Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Композитор һәм аранжировкалар остасы Марат Мухин камыт кигән!

Композитор һәм аранжировкалар ясаучы Марат Мухин өйләнгән! Әлеге яңалыкны иң беренчеләрдән булып аның дусты һәм шоумен Данир Сабиров хәбәр итте.

 

Композитор һәм аранжировкалар ясаучы Марат Мухин өйләнгән! Әлеге яңалыкны иң беренчеләрдән булып аның дусты һәм шоумен Данир Сабиров хәбәр итте.

Ул кәләшкә мөрәҗәгать итеп: "Килен, пажалысты, әбижәть итмә талантлы, йомшак кияүне. Бәхетле булыгыз. Миңа сез икегез дә якын. Яратам, хөрмәт итәм", – дип язган иде.

Кәләшнең исеме Гөлия икән. Әлеге яңалык күпләрне гаҗәпләндерде, чөнки имеш-мимешләр йөрсә дә, Дилә белән Марат халыкка үзләренең аерым яшәүләре турында әле дә булса җиткермәгәннәр иде. Шуңа күрә күпләр аларны һаман да бергә дип уйлаган, күрәсең. Андыйлар “Диләнең иң авыр көне бүген”, “Бала ятим итеп йөрисең”, “Хатын алыштыру берни түгел инде ул”, –  дип язды.

Андыйларга җавап итеп башка язылучылар: "Белмичә гаеп итмәгез, үзегезгә гөнаһ җыеп! Бәхетле тормыш теләгез лучше! Дилә инде күптәннән башка кешегә кияүгә чыкты. Маратка бәхет телибез", – дип язган.

Бераздан Данир Сабиров та Гөлияне күптәннән белүе, аларның Марат белән пар килүе, кәләшнең бик тә җыйнак, акыллы кыз булуын әйтеп, видеомөрәҗәгать белән чыкты.

– Кемдер икенче никахта чын бәхетен таба. Марат белән Гөлиягә дә, сезгә дә бәхет телим, – ди Данир.   

Маратның абыйсында кияүдә булган Гөлназ Сәфәрова да язылучыларына Диләнең күптән башка кешегә кияүгә чыгуын һәм бәхетле булуын хәбәр итте.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар