Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

ФИЛҮС КАҺИРОВ ХӘНИЯ ФӘРХИНЕҢ НИНДИ ТЕЛӘГЕН ТОРМЫШКА АШЫРГАН?

Казанда Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның концертлары узды.

Казанда Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның концертлары узды. Эстрадабызның йөзек кашы булган җырчының концерты зәвык белән оештырылган: биредә халык җырлары да, эчтәлекле, матур шигырьләр дә, милли көйләр дә яңгырады.

Концерт җанлы, тере тавышлы булуы белән үзенчәлекле, күңелгә ятышлы булды. Филүс Каһиров "Мирас" инструменталь ансамбленә кушылып җырлады. Аның "Җиз кыңгырау моңнары", "Кояшларың белән", "Идел буе каеннары", "Соңдыр шул", "Иделләре күлләре", "Сагынганда", "Сентябрьдә ак кар", "Йөрәк җылысы", "Кайда син" һәм башка җырлары һәр тамашачының күңеленә үтеп керерлек итеп башкарылды.


Җырчы быел якты дөньядан киткән күренекле артистларыбызны да искә алды. "Быел татар халкы зур югалтулар кичерде. Беренчеләрдән булып, үземнең якташымны, иң эчкерсез җырчыбыз, күңел түрендәге җырчыбыз Хәния апа Фәрхине искә аласым килә. Аның турында узган заманда сөйләшү, сөйләү хәтта күз алдына да килми. Шушы концертта аның бер теләген тормышка ашырасым килә. Ул миңа һәрвакыт ихтирам белән "Филүс, энем" дип эндәшә иде. Мин башкарган бер җырны ул бик яратып тыңлый иде. "Филүс, энем. Бу җырны бер концертыңнан да калдырмыйча, һәрвакыт тамашачыларга җиткереп бар. Бу җыр тамашачы күңелендә яшәргә тиеш", - дигән теләген җиткерде Хәния апа. Сүз "Соңдыр шул" җыры турында бара иде.

Филүс Әлфия апа Авзалова истәленә "Мәхәббәтем" җырын башкарды. Концертта шулай ук матур дуэтлар да булды. Беренче бүлектә Филүс Фәридә Сөнгатова белән чит телдә җыр башкарса, икенчесендә Гөлназ Солтанова белән "Сулар кирегә акмый" җырын җырлады. Әлеге җырга төшерелгән клип көннән-көн популярлаша бара. Филүс тамашачыга Илгиз Мөхетдинов исемле яшь талантны тәкъдим итте. Көчле алкышларга караганда, Илгиз халык күңеленә хуш килде.


Филүс үз репертуарына Салават Фәтхетдиновның "Соңгы мәхәббәт" җырын алган. Җырчы бу җырны халыкка яңа яктан ачты. "Салават Зәкиевич аның җырын башкаруыңа каршы килмәдеме?" дигән сорауга Филүс: "Салават абыйны ихтирам итәм, шуңа да баштан аннан рөхсәт сорадым. Ә ул миңа "нинди җырны җырлыйсың килә, барысын да җырла!" - диде. Авторлар белән дә килешеп куйдык", - диде Филүс.

Билгеле булганча, Филүс Каһиров тумышы белән Башкортстанның Бүздәк районыннан. Җәй көне ул Башкортстанның гүзәл табигатендә яңа җырына клип төшергән иде. Бу хакта җырчы болай дип сөйләде: "Мин яшәгән Бүздәк районы белән Татарстан табигате арасында бернинди аерма тапмыйм мин. Анда да, монда да шундый ук табигать. Ә менә Уфаның икенче ягында - башкортлар яши торган Белорет, Сибай якларында табигать бөтенләй икенче. Ләкин сер биреп булмый. Монда килгәч, "Табигать матурмы анда?" - дип сорыйлар. "О, андагы табигать! Ул таулар, кыялар! Андагы суның чисталыгы", - дим. Ә үземнең күргәнем дә юк!.. Быел җәй көне ул якларга клип төшерергә бардык. Табигатькә исең, акылың китә! Клип төшергәндә, бер башкорт абзыена: "Эх, сездәге табигать! Бу бит икенче Швейцария!" - дидем. "Дустым, һин ялгышаһың. Башкортстан икенсе Швейцария түгел, Швейцария - икенсе Башкортстан ул", - диде.

Концертны Филүс үзе алып барды. Ләкин ул халыкны шаккатырам дип артык сүзләр, тозсыз мәзәкләр сөйләмәде, халык белән итәгатьле итеп аралашты. Залдагы тамашачылар арасында Филүснең иҗатын хөрмәт итеп килгән 90 яшьлек әби дә бар иде. Филүснең тамашачыга ихлас булуы, хөрмәт белән каравы күпләргә үрнәк булырлык. Җырчы тамашачы соравы буенча "Агыла да болыт агыла" җырын башкарды. Ә бит күп кенә артистлар "сценарийга кермәгән" дип, тамашачы сораган җырларны башкармый. Филүс бер җырын хәтта микрофонсыз гына баянга кушылып җырлады.


Затлы, моңлы артистка чәчәк бәйләмнәрен ташып кына тордылар. "Бу авыр заманда билет алып килүегез өчен рәхмәт. Ә шулай да сездән чәчәкләр кабул итү, сезнең мәхәббәтне тою - рәхәт!" - диде Филүс Каһиров.

чыганак: http://intertat.ru/shou-biznes-yanalyklary/fil-s-ka-irov-kh-niya-f-rkhine-nindi-tel-gen-tormyshka-ashyrgan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Филүс концертына бару зур хыялым, əлегə барып чыкмый.Филүстəге моң, зəвык, затлылык, тамашачыны ихтирам итү... Сокланам, тыңлап туя алмыйм.

    • аватар Без имени

      0

      0

      искиткеч матур зэвыклы жырчы хормэт итэм но концертын кургэн юк Чаллыга килсэ эйбэт булыр иде

      Хәзер укыйлар