Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм AG Team командасы составында ралли-кросс буенча Россия беренчелегендә җиңүче булды. Сөенечле хәбәрне әти кеше үзенең Инстаграмында җиткерде.

– Булды! Җиңдек! Чечня. Рөстәм Фәтхетдинов. Кросс буенча Россия чемпионы. 5 тән 5. Абсолют рекорд! – дип шатлыгы белән уртаклашты ул.
Финал ярышлары 20 октябрьдә Грозныйда узган. Аңа кадәр Рөстәм алдагы дүрт этапны җиңеп, гомуми зачетта беренче урынга чыккан иде.
Команда менеджеры Станислав Тайбинский әлеге сезонның Рөстәм өчен бик уңышлы булуын билгеләп узган.
– Команда, һичшиксез, җиңүгә бик шатланды. Элегрәк Фәтхетдинов Canyon Cnp Татарстан rубогын откан иде. Гомумән алганда, бу Рөстәм өчен бик яхшы се-
зон», – дигән команда менеджеры Станислав Тайбинский.
Шулай ук ул спортчының киләчәккә планнары турынлда да сөйләгән.
– Рөстәм, мөгаен, туринг-лайт классында РСКДа катнашыр. Тестлар уздырылган инде, анда Рөстәм яңа техникада яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, – дигән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк