Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

«Фонограмма – телефон аша чәй эчү кебек» 

Кичә «Татар-информ» агентлыгындагы матбугат конференциясенә теләр-теләмәс кенә җыенган идем. Яллардан соң редакциядә эшләр шактый җыелган.

Кичә «Татар-информ» агентлыгындагы матбугат конференциясенә теләр-теләмәс кенә җыенган идем. Яллардан соң редакциядә эшләр шактый җыелган. Номер тапшыру көне дә борын төбендә, языласы мәкаләләр дә төгәлләнмәгән... 

Ә анда – күңелле очрашу! Кунаклары да нинди бит! Ризван Хәкимов, Салават, Илдар Галинуров, Ришат Төхфәтуллин, «Туган тел» каналы директоры Миләүшә Сибгатуллина... 

5 ноябрьдә Филармониянең концертлар залында популяр композитор Ризван Хәкимовның иҗат кичәсе булачак икән. Сөйләшү шул җәһәттән оештырылган. Концертта Айдар Галимов, Нәфкать Нигъмәтуллин, Ришат Төхфәтуллин, Радик Юлъяшкин, Илгиз Закиров, Марат Кәбиров, Илһам Хисмәтуллин... тагын әллә кемнәр катнашачак ди! Чып-чын Башкортстан–Татарстан сәнгать бәйрәме буласы икән! Композиторның «Моңнар кайтсын авылга», «Агымсу», «Елама, ярсыма...», «Әйтмә син авыр сүз» кебек җырлары күңелдә яңгырагандай булды. Ничек тә концертка барырга кирәк! 

Ризван Галимҗан улы Хәкимов үзе Башкортстанның Дүртөйле районы Исмаил авылында туган. Аны милли эстраданың Игорь Крутое дип йөртәләр хәтта. Башкортстан һәм Татарстан җырчылары үз репертуарларына Ризван Хәким җырларын алмый калмый! Күпләр аны хатыны Нәфисә белән җырлаган дуэтлары аша да хәтерлидер. Нәфисәсе автокатастрофада һәлак булгач, Ризван Хәким «Нәфисә» җыр театрын оештыра... 

...Матбугат конференциясендә Ризван Хәким җырлары турында да, татар эстрадасы хакында да җанлы сөйләшү булды. Илһам Шакиров белән Әлфия Афзаловага һәйкәл булдыруны да кузгаттылар. Анда яңгыраган фикерләр, кызыклы гыйбарәләр блокнотыма да күчкән. Кайберләрен сезгә дә җиткерәсем килә. 

«Кайсы гына җырчы җырласа да, җырларымны халык күңеленә җиткерерлек итеп башкарды. Мин аларга рәхмәтле! Халкым яратып кабул итте – мин бәхетле!» (Ризван Хәким) 

«Ризванның җырлары бик гади! Ходайдан бирелгән моң, гадилек аларда! «Көтмә син, көтмә, үпкәләмә» җырын 20 елдан артык җырлыйм инде. Ә минем күп җырларның яшәве 9 ай гына... Ризван үзе дә тыйнак, әдәпле кеше. Тыңлата белә, сөйли белә... Менә иртән торып килеп утырдым бит әле – рәхмәт аңа!» (Салават Фәтхетдинов) 

«Һәрбер җыры – шедевр. Йөрәккә барып ирешә...» (Миләүшә Сибгатуллина) 

«Ризван абыйның җырларын бәләкәйдән үк тыңлап үстек. Аның җырлары репертуарымда төп урынны алып тора. Беренче күрешүдә Ризван абый миңа: «Апаем, минем җырларны җырласаң, җырчы буласың», – дигән иде. Янына бардым. Ул миңа «Агымсу» җырын бирде. Тормышымда кыен бер чорда ул җыр миңа булышты да. «Никадәр авыр булса да, Агымсу юлын таба», – дигән юллар миндә өмет уятты. Бу матур җыр өчен Ризван абыйга һәм Марат Кәбировка зур рәхмәт. Ризван Хәкимовның татар сәхнәсендә легенда булырдай җырлары шактый». (Ришат Төхфәтуллин) 

«Сәхнә бозылды. Кем эшсез – шул сәхнәдә...» (Ризван Хәким) 

«Үзе сүзләрен яза, көен яза, үзе җырлый, үзе тыңлый, үзе кул чаба... Кем тели – шул җырлый, кем сәхнәгә менәргә тели – шул менә. Элек Советлар Союзы вакытында худсовет дигән әйбер бар иде. Профессионаллар сәхнәгә чыгарга ярыймы-юкмы икәнен әйтә иде».(Салават) 

«Мине «Тыңлачы, сандугач» җырын җырлаудан тыйдылар. Мин әлеге җырны күп башкардым. Хәзер аны тамашачылар тыңлый алмый, мин әлеге җырны үзем өчен күпме җырлыйсым килсә, шулкадәр җырлый алам. Минемчә, хокук дип җырны җырлаудан тыю дөрес түгел. Җырларымның бөтен хокукларын үземнеке итәргә тырышам, чөнки башкача мөмкин түгел. Аны ничек, кайда җырлыйсым килә, шулай җырларга тиешмен». (Ришат Төхфәтуллин) 

«Безнең Татарстан артистларының Уфадан кайтып кергәне юк. Мәш киләбез шунда. Ә тегеннән килүче юк. Анда талантлар бер көтү.Миндә укыган җырчыларның да күбесе Башкортстаннан. Салават башкортларны җыя инде, диләр. Нишләтсәң дә, талантлар шуннан килә бит».(Салават) 

«Кем моңлы итеп җырлый – колхоз, диләр. Колхоз бик шәп нәрсә. Колхоз концертка йөри. Чакыру белән генә килми». (Салават) 

«Җырларга яңа сулыш өрә яшьләр» ( Ризван Хәким) 

«Радик Юлъяшкинга рус эстрадасы стиле килешә. Ә миңа аның стилендә җырлау бөтенләй туры килми!» (Ришат Төхфәтуллин) 

«Айдар акыллы кеше инде ул. Депутат акылсыз була алмый. Ул Татарстаннан башлады». (Салават Айдар Галимов турында) 

«Әйтмә син авыр сүз»не бер генә җырлап калдым. Кирәкмәгәндә Асаф бик җитез булып чыкты». (Салават Асаф Вәлиев турында) 

«Фонограмма – телефон аша чәй эчкән кебек» (Салават) 

«Ризван абый минем өчен «Сөю бар әле» дигән җыр язды» (Ришат Төхфәтуллин) 

«Елама, ярсыма» – иң беренче җырларымның берсе иде. Ул җыр аркасында сәхнәдә күтәрелдем...» (Ризван Хәким) 

«Моңнар кайтсын авылга»җырын гына алыйк. Һәрбер татар, миңа калса, әлеге җырны белә. Иҗатың өчен рәхмәт, Ризван абый!» (Ришат Төхфәтуллин) 

...Матбугат конференциясе сулышын җиткерә алдым микән? Ришатның «Агымсу»ны җырлавы, Салаватның көтелмәгән репликалары, сорау-җаваплар бу очрашуны тагын да җанландырды. Ризван Хәким җырлары, булачак концерт турында сөйләшү җыр сәнгатебез турында гамьле әңгәмәгә әйләнде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар