Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Фирдүс Тямаев: тамашачы кул чапмас дип курыктым! ( + фоторепортаж)

Көз җитү белән эстрадада яңа сезон ачыла, артистлар тамашачыга җәй буе әзерләгән яңа программасын тәкъдим итә башлый. 28 сентябрь көнне Казанда эстрада сезоны ачылды.

Көз җитү белән эстрадада яңа сезон ачыла, артистлар тамашачыга җәй буе әзерләгән яңа программасын тәкъдим итә башлый. 28 сентябрь көнне Казанда эстрада сезоны ачылды.

Яңа сезон булгач, артистларның күпчелеге яңа җырлары белән чыгыш ясады. Бәлки шуңамы, тамашачы җырчыларның иҗат җимешләрен төрлечә кабул итте. Концертта Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Хәмдүнә Тимергалиева, Нәфкать Нигъмәтуллин, Ләйсән Гыймаева, Эльмира Сөләйманова, Ришат Фазлыйәхмәтов, Илдар Әхмәтов, Раяз Фасыйхов, Рөстәм Закиров, Артур һәм Марат, Чәчкә, Илназ Гарипов һәм башкалар катнашты. Шуны да әйтергә кирәк, концертта моңсу җырлар күбрәк яңгырады.

"Икенче бүлектә җырлауның бер начар ягы бар: бөтен артист таралашып бетә язган була", - диде Лилия Муллагалиева. Лилия дә үзенең чыгышыннан соң өенә кайтырга ашыкты, чөнки туган көненә һәм Корбан ашына әзерләнүен әйтте. Аның артыннан Илдар Әхмәтов, Раяз, Алсу һәм Азат Фазлыевлар да китеп барды. Ә менә Иркә бу концертта тамашачы ролендә булды. Җырчы әлегә бер концертта да катнашмый икән, октябрьдә узачак концертына әзерләнә.

 

Тамаша Фирдүс Тямаевның чыгышы белән тәмамланды. "Концерт буе түзеп утырганыгыз өчен рәхмәт. Тамашачы арып, кул да чапмас инде, дип курыккан идем", - дип килеп чыкты ул. Фирдүс башка артистлардан аермалы буларак, барлыгы дүрт җыр башкарды. "Тямай тагын иске җырларын җырлады", - дип уйлагансыздыр. Сезгә "Ташлап китмә, әнкәй" исемле яңа җыр башкарырга телим. Сезнең алда күңелсез җыр башкарганым юк иде, бәлки ошар. Әнием бу җырны тыңлый алмый, елый", - дип Фирдүс яңа җырын тәкъдим итте. Җыр, чынлап та, күңелгә үтеп керерлек булды.

Концертны Айрат Ильясов белән Гөлназ Сәфәрова алып барды. Алар тамашачыга күтәренке кәеф, елмаю, шаян мәзәкләр генә түгел, хәтта бүләкләр дә бүләк итте. 

 









































чыганак: Интертат

Теги: Фирдүс Тямаев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар