Сөйләшә алмадык, Рафаэль абый...

Авыр хәбәр йөрәкләрне телде! Җырчы Рафаэль Сәхабиев вафат... Һушсыз
калдык. Бер-бер артлы җырларын сагынып искә төшерәбез, тавышын
юксынабыз... «Иделем акчарлагы», «Ватаным», «Уфа ни өчен матур?»,
«Өянкеләр», «Өммегөлсем»нәр... Лирик баритон тавышы, шаян теле, юморы...
Мин «Ялкын» редакциясендә эшләгәндә Рафаэль абый безнең ул чактагы
җаваплы секретарь Разил абый Вәлиев янына еш керә иде. Якташлар бит,
авылдашлар дисәк тә ярыйдыр: Рафаэль абый Түбән Кама районы Шәңгәлче
авылыннан, Разил абый күрше Ташлыктан... Аларга икенче авылдашлары
Алмаз абый Хәмзин килеп кушыла... Көлешеп утыралар... Опера-балет театры,
Рафаэль Сәхабиев башкарган арияләр турында сөйләшәләр. Җырчыга бөтенләй
үз итеп Сәхәби дип кенә эндәшәләр...
Кайчак сирәк кенә бер транспортта кайткан чаклар була иде. Ул
һәрвакыттагыча бик зыялы, хөрмәт белән исәнләшә...
«Бер җыр тарихы» дигән сәхифәбезгә Рафаэль абыйдан үз репертуарындагы
берәр җыр турында язуын сорыйм. «Зөлфәт шигыренә бер шәп җыр бар!
Музыкасы Луиза Хәйретдинованыкы. «Елыйсың»... Көчле! Менә аны язарга
була...» – ди. «Бер иркенләп сөйләшербез бит алайса, Рафаэль абый?» – дип,
артык ашыктырмый гына саубуллашам.
Кызганыч, ул истәлекне яздыра алмый калдым...
Кызганыч, аның белән журналда «Ир фикере»н әзерли алмый калдык...
Кызганыч, Рафаэль Сәхабиев дигән бөек җырчы, арабызда юк инде...
Җыры үзәкләрне өзеп яңгырый күңелдә:
Елыйсың, нигә еларга?
Елама, кирәк түгел...
Эльмира ЗАКИРОВА

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Шушы ук темага
Хәзер укыйлар
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    5373
    0
    54
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4969
    1
    49
  • Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан  зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый,  җәхәт кенә узып китү ягын карый...
    2791
    0
    34
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3796
    1
    31
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6312
    2
    29
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек