Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновка Саба районында узган концерт вакытында ак кәҗә бүләк иткәннәр.
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновка Саба районында узган концерт вакытында ак кәҗә бүләк иткәннәр.
– Бәләкәй димәгез, кризис булгач, кәҗә генә бүләк итәбез. Икенче юлы ат әзерләп куярбыз, – дип шаярталар сәхнәдә бүләк бирүчеләр.
Бераздан Салават Фәтхетдинов тамашачыларга кәҗәгә исем эзләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.
– Минем кәҗәм бар иде инде. Тагын берәү булды. Әйдәгез, исем эзлибез, – дигән ул.
Инстаграмдагы язылучылар ап-ак кәҗәгә “Элвин Грей”, “Бүләк”, “Акбикә”, “Ковид”, “Шыңарбикә”, “Зәкия”, “Белоснежка” кебек исемнәр тәкъдим иткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк