Исеме күпләргә сәер булып тоелса да, бу үлән һәр кешегә дә таныш. Бакчада, түтәл араларында, бәрәңге буразналарында, агач төпләрендә җирне тулысынча каплап, җәелеп үсәргә яраткан әби бетенең русча атамасы – мокрица.
Безнең якта аны чүп үләнгә генә саныйлар. Ә менә Кавказда яшел салатларга кушалар. Чынлап та кара көзгә кадәр ям-яшел һәм бик сусыл аның яфраклары. Инде бакчада ашарга яраклы сусыл үләннәр беткән вакытта да ул әле кинәнеп үсеп утыра.
Бик вак булганга, тиз арада җирне басып киткәнгәдер, халык телендәге атамасы аның – әби бете. Фәнни атамасы — Stellaria media. Рус телендә мокрица дип йөртәләр, ә инглизчә исеме — chickweed.
Бу – берьеллык, кайчак кышлап чыгучы, җиргә ятып үсә торган үлән. Сабаклары нечкә, тармакланган, аларның озынлыгы гадәттә 10–40 сантиметрга җитә. Яфраклары вак, очлары бераз очланган. Чәчәкләре кечкенә, ак төстә, биш таҗ яфрагыннан тора. Таҗ яфраклары тирән теленгәнгә, биш түгел, ә ун таҗы бар кебек күренергә мөмкин.
Ул дымлы урыннарны ярата. Яшелчә түтәлләрендә, бакча сукмаклары буйлап, теплицаларда, йорт тирәсендә еш очрый. Җылы һавада тиз үсә, туфрак өслегенә җәелеп, зур булмаган яшел келәм хасил итә. Аның орлыклары да җиңел тарала, шуңа күрә бер урында берничә ел рәттән күренергә мөмкин. Салкынча һавада да үсә ала.
1. Организмны антиоксидант матдәләр белән тәэмин итә.
Мокрицада табылган кайбер флавоноидлар һәм фенол кушылмалары антиоксидант активлык күрсәтә. Антиоксидантлар күзәнәкләрдә оксидлашу процесслары белән бәйле зыянны киметүдә катнаша.
2. Рационны төрләндерә.
Мокрицаның яшь, сусыл өлешләрен салатларга һәм башка ризыкларга кушарга мөмкин. Бу – таныш яшел аштәмләткечләрдән тыш, рационны төрләндерүнең бер ысулы.
3. Ялкынсыну процессларына йогынты ясый.
Мокрица экстрактларының лаборатория тикшеренүләрендә ялкынсынуга каршы актив булуы билгеле. Галимнәр бу нәтиҗәләрне үсемлек составындагы биологик актив матдәләр белән бәйли.
4. Тән тиресенә уңай йогынты ясый.
Халык медицинасында мокрицаны тире авырулары вакытында: кычытыну, чабыру, бөҗәк тешләгән урыннарны тынычландыру өчен кулланганнар. Аның микробларга каршы һәм ялкынсынуга каршы активлыгы да өйрәнелгән.
5. Кандагы шикәр күләменә тәэсир итә.
Мокрица экстрактларының диабетка каршы һәм тән авырлыгын киметүгә бәйле мөмкинлекләре лабораториядә һәм хайваннарда үткәрелгән кайбер тәҗрибәләрдә өйрәнелгән.
6. Ютәл һәм сулыш юллары белән бәйле авырулар вакытында организмга өстәмә көч бирә.
Халык медицинасында әби бетен какырык чыгаруны җиңеләйтүче һәм йомшартучы үлән буларак кулланалар.
7. Ашкайнатуны яхшырта, эч кибүне кисәтә.
Халык медицинасында бу үләнне эч кибү һәм ашказаны-эчәк эшчәнлеге белән бәйле проблемлара булганда кулланганнар.
8. Организмны чистарта.
Аның бәвелне арттыручы һәм организмнан чыгарчы үзлеге булуы мәгълүм.
Мокрицаны куллануның иң гади һәм чагыштырмача куркынычсыз юлы – аны дару үләне итеп түгел, ә ашарга яраклы кыргый яшел үлән буларак, аз күләмдә ризыкка кушу. Аны куллану өчен махсус расланган дәвалау дозалары юк. Шуңа күрә интернетта очрый торган «көненә фәлән стакан эчәргә» дигән рецептларны фәнни яктан нигезләнгән киңәш итеп кабул итәргә ярамый.
Аны ризык сыйфатында куллану өчен җыйганда түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк:
Ашарга яраклы яшел үләннәр күп очракта организмга файда китерсә дә, аны күп күләмдә ашау яки дәвалау максатында даими эчүнең куркынычсызлыгы җитәрлек өйрәнелмәгән. Ул аллергия китереп чыгарырга,, ашказаны авыруларын көчәйтеп җибәрергә мөмкин. Диарея вакытында да яшел үләннәрне чикләү таләп ителә. Шуңа күрә сак булырга кирәк.
Фото ясалма фәһем генерациясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк