Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Гүзәл Уразова турында кызыклы фактлар: мавыгуы – зур теннис

Гүзәл Уразова бүген дә татар эстрадасында иң күп тамашачы җыя торган җырчыларның берсе. Сщхнщ йолдызының уңышлары нигезендә талант кына түгел, даими хезмәт, белемгә омтылыш, гаиләгә тугрылык һәм милләтенә мәхәббәт тә ята.

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова – татар эстрадасының иң популяр җырчыларыннан берсе булып кала. Дистәләрчә хитлар авторы һәм башкаручысы, дүрт бала әнисе, үрнәк гаилә хуҗабикәсе буларак та күпләргә таныш ул. Әмма җырчының тормыш юлы турында киң җәмәгатьчелек белеп бетермәгән кызыклы фактлар да шактый. Гүзәл Уразова турында интернетта дөнья күргән иң кызыклы мәгълүматларны барладык.

Гүзәл Уразова кайда туган?

Гүзәл Әсхәт кызы Уразова 1982 елның 8 гыйнварында Пермь өлкәсенең Барда авылында дөньяга килә. Ул күп балалы гаиләдә үсә: энесе белән сеңлесенә апа була.

Туу таныклыгында милләте башкорт дип язылса да, Гүзәл үзен татар кызы дип санавын һәм бөтен иҗатын татар халкына багышлавын берничә тапкыр ассызыклады.

Журналист булырга хыялланган

Җырчының иҗат юлы журналистикадан башланган дисәк тә ялгыш булмас.

Мәктәптә укыганда ук ул Бардада чыгучы «Таң» газетасына хәбәрләр һәм мәкаләләр яза, хәтта анда бераз вакыт эшләп тә ала. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының журналистика факультетына да документлар тапшыра.

Шул ук вакытта Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына да имтихан тота. Ахыр чиктә сәнгатьне сайлый һәм танылган җырчы, күренекле фольклор белгече, профессор Айдар Фәйзрахманов курсында белем ала.

Беренче зур җиңү мәктәп елларында килә

Гүзәлнең сәхнәгә мәхәббәте бик иртә уяна. Мәктәптә укыганда ул Уфада узган «Башкортстан йолдызчыклары» бәйгесендә катнашып, беренче урынны яулый.

Бу җиңү аңа үз көченә ышаныч бирә һәм профессиональ сәхнәгә юл ача.

Әлфис Кыямов Казанда иҗат юлын башлап җибәрергә ярдәм итә

2000 елда яшь җырчы Казанга килә. Ул вакытта әле аны күпләр белми дә.

Күптән түгел социаль челтәрләрендә Гүзәл Уразова иҗатындагы иң истәлекле мизгелләрнең берсен искә төшерде. Татарстанның халык артисты Әлфис Кыямов яшь башкаручыны үз концертларында чыгыш ясарга чакыра.

«Ул вакытта мине беркем дә белми иде. Әлфис абый миңа ышанды, үз концертларына чакырды. «Сине көтәм» җыры белән беренче тапкыр зур сәхнәгә чыктым», – дип язды җырчы.

Бүген дә бу җыр яңгыраганда ул яшьли арабыздан киткән Әлфис Кыямовны җылы сүзләр белән искә ала.

Беренче җырын 19 яшендә яздырган

Профессиональ иҗат юлы 19 яшендә башлана. Нәкъ шул вакытта ул беренче җырын студиядә яздыра.

Беренче альбомы «Минем серем» дип атала. Ә тәүге зур концерты 2003 елда Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үтә.

Шул ук елны Гүзәлнең шәхси тормышында да зур вакыйга була – ул җырчы Илдар Хәкимовка кияүгә чыга.

Өч югары белем алган

Гүзәл Уразова – белемгә омтылган шәхесләрнең берсе.

Аның:

  • музыкаль белеме бар;
  • икътисад белгечлеге алган;
  • Татарстан Президенты каршындагы Кадрлар әзерләү институтында дәүләт һәм муниципаль идарә юнәлеше буенча белем алган.

Шулай итеп, җырчының өч югары белеме бар.

Җырларның авторы да үзе

Күпләр Гүзәлне башкаручы буларак кына белә. Әмма ул үз җырларын да иҗат итә.

«Синсез яшәүләре», «Кызларыма» җырларының сүзләре дә, көе дә аның үзенеке. Үзе иң якын иткән әсәрләренең берсе – «Онытмагыз безне» җыры.

Зур теннис белән җитди шөгыльләнә

Музыкадан тыш, Гүзәлнең тагын бер яраткан мавыгуы бар – зур теннис.

Мәктәп елларында ул район ярышларында катнашып, җиңүләр дә яулый. Бүген дә туган мәктәбендә ел саен теннис турниры үткәрүдә катнаша.

Гаиләсе – иң зур терәге

2003 елдан бирле Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов тормышта да, иҗатта да бергә.

Алар дүрт бала – өч кыз һәм бер малай тәрбияли. Балалары арасында сәхнәгә беренче адымнарын ясаганнары да бар. Кызлары Эллари әти-әнисе белән зур концертларда чыгыш ясый.

Яңа ел алдыннан Мәскәү Кремле сараенда концерт кую алар өчен матур традициягә әверелде.

Сеңлесе дә – танылган җырчы

Күпләр белми: җырчы Гөлназ Халикова – Гүзәл Уразованың бертуган сеңлесе. «Халикова» – кияүгә чыккач алган фамилиясе.

Җырчы турында фильм төшерелгән

Гүзәл Уразова турында «Чиксез» исемле кыска метражлы нәфис фильм төшерелгән.

Фильмда Гүзәлнең балачак образын үз кызы Камилә башкара. Фильмда җырчының иҗат юлы, гаилә кыйммәтләре һәм тормыш фәлсәфәсе чагылыш таба.

«Рублево-Бирюлево» тапшыруында катнашуы

Җырчы федераль телевидениедәге популяр «Рублево-Бирюлево» тапшыруында да катнашкан. Проект кагыйдәләре буенча, ул үзенең иркен һәм уңайлы йортын вакытлыча калдырып, Казан читендәге Заһретдиновлар гаиләсе яшәгән иске, төзекләндерүгә мохтаҗ йортка күчә.

Тапшыру барышында Гүзәл Уразова шәһәр һәм авыл тормышының аермаларын үз күзләре белән күрә, гаиләнең көндәлек мәшәкатьләрендә катнаша. Әлеге проект тамашачыларга җырчыны сәхнәдә генә түгел, ә гади тормыш шартларында да күрергә мөмкинлек бирә.

Бу чыгарылыш Гүзәл Уразованың ихласлыгы, кешеләр белән тиз уртак тел таба белүе һәм тормыштагы авырлыклардан курыкмавын тагын бер кат күрсәтте.

 

Гүзәл Уразова турында кыскача

  • Туган көне: 8 гыйнвар, 1982 ел.
  • Туган җире: Пермь өлкәсе, Барда авылы.
  • Гаиләсе: Илдар Хәкимов белән өйләнешкән, дүрт бала тәрбияли.
  • Белеме: өч югары белем.
  • Беренче җыры: 19 яшендә яздырылган.
  • Беренче альбомы: «Минем серем».
  • Беренче зур концерты: 2003 ел, «Пирамида».
  • Хоббие: зур теннис.
  • Иҗат итә: җыр сүзләре һәм көйләр яза.
  • Үзе турында фильм: «Чиксез» (2024).

Гүзәл Уразова бүген дә татар эстрадасында иң күп тамашачы җыя торган җырчыларның берсе. Сәхнә йолдызының уңышлары нигезендә талант кына түгел, даими хезмәт, белемгә омтылыш, гаиләгә тугрылык һәм милләтенә мәхәббәт тә ята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар