Фирдүс Тямаев: “Исәнлеге булмаган балалар белән беркем дә реклама ясый алмас иде”

Тамаша “Голос” проекты финалисты Сәидә Мөхәммәтҗанованың чыгышы белән башланды. Сәидә кечкенәдән ятим балалар йортына йөри икән. Ул үзенең кирәкмәгән уенчыкларын, яңаларын да өстәп, әти-әнисе белән шунда алып бара. Сәидә хәйриячелек белән шөгыльләнүче депутат Фәрит Мифтахов белән дуэт та башкарды. Фәрит әфәнде фикеренчә, мохтаҗларга акчалата гына түгел, изге гамәлләр белән дә ярдәм итәргә кирәк.
“Хәйриячелек – ул киң күңел, изге теләк һәм яхшы гамәлләр. Хәйрия проектлары күп булсын, моның бернинди начарлыгы да юк. Дөньяда төрле хәлле, төрле язмышлы кешеләр бар, моны үз башына төшкән кеше генә аңлый. Әгәр дә без аларга концертларыбыз, җырларыбыз аша ярдәм итә алабыз икән, безнең өчен бу зур шатлык. Шушы Уникс бинасыннан чыгып киткәч тә, изгелек турында онытмасак иде. Шәхсән үземнең кешегә кечкенә генә ярдәмем тисә дә, Аллага шөкер, дип сөенәм. Ярдәм итә алмаган очраклар да бар, бөтен кеше дә миллионер түгел бит”, - дип сөйләде җырчы Асылъяр.
Концертта шулай ук Гүзәлия, Хәким, Филүс Каһиров, Дилә Нигъмәтуллина, Гөлдания Хәйруллина, Илназ Гарипов, Ләйлә Дәүләтова, Лилия Муллагалиева, Рәсим Низамов, Гөлнара Габидуллина, Илшат Вәлиев, Нурзадә, Илнар Ялалов, Әсхәт Дөбер-Шатр, Нурбәк, Ислам Вәлиев катнашты. Хәйрия концертын популяр тандем - Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыйров алып барды. Аларның һәркайсына “Мең Рәхмәт” фестивале һәм хоспистан Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Билгеле булганча, әлеге концертка кадәр кайбер артистлар Казан хосписында дәваланучы балалар янына барып кайтты. Алар арасыда Фирдүс Тямаев та бар иде. Хосписка барганнан соң, Фирдүс интернетка фотолар урнаштырган. Кайбер кешеләр моңа карата тискәре фикер белдергән, янәсе Фирдүс шул рәвешле үзенә реклама ясый.
“Балалар йортыннан фотолар куйгач, минем хакта “үзенә реклама ясый”, дип сөйләделәр. Исәнлеге булмаган, ДЦП белән авыручы балалар белән беркем дә реклама ясый алмас иде дип уйлыйм. Яхшылык эшлисең икән, бу хакта кычкырып сөйләмә, дигән сүз дә бар. Ләкин, киресенчә, без фото һәм видеоларны куябыз. Реклама өчен түгел, тәрбия максаты белән урнаштырабыз. Хосписка багышланган хәйрия концертын зур масштабтагы концертка әверелдерергә кирәк. Анда барып кайтканнан соң, бер атна йоклый алмадым. Чакыруыгызга рәхмәт. Димәк, әле кешенең күңелендә иман, кешеләрнең бер-берсенә карата ышанычы бар. Алдау, ялган, проституция заманасы китте, бернәрсәгә дә ышаныч калмады”, - дип фикерләре белән уртаклашты Фирдүс Тямаев.
Казан хосписында узган очрашуда аның җитәкчесе Владимир Вавилов тагын бер хоспис төзергә планлаштыруын әйткән иде. Аның сүзләренчә, бинаны төзү өчен кимендә 200 млн.сум акча кирәк, ләкин хәзерге вакытта бу сумманың 20 млн.сумы гына җыелган. Хәйрия фестивалендә хосписта дәваланучы балалар һәм анда эшләүче хезмәткәрләр дә бар иде.
“Мең рәхмәт” зур хәйрия фестивале 2014 елдан бирле үткәрелә. Аның оештыручысы – журналист Рөстәм Исхакый. “Мин бүген тамашачы алдында баш иям, чөнки сез булмасагыз, бу чара булмас иде, мохтаҗларга ул кадәр ярдәм итә алмас идек. Бер рәхмәт мең бәладән коткарса, мең рәхмәт безне бәхетле итә ала!” – дип сөйләде Рөстәм Уникс сәхнәсендә.
Шуны да әйтергә кирәк, 12 февральдә Тинчурин театры бинасында әлеге концертның дәвамы көтелә. Анысы Ирек Габдрахманов иҗатына багышланачак. Бүгенге көндә Германиядә яшәүче Ирек Габдрахманов милләттәшләре белән интернет аша аралаша. “Концертта Ландыш Нигъмәтҗанова, Айдар Галимов, Филүс Каһиров, Рәсим Низамов һәм башка популяр артистлар катнашырга мөмкин. Алар да Ирек Габдрахманов җырларын башкара, шуңа күрә әлеге артистлар яшь башкаручылар белән бергә Ирек Габдрахманов концертында булыр дигән ихтимал бар, әлегә сөйләшүләр бара”, - диде Рөстәм Исхакый.
Декабрь аенда “Мең рәхмәт” билетын күрсәткән очракта, 12 февральдәге концертка 30 процентлы ташламалы билет алырга мөмкин.
Фото: Михаил Захаров, Салават Камелетдинов
чыганак: Интертат
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
- Автор-башкаручы Фирдүс ТЯМАЕВ тормышыннан кызыклы 12 факт
- Фирдүс Тямаев: тамашачы кул чапмас дип курыктым! ( + фоторепортаж)
- Фирдүс Тямаев: “Башка проектларны үпкәләтергә теләмим, ләкин алар “Татар җыры” дәрәҗәсенә үсә алмаячаклар”
- Фирдүс Тямаев икенче тапкыр әти булырга әзерләнә?
- Уфада “ТТ МИЛЛИ ПРЕМИЯ” бәйрәмендә Фирдүс Тямаев арган халыкны ничек уяткан?
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.