Фирдүс Тямаев: "Балаларыгызны тикшерегез! Яшьләрнең 80 проценты әлеге проблема белән яши".

Җырчы Фирдүс Тямаев үзенең «Инстаграм» аккаунтында кичә бер зур проблема белән мөрәҗәгать итте. Бу сүзләрне ул инде күптән әйтергә теләп йөргән, шушы афәт аркасында өченче дустының үз-үзенә кул салуы, мөгаен, соңгы тамчы булгандыр.
Фирдүс Тямаев: «Күптән бу видеоны яздырасым килгән иде. Бер проблема белән чыгам. Ул проблема бөтен дөньяны яулап алды. Бүгенге көндә яшьләр, өлкәннәр дә – 80 процент шушы проблема белән йөри. Ул игромания дип атала. Бүген иртән хәбәр килде, бер дустым үз-үзенә кул салган. Аңынчы инде ике дустым үз-үзенә кул салган иде. Әти-әниләр бүгеннән үк тикшерегез балаларыгызны, ышанып йөрмәгез. Телефон аркылы ставка куялар. Банк карточкасы аркылы кереп китәләр дә, шуның аркылы уйныйлар. Ул наркоманиядән дә начаррак нәрсә. Сизсәгез, балаларыгызга акырмагыз, сукмагыз, кул күтәрмәгез, бары тик җайлап, психологка алып барыгыз, мәчетләргә алып барыгыз. Ирләрегез уйнаган хатыннар, аерылышырга, аларны ташларга ашыкмагыз, чөнки ул уен кешене психик яктан зомбировать итә. Якын кешегезгә бурычка акча бирмәгез. Бурычка акча бирер алдыннан аның әти-әнисенә, хатынына әйтегез, алар бу хакта беләме? Бер-беребезгә ярдәм итсәк кенә без бу проблемадан чыга алабыз. Иң мөһиме: алар шундый ышандырырлык итеп әйтә, уйнамыйм, барысы да әйбәт, ди. Ышанмагыз. Кеше үзеннән-үзе транска керә. Ул бик начар әйбер. Аллаһы Тәгалә юлыннан чыкмагыз. Ул бик зур гөнаһ. Аның өчен җавап бирәсе бар. Әти-әниләрегез, гаиләгез, балаларыгыз турында уйлагыз».
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
-
26 май 2023 - 19:36Без имениКая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнденӘнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
-
26 май 2023 - 11:04Без имениЕгетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеряКызлардан куркам
-
27 май 2023 - 18:50Без имениНиках вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.Кызлардан куркам
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.