«Йолдызлы» яңалыклар
Сабан туенда чыгышлары өчен татар эстрадасы артистлары ничә сум алачак?
Блогер Олеся Лесная, татар эстрадасының кайбер артистларга шалтыратып, Сабан туенда ничә сумга чыгыш ясаячакларын ачыклады.

- Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев – 500 меңнән 750 мең сумга кадәр (командасы белән, 22 кеше). Артист үз туган якларында бушлай чыгыш ясаячагын ачыклады (җырчы Нурлат районының Түбән Нурлат авылында туган).

- Руслан Кираметдинов – 50 мең сумнан башлап.
- Ләйлә Галиева – 200 мең сумнан. Шул ук вакытта җырчы бер көндә өч Сабан туенда чыгыш ясаса, ташлама ясарга әзер булганын әйтте.

- Алсу Фазлыеваның гонорары 300 мең сумнан башлана.
- Ильмира Нәгыймованыкы – 250 мең сумнан.
- Әлфинә Әзһәмованыкы – 500 мең сумнан. Бу сумма зур, чөнки күптән түгел чыккан җыры хәзер трендта, дип билгеләп үтте ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк