Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Сәйдә Мөхәммәтҗанованың кинодагы дебюты

Менә быел да Казанда чираттагы тапкыр «Алтын мөнбәр» кинофестивале узды. Тамашачыларга Татарстанда төшерелгән 11 кинокартина тәкъдим ителде.

Шуларның берсендә «Телсез күке» фильмында  халкыбызның яраткан яшь җырчысы Сәйдә Мөхәммәтҗанова төп рольне башкарды. Кәшифә роле – Сәйдәнең кинодагы дебюты. 

«Телсез күке» – фильм буларак туганчы ук татар тамашачысына таныш әсәр. Зөлфәт Хәкимнең шул исемдәге повестена нигезләнеп куелган спектакльнең премьерасы 2004 елда Камал театрында узган иде. Әсәрнең эчтәлеге буенча, 1939 елда Советлар Союзы белән Финляндия арасында барган сугышта ике татар егете очраша. Берсе – Зариф исемлесе – Татарстаннан, икенчесе – Зыятдин исемле фин татары. Алар икесе дә үз илләрен яклап сугыша. Сиздерми генә Зарифны атарга килгән фин солдатын татар җыры туктатып кала. Карелия урманында аның әнисе яратып башкара торган татар җыры яңгырый. Бала чагында урманга китеп адашкан һәм куркуыннан телсез калган (урманчы әтисе аңа шуннан соң Телсез күке дигән кушамат тага) Зариф сөйгәне Кәшифәне искә алып татарча җырлый. Шул җыр аның гомерен дә саклап кала – татарлык дошманлыктан өстен булып чыга. 

«Телсез күке» фильмы авторның әнә шул әсәре буенча төшерелгән. Аның режиссеры – Үзбәкстанда туып-үскән Рәүф Кубаев. Фильм узган ел һәм башка режиссер белән төшерелә башлаган булган. Шуңа күрә төрле вакытта төрле режиссерларның фамилияләре тора. 

Кәшифә ролен җырчы Сәйдә Мөҗәммәтҗанова башкара. Зариф ролендә – Кариев театры артисты Илсаф Нәҗипов. Зыятдин ролен шулай ук Кариев театрыннан Эльдар Гатауллин уйный. Тамашачылар фильмда Зөлфәт Хәкимнең үзен дә күрә ала. Ул Зарифның олыгайган вакытын уйный.

Кызганыч, фильмның зур экраннарга чыгу ихтималы аз. Бу хакта халык язучысы Зөлфәт Хәкимов үзе шулай дип белдергән.  

Фотолар «Алтын мөнбәр» фестивале дирекциясенең матбугат хезмәтеннән алынды. 
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар