имеш, Искәндәр тәпи киткән, сөйләшә башлаган, Искәндәр бабасы белән шуны-моны эшләгән... һәм шулай оныгы турында икешәр-өчәр бит яза иде ул. Менә хәзер генә, үзенекеләр әби-бабай тәрбиясендә булгач кына аңлады Фатыйма. Әйе, баланың баласы балдан татлы икән шул.
...Сахалиннан кайтканнарына да тугызынчы ел китте. Тик менә эш-мәшәкать дип, соңгы биш елда рәтләп ял да итмәгәннәр икән. Бу хатаны төзәтергә булдылар.
Сочи, кояш, диңгез, дулкыннар... Әнә Галинурның кесә телефоны чылтырый. Телефонны алып тыңлый башлауга йөзе үзәреп киттте, Фатыйма шомлана калды. «Ни бар?!» – диде ул борчулы тавыш белән. «Искәндәр үлгән!..» Ничек?! Нишләп?! Дөрес хәбәрме соң бу, йа Ходам?! Чак кайтып өлгерделәр. Искәндәрнең җәсәден юып, кәфенләргә торалар иде инде.
Сабан туе булган көннең кичендә яшьләр, йөк машинасының әрҗәсенә төялеп, күрше авыл клубына киткәннәр. Юлда авариягә очрап, машина капланган. Искәндәр һәлак булган, калганнар исән. Медицина институтының беренче курсын тәмалап каникулга кайткан Искәндәрнең 18 яшьлек гомере әнә шулай өзелгән. Елаудан йөзе шешенгән сеңлесе Ләйләне Фатыйма – бер ягыннан, Шамил икенче ягыннан кочып, ишегалдына – газизе белән хушлашырга алып чыктылар. Халы-ы-ык! Мулла Коръән сүрәләре укый башлады. Баласын капкадан соңгы юлга күтәреп алып чыгып киткәндә Ләйлә аңын җуеп егылды. Шамил дә хәсрәтеннән бөгелеп төшкән. Галинурга көч-хәл белән шул коточкыч көн вакыйгалары турында сөйли.
– Кичке якта авыл, район түрәләре белән гәпләшеп утыра идек. Ишек шакып, мине чакырдылар. Кат-кат шакыйлар, ашыгыч, диләр. Кинәт уянып киткәндәй булдым, ниндидер фаҗига барын сиземләдем... Мин барып җиткәндә, Искәндәрне яшел җәймә белән каплаганнар, җәймә астыннан ап-ак юка оекбашлары күренеп тора... Их!.. Улым өйдән чыгып киткәндә генә кулына шул ак носкиларны тоттырган идем...
...Вакыт дигәнең синең кара хәсрәтеңә карамый ул – ага да ага. Саташулы авыр төштәге кебек Искәндәрнең кырыгы да, елы да узды. Елын үткәргәннең икенче иртәсендә, җыелышып, бәрәңге бакчасына чыктылар, Ләйлә, башым авырта дип өйдә калды. Сүзсез генә эшләделәр. Эшне бетереп өйгә керсәләр, Ләйлә алар артынна ук каядыр китеп юк булган. Йөзенә борчуы чыккан Шамил ашыгып капкага таба атлады. Эче пошып калган Фатыйма көндезгә ашау-эчү әзерли башлады. Нәрсәдер шыгырдаган тавышка йөгереп чыксалар, чайкалыбрак атлаган Ләйләне җитәкләп Шамил кереп килә иде. Ярабби! Бу ни бу?! Ләйлә исерек! Шушы хәсрәт кенә җитмәгән иде! Әйтәм аны, әнисе елый да елый, әтисе берни сөйләшми кара көеп утыра. Шамил урын җәеп хатынын яткырды. Тик Ләйлә кисәк кенә торып утырды да:
– Нәрсә монда мине саклап утырасың? Әйтер дисең-мени? Син әйтмәсәң, мин әйтәм, – дип, Фатыймага таба борылды да: – Син... син генә гаепле! Синең каргышың гына үтерде улымны!
– Чү, ни сөйлисең син, сеңлем, җаным?! Нишләп каргыйм ди! Күңелемдә рәнҗү булгандыр, тик телем бер генә рәнҗеш сүзен дә әйтмәде.
– Әйтмә миңа җаным дип! Син усал! Син мине кичермәдең! Безнең бәхеттән көнләштең! – диде дә кычкырып еларга кереште, аннан: – Нәрсә катып торасың, нигә мине якламыйсың?! – дип Шамилгә ябырылды. Анысы хатынының аркасыннан кочып:
– Сине генә яраттым... яратам! – дип пышылдады.
Их, нәрсәгә дип Фатыймага ничә еллар буе Ләйләне читкә кагарга иде инде? Уйлап карасаң, Ләйләнең дә яратырга хакы булган ич. Шамил ике кызның берсен – Ләйләне сайлады. Гашыйк булып, яратканына өйләнде. Фатыймага карата андый көчле мәхәббәт хисләре кичермәгәндер шул. Әнисе: «Пәйгамбәребез туганлык җепләрен өзгән кеше җәннәткә кермәс дигән, кичер син аларны», – дип елый-елый әйтеп карады. Галинур да: «Кичер инде сеңлеңне. Олылар үпкәне өч кенә көн тотарга куша. Минем дә баҗай белән йөрешәсем килә», – дип үгетләде. Әнисенең сүзләре, Галинур әйткәннәр белән килешсә дә, мин-минлеген җиңә алмады шул. Икенче көнне Ләйлә айныгач, Фатыйма сак кына: «Сеңлем җаным, берүк эчә күрмә. Эчү хәсрәтеңне генә тирәнәйтә, юньлегә алып бармый, – дип, сеңлесен үгетләп утырды. «Сиңа әйтергә җиңел ул. Миңа ничек түзәргә?» – дип, Ләйлә елый башлады. Уфага кайткач та Фатыйма көн саен Ләйләгә шалтыратып торды.
...Чәчәкле июнь ахыры иде. Кер үтүкләп йөргән Фатыйма тәрәзә пыялалары зеңгелдәгәнгә күтәрелеп караса, канатларын җәйгән күгәрчен пыялага бәрелә. Берничә тапкыр бәргәләнде дә очып китеп юк булды. Иртән хәбәр килде: Ләйлә вафат. Хәле китеп, Фатыйма диванга ауды. Нигә болай мәрхәмәтсез син, тормыш?!
...Ләйләнең елын үткәргәннән соң Шамил үз якларына – Троицкига кайтып китте. Май бәйрәмнәренә кайткач, Галинур белән Фатыйма буяу банкалары, пумалалар, чалмабаш чәчәкләренең куакчыкларын алып, зиратка киттеләр. Галинур алып килгән әйбеләрне машинадан бушата калды, Фатыйма зират капкасыннан эчкә атлады һәм сеңлесенең чардуганына чал чәчле башын куеп, кабер өстенә иелгән ир-атны шәйләп алды. Ярабби! Шамил бит бу! Чардуганга башын салган да әкрен генә: «Ләйләм! Принцессам! Улым Искәндәр!» – дип кабатлап үкси. Фатыйманың битеннән дә күз яшьләре тәгәрәде.
Шамил, Галинурның аяк тавышына сискәнеп, борылып карады. Елашып күрештеләр. Кичен озак кына сөйләшеп-гәпләшеп утырдылар. Галинур белән Фатыйма сак кына, киңәш-табыш рәвешендә генә:
– Әти-әниеңнәр дә олы яшьтә, беребез дә мәңгелек түгел. Картлыгыңны ялгызың каршылау ир-ат өчен бигрәк тә авыр диләр. Әллә соң, үзеңә бер иптәш табасыңмы? – дигән сүзләрне җиткерүне кирәк таптылар.
– Күңелем бер дә тартмый... Ләйләм белән Искәндәрем гел күз алдымда... – диде Шамил.
...Ел ярымлап вакыт үткәч, Троицкидан хәбәр килде. Шамил аларны никах мәҗлесенә чакыра. Җыенып, бүләкләр алып юлга кузгалдылар.
«Ләйләм белән, улым белән бәйләп торучылар бит сез», – диде Шамил, алар килгәнгә куанып. Әнисе Фатыйма белән кочаклашып күреште: «Ләйләне, оныгыбызны бик юксынабыз. Ләйләбез кебек ягымлы, эчкерсез, кешелекле җаннар сирәк була. Сине дә бик ошаткан идек. Язмышлар... Инде бу киленебез дә Ләйләбез кебек миһербанлы бала булса иде», – диде. Килен – Ләйсән исемле сөйкемле татар кызы, шәфкать туташы булып эшли икән. Никахның икенче көнендә алар кунакларны Троицк белән таныштырып йөрделәр. Киткәндә җылы итеп озатып калдылар.
...Җылы, рәхәт август киче. Әнә уллары Данияр күршеләрнең капка төбендә басып тора. Ул да булмады, капкадан җиңел-җитез адымнар белән күрше Сөмбел килеп чыкты. Күрче, ул да җиткән кыз булган! Хәер, үзләренең Данияры белән Айдары да институтта укыйлар инде, Галия дә үсеп килә... Хатынны уйларыннан бүлеп телефон чылтырады: Шамил! Сөенече белән уртаклаша: уллары туган, исемен Камил дип кушканнар. Фатыйма чын күңеленнән Шамил белән Ләйсәнне котлады, балага хәерле озын гомер теләде.
Әйе, берәүләр китә, икенче берәүләр килә – тормыш җыры дәвам итә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк