Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Иркә: «Сагынам сине, Әтием!» 

Татарстанның атказанган артисты Иркә әтисе турындагы якты истәлекләре белән инстаграм битендә уртаклашты. Исегезгә төшерәбез, җырчының якын кешесе 2019 елда вафат булган иде.  

Татарстанның атказанган артисты Иркә әтисе турындагы якты истәлекләре белән инстаграм битендә уртаклашты. Исегезгә төшерәбез, җырчының якын кешесе 2019 елда вафат булган иде.  
«5-6 яшьләр тирәсе булгандыр...
– Әти-и-и-и, Әтие-е-ем...
–  Әү-ү-ү, кызы-ым?))
Йөгереп килеп әти кочагына атылам. Ул башта мине югарыга чөя, аннан күтәреп алып үбә дә, капка төбендәге тузан белән трактор маена буялган, кайдадыр юлда ярылган трактор тәгәрмәче өстенә килеп утырабыз. Әтинең киемнәреннән дегет исе аңкып тора. Тәмле, якын ис. Үзе гәүдәгә таза, зу-ур кеше булмаса да, куллары нык көчле, зур учлы иде. Кап-кара булып беткән куллар башка беркайчан да агармас төсле иде миңа...
–    Әтием, әйт әле, син мине барыннан да бигрәк яратасың бит? Мин бит, әти, синең бердәнбер яраткан кызың, мин бит беренче әйме, әти-и?...
Бераз гына тынлыктан соң, әтием:
–    Юк, – дип җавап кайтарды. 
«Ни-и-и-чек инде-е-е?» – дигән сораулы караш белән Әтиемә төбәлдем...
–    Иң беренче – Аллаһы Тәгалә, аннан сон гына, балам, син, – диде..
Мин инде нидер югалткан төсле булып киттем. Икенче көнне тагын шул ук сорауны кабатларга булдым. Атна саен шул бер үк сорауны бирдем. Җавап бе-е-еркайчан да үзгәрмәде. 
Вакыт узу белән авылда 3 мәчет, мәдрәсә төзелде. Авыл бабайларының урам тутырып мәчеткә йөргәннәрен күреп, кызып-кызып уйнап йөргәндә бөтен эшне ташлап, азан беткәч, кул ягына карап «Амин, амин», дип торырга өйрәндем. Әти-әни шулай итә бит, миңа да шулай кирәклеген аңлый башладым. Менә хәзер үзем балаларыма нәкь шулай, әтичә җавап бирәм. Алар да беренче Аллаһы Тәгаләне яратабыз, дия башлады. Бәлки, асыл мәгънәсен аңламыйлардыр да. Үсә төшкәч минем дөрес булуымны аңларлар әле. Сагынам сине, Әтием, нык сагынам. Рәхмәт сиңа, мине өзелеп, үзеңнән дә катырак яратуың өчен...» 
 

Теги: Иркә Иркэ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар