"Татар моңы-2017" Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының җиңүчеләре – исемлек
"Татар моңы-2017” Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы жюрие лауреатларны сигез төрле номинация буенча билгеләде. Чит төбәкләрдән килгән катнашучылар өчен “Вокал. Соло. Төбәкләр” номинациясе кертелгән һәм жюри рәисе Салават Фәтхетдинов быел төбәкләрнең көчлерәк булын да билгеләп узды. Академик вокал номинациясендә дә 1 урынны Курган өлкәсеннән килгән Ярамир Низаметдинов алды. Ул гала-концертта Нәҗип Җиһановның “Җәлил” операсыннан Җәлил ариясен башкарды. Егетнең конкурста беренче катнашуы түгел, ниһаять, быел ул теләгенә иреште.
“Татар моңы” IX Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының җиңүчеләре исемлеге:
«Академ вокал» номинациясе
1 урын – Ярамир Низаметдинов (30 яшь, Курган өлкәсе, Шадринск районы, Юлдус авылы);
2 урын – Гүзәл Җиһаншина (26 яшь, Яшел Үзән);
3 урын – Алисә Мамина (24 яшь, Татарстан, Питрәч районы, Яңа Шигали авылы).
“Вокал. Соло” номинациясе, төбәкләр
1 урын – Айбар Ашкеев (20 яшь, Казахстан, Экибастуз);
1 урын – Эльвина Калмыкова-Бархитдинова (28 яшь, Свердлау өлкәсе, Югары Пышма шәһәре);
2 урын – Фәнил Галиуллин (21 яшь, Ульян өлкәсе, Димитровград);
2 урын – Сюэ Фэй (23 яшь, Кытай);
3 урын – Бао Вэньцзе (23 яшь, Кытай);
3 урын – Әдилә Әхмәтова (24 яшь, Санкт-Петербург).
“Вокал. Соло” номинациясе, хатын-кыз тавышы, 15-20 яшь
1 урын – Энҗе Әхмәтҗанова (15 яшь, Казан);
2 урын – Гүзәл Хәкимуллина (20 яшь, Татарстан, Зәй);
3 урын – Гөлинә Шәйхетдинова (20 яшь, Татарстан, Биектау районы, Зур Битаман авылы).
“Вокал. Соло” номинациясе, хатын-кыз тавышы, 21-35 яшь
1 урын – Нәфисә Назарова (22 яшь, Башкортстан);
2 урын – Рәмилә Зиннәтуллина (22 яшь, Татарстан, Сарман районы, Сарман авылы);
3 урын – Миләүшә Хәсәншина (22 яшь, Башкортстан).
“Вокал. Соло” номинациясе, ирләр тавышы, 15-20 яшь
1 урын – Алмас Сирусин (19 яшь, Башкортостан);
2 урын – Яруллин Илһам (19 яшь, Татарстан, Арча);
3 урын – Раушан Сөләйманов (20 яшь, Башкортстан).
“Вокал. Соло” номинациясе, ирләр тавышы, 21-35 яшь
1 урын – Алмас Хөсәенов (21 яшь, Башкортстан);
2 урын – Линар Шәймөхәммәтов (28 яшь, Башкортстан);
3 урын – Рафис Сирусин (24 яшь, Башкортстан).
“Вокаль һәм инструменталь ансамбльләр” номинациясе
1 урын – Баянчылар триосы (Җитәкчесе: Әбүзәр, Фәйзуллин Казан);
2 урын – Инструменталь дуэт: Илнур Коләхмәтов һәм Илдар Гыймадиев (Казан);
3 урын – “Җомга көн” татар фольклор ансамбле (Җитәкчеләре: Алсу Еникеева һәм Венера Латыпова, Казан).
“Инструменталь башкару” номинациясе
1 урын - Илнур Галиев (24 яшь, Әлмәт);
2 урын – Әлфис Галиуллин (24 яшь, Татарстан, Чистай районы, Татар Елтаны авылы);
3 урын – Салават Яруллин (25 яшь, Татарстан, Әтнә районы, Югары Сәрдә авылы).
Махсус бүләк ияләре:
1. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы - Муса Камалов (23 яшь, Татарстан, Чаллы);
2. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы - Илдус Харрасов (24 яшь, Түбән Новгород өлкәсе, Кызыл Октябрь р-ны, Кече Рыбушкино авылы);
3. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы “Тамашачы мәхәббәтен яулаганы өчен” (иң күп смс-тавыш җыючы конкурсант) - Ильяс Минһаҗев (17 яшь, Әлмәт районы, Яңа Надыр авылы);
4. Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды - Әдилә Исмәгыйлева (15 яшь, Казан);
5. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды - Алинә Асматуллова (16 яшь, Ульян);
6. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты - Раушан Хаджаков (28 яшь, Үзбәкстан, Пахтаабад);
7. Жюри бүләге - Сюэ Фэй (23 яшь, Кытай);
8. “Илһам” фонды бүләге - “Назлы” вокаль дуэты (Җитәкчесе: Татьяна, Матюшкова Чиләбе);
9. “Илһам” фонды бүләге – Илшат Гобәйдуллин (26 яшь, Әлки районы, Түбән Әлки авылы);
10. “Илһам” фонды бүләге - Нуршат Батыршин (23 яшь, Әлмәт);
11. Дина Гарипова бүләге - Әдилә Зиннәтуллина (15 яшь, Биектау);
12. Зөлфия Шакирова бүләге – Регина Рәшитова (20 яшь, Казан);
13. Зөлфия Шакирова бүләге - Илдар Насыйров (23 яшь, Ульян);
14. “Идел” яшьләр журналы бүләге - “Иделъяр” халык җырлары ансамбле (Җитәкчесе: Эльвира Штарк, Әлмәт);
15. “Идел” яшьләр журналы бүләге - Лилия Сәрвәрова (19 яшь, Актаныш районы, Калмаш авылы);
16. “Идел” яшьләр журналы бүләге - Альбина Газизова (15 яшь, Актаныш районы, Иске Кормаш авылы);
17. “Идел” яшьләр журналы бүләге - Динар Гарипов (19 яшь, Саба районы, Шәмәрдән бистәсе);
18. Ләйсән Басыйрова (20 яшь, Актаныш) – дипломант;
19. Резеда Галиәкбәрова – дипломант;
20. Алсу Моксинова – дипломант;
21. Фидәрис Мортазин – дипломант;
22. Рөстәм Егоров - дипломант;
23. Яна Мөхәмәтҗанова – дипломант.
Катнашучыларга, оештыручылар тарафыннан бирелү мөмкинлеге игълан ителсә дә, Әлфия Авзалова һәм Хәния Фәрхи премияләре тапшырылмады.
Мәгълүмат өчен: “Татар моңы-2017” IX Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсын гамәлгә куючылар - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фонды, “Салават” эстрада театры, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты.
Жюрины Салават Фәтхетдинов җитәкләде. Жюри составында Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, Казан дәүләт консерваториясе укытучысы Сәгыйть Хәбибуллин, Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев, Наил Сәгъдиев, эстрада җырчылары Резеда Шәрәфиева һәм Зөлфия Шакирова да бар иде.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/29/153307/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.