Лина Арифуллина: «Киез итекләрдән булачакмын...»
12 декабрьдә Мираж отелендә «Татар җыры»ның финал концертына багышланган матбугат конференциясе узды. Анда режиссер Лина Арифуллина, «БарсМедиа» җитәкчесе Камил Гәрәев, Татарстанның халык артисткасы Хәмдүнә Тимергалиева, Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грэй (Радик Юльякшин), Татарстанның халык артисткасы Гүзәл Уразова һәм башкалар катнашты.
«Татар җыры» халыкара эстрада фестивале һәрвакыт заман белән бергә атлады. Оештыручылар әлеге чараны уздыруның төрле юлларын уйлап табалар. Мәсәлән, татар эстрадасының танылган җырчылары «Йолдызлар фабрикасы» проектының әле танылып китмәгән, ләкин бик талантлы яшь башкаручылары белән чыгыш ясады. Ә «Татар җыры»ның унынчы, юбилей елында Фестиваль «тере тавыш» шигаре белән үтте. Оркестр лауреатларның барлык композицияләрен бизәде.
Спикерларга сорау бирүне беренчеләрдән булып безнең редакция башлап җибәрде. Һәм ул матбугат конференциясенә тон бирде дисәк тә була.
– Тамашачыдан нәрсә көтелә?
– Без барысы өчен дә тамашачыбызга рәхмәтле: тугрылык өчен дә, яратулары өчен дә, тәнкыйть өчен дә. Без тамашачыларыбызны яратабыз, шуңа күрә юбилей концерты да аларга багышланачак, – дип җавап бирде Камил Гәрәев.
Лина Арифуллинага сорау яңгырады:
– Кайбер артистларның киенү рәвеше, эпатажына карата яхшыракны телисе килә!!! Концерт костюмнарына карата оештыручылар тарафыннан аерым бер шартлар куелганы бармы? Безнең артистлар чама, зәвык хисен, кайчак тактны да югалта...
– Финал концерты элеккеләреннән кардиналь аерылмый, шулай да башкаручыларга аерым таләпләребез бар. Башкаручылар барысы да тере тавышка җырласа да, без ел җыры финалына тыныч мәгънә акценты салырга тырыштык. «Татар җыры» – һичшиксез легенда һәм легенданың юбилей елы традицион яхшы музыка һәм җыр стилендә узачак, – дип җавап бирде ул.
Лина үзе «Татар җыры»нда нинди киемнән булачак икән? Бу кызыксынуыбызга: «Киез итектән... Ыгы-зыгы, тыз-быз чабып йөрергә туры киләчәк анда, шуңа киез итектән булам. Аннары матур күлмәк киям», – дип җавап бирде ул.
Ел саен фестивальдә ел башкаручысына «Алтын барс» сыны тапшырыла. Лазер гравировкасы белән постаментка урнаштырылган канатлы барс көмештән һәм алтыннан коела. Аның өчен 925 пробалы көмеш, 999 пробалы алтын кулланыла. Бөтен барслар да зәркән осталары тарафыннан кулдан җентекләп эшкәртелә.
Кызыклы фактлар:
Фестивальне төрле елларда алып баручылар: Эльза Әхмәтҗанова, Инсаф Абдулла, Фәнис Җиһаншин, Люция Хәмитова, Алсу Каюмова, Салават, Резеда Шәрәфиева, Идрис Газиев, Рифат Зарипов, Рамил Шарапов, Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыйров.
Иң күп статуэткалар иясе – Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, бер генә «Татар җыры»н да калдырмый катнашкан бердәнбер җырчы ул.
«Татар җыры» гимны авторы – шагыйрь һәм композитор Зөлфәт Хәким.
20 ел дәверендә иң көтелмәгән чыгыш – 2009 елда Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның рэпер Шәкүр белән дуэт җырлавы. Алар «Бик еракта идек без» җырын башкарды.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.