Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Ләйлә Лерон бәхетлеме?!

Танылган блогер, шагыйрь Ләбиб Леронның кызы – Ләйлә Лерон кияүгә чыккан


Танылган блогер, шагыйрь Ләбиб Леронның кызы – Ләйлә Лерон кияүгә чыккан. Үзенең шәхси аккаунтына инде ул «Лейла Лерон – счастливая жена, девочка с обложки» дигән статус куйган. Инстаграмдагы төрле аккаунтларның актив авторы Ләйлә Лерон сөйгәне Константин Бахмутов белән 10 мартта туйларын билгеләп үткән. Интернетта татарязучысының кызы рус егетен сайлавы турында төрле фикерләр ишетелеп торды. Ләкин Ләйләнең инстаграм битен күзәтеп баручылар әйбәт белә: Константин Ләйлә өчен татарча сөйләшергә дә өйрәнде!
Ләйләнең тормышын күзәтеп баручылар яшь парга якты теләкләр юллап,
«Матурлар! Бәхетле булыгыз!», «Бәхетегез гомерлек булсын!»,
«Чибәркәйләр! Сөбоханаллаһ!», «Чын күңелемнән котлыйм! Бер-берсен
яраткан кешеләрнең бергә булуы, бергәләп планнар коруы, матур кагыйдәләр
аша мөнәсәбәтләр төзүе, бер-берсенә бәхет бирә алулары – ул искиткеч!
Мәхәббәтегезне гомерлек итеп саклагыз!» дигән комментарийлар
калдырганнар.
Ә без яшь киленнең үзе белән аралашып алдык.
– Тәкьдимне ирем Мәскәүдә командировкада чагында ясады. «Безгә инде
күптәннән язылышырга кирәк булгандыр», – дигән иде ул. Ә мин ул
вакытта бу сүзләрне тәкъдим дип аңламаган да идем! Хәзер мин Лерон-
Бахмутова фамилиясен йөртәчәкмен.

Хәерле сәгатьтә! Яшьләргә бәхет телик! Ни генә булмасын, хатын-кыз өчен иң мөһиме – гаилә бәхете!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар