Милли музыкаль премия сатыламы?
«Болгар» радиосы VII милли музыкаль премиясен бирү тантанасы ул – елга йомгак ясау. Радио тыңлаучылар әлеге концертны әнә шулай дип кабул итә. Монда танылган артистлардан битәр, эстрадада яңа гына баш калкыта башлаган җырчылар чыгыш ясап, премиягә ия булачак. Алар барлыгы – 36. Номинацияләр дә шул санда. «Кайнар хит» җиңүчеләреннән кала, ел дәвамында «Болгар» радиосында еш соралган һәм халык күңеленә кергән җырларны башкаручылар да «Алтын йолдыз» сынына ия булачак.
«Милли музыкаль премия сатылмый», – диде радионың баш мөхәррир- продюсеры Илфар Кәримов журналистларның әнә шуңа ишарә итеп бирелгән соравына. «Таланты булмаса, никадәр акча түләргә теләсә дә, эфирга кертмибез», – ди баш мөхәррир. Аның сүләренә караганда, ротациягә алып килгән сыйфатсыз җырларны борып җибәрәләр. Ә җырчылар өчен радио эфирларга үтеп керү бик мөһим, чөнки тамашачыга җыр иң элек радио-телевидение эфирлары буенча таныла. Соңыннан гына ул труппа җыеп, гастрольләргә чыгып китә. Шуңа да мондый фестивальләр уздырылуга алар бик шат, бигрәк тә яшь җырчылар, чөнки исем ясала. Быел беренче тапкыр сын алучы Рузилә Хәертдинова горурлануын белдерде: «Үзебезнең татар моңнары телне, мәдәниятне саклап кала», – диде.
«Болгар» радиосы VII милли музыкаль премиясен бирү тантанасы Казанда үтә. Әлеге бренд астында чит төбәкләргә («Болгар» радиосын чит төбәкләр генә түгел, чит илләрдә дә тыңлыйлар) концертлар белән чыгарга уйламыйлар оештыручылар. «Ул Казанда гына уза, бу инде – традиция», – ди Илфар Кәримов. Дөрес, берничә ел элек Мәскәүдә концерт уздырганнар, лауреатлар белән тагын бер барып, тамашачыларын сөендерергә планнары юк түгел.
Концертны харизмалы Рөстәм Гайзуллин һәм алыштыргысыз Илфар Кәримов алып барачак. Алар янында бер чибәр ханым да булачак. Тик аның исемен әлегә сер итеп саклыйлар. Милли премия булгач, чибәр генә түгел, ана телендә матур итеп сөйләшә дә белгән алып баручы булыр дип өметләнәбез.
Концертка килгән тамашачыларны бүләкләр дә көтә. Традиция буенча, музыкаль премиянең символы булган йолдыз-брошка тапшырачаклар. Быелның тагын бер үзенчәлеге – теләгән һәр кешегә бушка фотомагнитлар өләшәчәкләр. Фойеда куелачак фотозоналарда фотога төшү мөмкинлеге булачак.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.