Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Җырчылар хастаханәгә эләккән

Бу көннәрдә җырчылар бер-бер артлы хастаханәгә эләгә.

 

 

Бу көннәрдә җырчылар бер-бер артлы хастаханәгә эләгә. Башта танылган артист Илсөя Бәдретдинова үзенең хастаханәгә эләгүен хәбәр иткән иде. Җырчының тавышы да беткән булып чыкты. Ул концертларын күчерергә мәҗбүр булу сәбәпле, тамашачыларыннан гафу үтенде. Шөкер, берничә көн дәваланганнан соң, Илсөяне бүген өенә чыгарганнар.

Ә менә икенче җырчы Әнвәр Нургалиев әлегә хастаханәдә кала бирә. Ул да тамашачыларына:

  • – Янаул, сезнең алдыгызда гафу үтенәм. Концертны күчерәм. Бүген машинага утырганда, таеп егылып, билемне авырттырдым. Әле аякка басып булмый. Хәлемне аңларсыз, дип ышанам. Гафу итегез, – дип мөрәҗәгать итә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар